Ялгышлар язалар язмышны... (Кәрим Кара)
Әхсән төрмәдә төгәл алты ел утырып кайтты. Урысчалап әйткәндә, от звонка до звонка. Шул тамагы төрмә ишекләрен ачтырды аның.
Җәйге матур көндә ике туган энекәше Харис белән тамак җебетеп утырганда, тегесе әйтеп куйды: “Мунчага себерке бәйләр чак кына. Мин үзем ләүкәгә менсәм, сәгатьтән артык чабынам, коры чыбыклары гына кала себеркенең“. Чабынырга Әхсән үзе дә ярата, быел аңа да форсат чыкканы юк урманга барырга.
- Барып кайтыйк соң? Әле көн чак башланган, - дип ризалыгын белдерде ул. Энекәше көлеп кенә куйды:
- Җәяүләп барасыңмы? Аркага йөкләп кайтып булмый кышлык себеркеләрне. Җаен китереп берәрсенә ялынырбыз әле, техникалы кешегә дим.
Менә атнадан ашу Әхсән үзенең комбайнын ремонтлады, көзге уракка хәстәрләде. Бар шөрепләрен ныгытып, алыштыра торган тимерләрен алыштырып, юып-чистартып, ялтыратып куйды. Хет бүгеннән утырып чыгып кит. Шул мизгелдә аның күзенә комбайны салынып калды, башына харап акыллы уй килде. Ни гаҗәп, акыллы уйлар чәрке тотканнан соң килүчән була. Адәм кыяфәтенә кергәч, моның хаксызлыгын аңлый бәндә, әмма соңара, күпкә соңара.
- Әйдә комбайнда гына җилдерәбез, – диде ул хуҗаларча. - Күпме телисең шул кадәр төя минем тимер атка. Утырыр урыннары да күп.
- Бригадир шәйләп калса?-дип шик белдерде Харис.
- Ремонттан соң сынау үткәреп карадым диярмен. Кем әйткән аңа урманга барып йөрүләрне, - дип һаман үзенекен каерды Әхсән.
Энекәшенең дә башы шул Әхсәннеке чамасы гына эшли иде, килеште тагын. Озын-озак җыенмадылар, балта,бау ише әйберләрне алып, хатыннарын кисәтеп, барырга әзер булдылар. Урман сүзен ишеткәч, аларның артыннан бала-чага да тагылды. Алар каламы соң инде мондый сәяхәттән! Әхсәннең олысы белән Харисның улы тимер баскыч буйлап өскә үрмәләделәр, эссе бәреп торган мотор янында җайлаштылар. Әхсәннең кечесе Айрат кызык күреп алдагы хедерга, икенче төрле әйткәндә чапкычка кереп посты. Ул иң алда тирбәлеп кенә тирә-якны карап барачак бит!
Җайлы гына кузгалып киттеләр алар, авыл читендәге болын юлына чыктылар. Харис авызына тисә, сөйләп туя алмый. Руль артындагы Әхсәннең колагына терәлеп дигәндәй нәрсәдер сөйләп барадыр иде ул. Берара талган аякларын яздырырга теләп ахрысы, урынында кыбырсый башлады ул, үзе дә сизмәстән Әхсән кырындагы рычагка авырлыгын салды. Ә бу рычаг комбайнның хедерен хәрәкәткә китерә торган җайланма иде. Күз ачып йомган арада полотнодагы пычаклар арасында утырган баланы механизм эчкә суырып алды, кырыкка тураклап ары озатты.
Ул тирәсен тәфсилләп сөйләп торуның кирәге юктыр. Әлбәттә, Әхсәнне гаепле дип таптылар. Суд хөкеме каты булды: алты елга ирегеннән мәхрүм итәргә! Ни булганын ныклап аңламый да калды шикелле кайгыдан кара янган Әхсән. Сакчылар рөхсәте белән хатыны, балалары белән хушлашты. Харистан гаиләсенә ярдәм итеп торуын кат-кат үтенде.
– Исән-сау кайта алсам, ничек тә бурычлы калмам. Балалар хакына читкә какма гаиләмне, - дип гозерен әйтте. Харис үзе фаҗигага сәбәп булды бит. Аңлый иде Әхсәннең аның аркылы җәзага таруын. Шуңа да ныклы ышандырды:
- Ул хактан хафаланма, абый. Ач-ялангач булмаслар, кулдан килгән кадәр ярдәм итәрмен, – диде. Сул залыннан Әхсәнне Удмуртиянең калын урманнарына алып киттеләр. Алты ел алны-ялны белми агач кырыкты ул, план үтәде.
Бу дөньяда нинди вакыйганың да бер азагы була. Ашкынып авылына кайтты Әхсән, сагынган якыннарын кочагына кысты. Кызы да улы да танымаслык булып үзгәргәннәр иде. Буйга үскәннәр,тавышлары, карашлары үзгәргән, кыланышлары икенче, ят булып торалар. Хатыны Сайманың да йөзе кырысланган, олыгая төшкән. Әмма барыбер үзенеке бит, кадерлесе… Бер-ике атна шулай бер-берсенә яраклаштылар әле алар. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Әхсән карга күмелгән удмурт урманнары, тоткыннар тормышы турында сөйләсә, Сайма ничек очын очка ялгап төрмыш итәргә тырышканын сурәтләде.
Ай буе Әхсән рәхәтлек кичерде. Иректәге тормыш оҗмахка тиң икән! Йорт-курадагы җимерекләрне ремонтлады, туган-тумачаларга кунакка йөрде, сагындырган урман-кырларны байкады, балалары белән яңадан танышты. Районга барып хокук сакчылары кырынлда кәгазьләрен тәртипкә салды.
Тәмам яңа тормышка яраклашып, фермер хуҗалыгы җитәкчесенә эш белешеп барды.
- Әнә К-700 тракторы буш тора. Эшләргә ризалашсаң - синеке. Бераз ремонты бар анысы. Киләсе атнада запчастьлар кайтартырбыз, үзең карап чыгарсың, – диде түрә.
Мондый тәкъдим күңелен күтәреп җибәрде Әхсәннең. Эштән курыкмый иде ул, безнең халык эшләсәң – тешләрсең ди бит. Балаларга ипекәй булыр болай булгач. Кайсы яктан алып карасаң да Әхсәннең бар эшләре җайга килеп кенә тора иде: балалар исән-саулар, үз иттеләр аны, хатыны да зарыккан булган, эше дә табылды, авылдашлары арасында кырын караганы юк. Үткәннәрне онытып, яңа тормыш башларга, яшәргә дә яшәргә, язган булса ...
Юк шул, булмый алай барысы да шома гына, язмыш үзенең сынауларын хәзерләп тора шул һәр бәндә каршында. Очынып йөргән Әхсәнне “изге күңелле“ адәмнәр җиргә төшәргә мәҗбүр иттеләр. Бер күңелле генә мәҗлес чагында, аны читкәрәк чакырып алып, кеше ышанмас яңалык хәбәр ишеттерделәр. Аның теге ике туганы, ну шул Харис инде, ярдәм иткән итүен гаиләсенә. Утынын, печәнен китереп биргән, бакчасын сөргән, тагын ниләрдер майтарган. Ну бит чиктән чыгып киткән ярдәмнәре. Сайма белән аралары артык якынайган, аның да хәленә кергән имеш. Ирсез хатын күпме үзен сакласын? Алты ел бит ул «шутка» түгел, ну әйтми калдырып булмый. Туган дип йөрисең дә, ә ул… Калганын үзең кара.
Менә шундый хәбәрләр җитерделәр Әхсәнгә. Бу яңалыкны бик авыр кабул итте ул. Ике җенес ике төрле карашта бит бу мәсьәләдә. Хатын-кыз өстәнрәк карый үзенең уҗымга кергән иренә. Чукынчыкның иманын укытам әле дип яный, пыр туза. Әмма күңеленнән уйлый ул: миңа кайткан әле, минем янымда, теге кәкре сыйрак өметен сузмасын, дип тантана итә. Ир-ат бөтенләй икенче. Хәләл җефетен ул үз өлешедәй тоеп кабул итә. Әгәр чит-ят кул сузган икән хатынына, димәк аныкына ия булганнар ! Бу очракта берничек тә кичереп булмый! Хатын үзе теләп барган икән бу адымга, бөтенләй харап эшләр. Менә шуңа да Әхсән өчен тормышның яме китте. Бу хакта хатыны белән, яисә энекәше белән аңлашырга уйламады ул. Нәрсә аңлашырга, болай да барысы билгеле, аңлаешлы. Берсе туган була торып хыянәт иткән аңа, икенчесе аяк астына салып таптаган аның хисләрен, мыскыл иткән, көлгән. Сүзләр сөйләүнең бер кирәге дә юк. Икесе дә узышмактан акланачаклаар, бер-берсенә гаеп өячәкләр. Кирәкме бу Әхсәнгә? Икесенең дә җанын җәһәннәмгә очырганда аклану булыр иде дә соң, әмма мондый адымга бара торганы юк Әхсәнең. Чак кайтты әле ул теге җирләрдән, үзенә ант иткән башкача тимер чыбык эченә аяк басмаска!
Хатыны Сайма, әлбәттә, сизде ирендә булган үзгәрешләрне. Әллә тегеннән берәр чир ияртеп кайтканмы, дип хафага калды. Хайван чутында йөргән тоткыннарның кем сәламәтлеген кайгыртып тора диярсең? Җайлап кына, уңайлап кына Әхсәннән зарларың юкмы дип сорашкалады, тамагына ашаганына игътибар итте, авыр эшкә алынса читтән күзәтте. Хәләл иренең тазалыгын кайгыртып, гәзит-журналлардан укылган буенча төрле үлән кайнатмалары эчәргә мәҗбүр итте. Беркатлы хатын Харис белән булган бәйләнешләр Әхсәнне чиргә сабыштыргандыр дип уена да кертеп карамады. Шулай инде, элегрәк нәрсәләрдер булган икән ике арада, хәзер бит Сайма борылып та карамый ул якларга! Беренче урында үзенең никахлы ире, бигрәк тә якын аңа Әхсәне. Башка беркем дә кирәк түгел!
Утырган чагында, алты ел буена Әхсәннең авызына хәмер кабып караганы булмады. Мөмкинлекләр дә булмады, вакыт үтү белән теләк тә югала икән ул. Хәзер битараф иде эчкелеккә, булса ярый, булмаса да исенә кереп чыкмый. Әмма хатынының маҗаралары хакында уйлар йөрәген талый башлагач,бераз онытылыр өчен ул тагын аракыга салышты. Барысын үз эченә җыеп, ялгызы янды көнчелек утларында. Хыялында ул хатыны белән энекәшен кырык төрле сыйфатларга кертеп күзаллады, ярсуыннан тәмам кешелектән чыкты. Әлбәттә, гаиләдә низаглар башланды. Балаларның берсе аңа исерек чагында :
- Нигә кайтып безнең тыныч тормышны җимердең инде? – дигән гаеп ташлады.
Бу хәлдән соң бөтенләй өеннән чыгып китте Әхсән. Күрше авылдагы туганнарына соранырга барган җиреннән кире кайтмады ул. Юл буенда үскән карт каенның юан ботагына чалбар каешын ныгытты да элмәккә башын тыкты...