Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгыш әти... (Айдар Солтан)

Рамилә белән Тәбрис матур гына дуслашып йөреп өйләнештеләр. Аларга карап барысы да соклана иделәр.

news_top_970_100

Матур туйлар артта калды... Тәбрис белән Рамилә бергә яши башлауларына ике ай булыр-булмас юк кына сәбәпләр өчен дә талаша башлады. Икесе дә үз сүзен өстен итәргә тырышты, бер-берсенә юл куярга уйлап та карамадылар.

Бу талаш Рамилә бала көткәндә дә тынып тормады, ә бер чираттагы талаштан соң, хатын әнисе янына кайтып китте.

Әнисе, кызын ялгыз үстерү сәбәпле, ирсез килеш бала тәрбияләүнең ни икәнен белә, шунлыктан кызын иреннән аерылмаска үгетләп караган иде дә, Рамилә кырт кисте. Шуннан соң ана башка бер сүз дә әйтмичә туачак бала өчен борчылып яши башлады. Тәбрис тә хатынын бер тапкыр алырга килде дә, тегесе бөтенләй сөйләшергә дә теләмәгәч, башка күренмәде. Хатыныннан әллә күңеле суынган иде, әллә горурлыгы җибәрмәде, аннан бер хәбәр-хәтер күренмәде, туачак бала язмышы да аны бер дә борчымый иде ахры.

Бала табу йортына да Рамиләне әнисе илтте. Хатын тупырдап торган малай тапты. Бала тудыру йорты тәрәзәсе янына җыелган бәхетле чырайлы аталарга да, бүлмәдәге хатыннарга китерелгән әйберләргә дә игътибар итмәскә тырышты ул. Янына хәл белергә бары тик әнисе генә килеп йөрде. Шулай да кеше күзеннән читтә калып булмый, ире турында сорашкан хатыннарга: «Командировкада», —дип алдашты. Палатадагылар барысы да кияүдәге хатыннар иде, барысы да махсус җыйган кебек бик тә сөйләшергә яратучан. Берсеннән-берсе узып ирләрен, үзләрен сөйлиләр, Рамиләне дә аптыраталар. Мондый коллективта Рамилә башта үзенең ялгыз булуын әйтергә теләмәде, аннары инде ялганчы буласы килмәде. Командировкада икән, командировкада. Нигә кайтмадымы? Еракта, вахтада эшли, анда элемтә дә юк. Менә шуңа кайтмады. Белмичә торсыннар әле.

Өченче көн иртән аны күрше караватта ятучы хатын уятты: «Рамилә, тор әле, тор! Әнә синеке командировкадан кайткан, тәрәзә каршында инде сәгатьтән артык басып тора», — диде. Рамилә тәрәзә янына килде. Анда кулына «Рамилә» дип язылган кәгазь тотып, тулырак гәүдәле бөтенләй таныш түгел ир басып тора иде. Хатын башта аптырап калды. Палатадагы хатыннар, Рамиләнең куанычлы мизгелен күрер өчен тынып калдылар. Хатын үзе дә сизмәстән әлеге таныш түгел кешегә елмаеп кул болгады. Гаҗәпләнүенә каршы әлеге ир дә аңа кул болгады һәм: «Син кайсы палатада?» — дип кычкырып сорады. Хатын монда ниндидер ялгышлык килеп чыкканын белсә дә, берәүгә дә сиздермәде. Берничә минуттан Рамиләгә минераль су һәм җиләк-җимеш салынган пакет керттеләр. Моның моның ялгышлык икәнлеген аңлаганга, кемнедер алдаганын аңлаганга йөрәге дөп-дөп типте. «Анда кемнеңдер хатынына тиешле күчтәнәчләр миңа килглән, ә мин кеше хакын алдым», — дип үзен битәрләде. Башта күчтәнәчләрне ул хатынга кертеп бирергә дә уйлаган иде, әмма моның зур тавыш чыгарырга мөмкин булуын уйлап, кире уйлады. Ул хатын көнче булып чыкса тагын… Ә болай ул «күзем начар күрә, ирем белән бутаганмын» дия ала. Шулай дип үзен битәрләде үзен хатын.

Әмма "кеше хакы" дигән әйбер тынгылык бирмәде аңа. Бүлмәдәгеләргә әйтми генә чыгып китте дә таныш шәфкать туташыннан бала табу йортындагы Рамилә исемле хатынны эзләтте. Гаҗәп! Бала табу йортында бер генә Рамилә дә юк иде...

Ни дә уйлый белмәде Рамилә. Аннары «Ялгыз кешегә ярдәм йөзеннәндер инде бу», — дип уйлап, көлемсерәп куйды да рәхәтләнеп утырып ашады җиләк-җимешләрне.

Серле ир-ат икенче көнне дә килде. Бала авырып китеп башка палатага күчәргә туры килгәч тә, килүеннән туктамады. Палатадагы хатыннар: «Ирең бик ягымлы икән», — дип бәяләделәр.

Ниһаять, бала тудыру йортыннан чыгар чак җитте. Рамиләнең күңелен сагыш, бушлык биләп алды. Серле ир белән бүтән очрашмаячагын уйлап ямансулый башлады. Гаҗәп хәл - ияләнгән икән инде ул аңа!

Рамиләне бала тудыру йортыннан алып кайтырга әнисе килде. Шәфкать туташлары баланы әйбәтләп төреп зәңгәр тасма белән бәйләделәр дә, әнисе кулына тоттырдылар һәм бәхет теләп озатып калдылар. Башкаларны кулларына чәчәкләр тоткан шат елмайган ирләре каршылаганны күргәч, хатынның йөрәге әрнеп, сулкылдап алды. Җәйге көннең җылы кояшы, кошлар тавышы аның кәефен бераз күтәреп җибәргәндәй булды, хатын тирә-якка күз салды. Анда «таныш түгел» танышы күренми иде. Күренмәве хәерле бит, надан хатын, дип үзен үзе битәрләп тә алды шунда.

Әнисе такси туктату өчен юлга якынрак чыгып басты. Шулчак Рамилә: «Рөхсәт итегез, мин сезне кайтарып куйыйм», — дигән тавышка артына борылып карады. Анда бала туганнан бирле хатынның күңеленә җылы нур булып кергән теге серле ир басып тора иде. Рамилә куанычыннан сүзсез калып, баш кагып кына ризалыгын белдерде.

Әнисе кызына аптыраулы караш ташлады. Сер бик тиз ачылды. Серле танышның исеме Фаил икән. Аларның эшендәге Рамилә исемле бер хатын бала тапкан. Ә ире бу вакытта командировкада булган. Эш урынындагылар акча җыешканнар да, яңа гына эшкә урнашкан карусыз, гаиләсе булмау сәбәпле мәшәкатьләрдән азат буйдак егеткә әлеге хатынга күчтәнәчләр илткәләргә кушканнар. Ул исә ялгышып башка бала тудыру йортына килгән.

Эшенә кайткач, башка кешегә бүләк китергәнен аңлаган. Аннары үз акчасына җиләк-җимеш сатып алып, эшендәге Рамиләгә илткән. Үзенә дә кызык булып киткән һәм ике бала тудыру йортындагы ике Рамиләгә дә күчтәнәч илтә башлаган. Берсенә - эшендәгеләр җибәргәнгә, икенчесенә... Үзенең әйтүенә караганда, ул бөтенләй югалырга читенсенгән. Ә инде килеп йөри башлагач, ул Рамиләне ошата башлаган һәм ире юк икәнен аңлаган.

Фаил аларның якын дусларына әйләнде. Рамилә ире белән законлы аерылышты, Тәбрис икенче кешегә өйләнде, бала турында исенә дә китермәде, бөтенләй кызыксынмады. Рамилә баласын ялгыз тәрбияли башлады. Әлбәттә, әнисе бик зур ярдәм итте. Балага Инсаф дип исем куштылар.

Яслегә биргәч, Инсаф чирләп китте. Хастаханәдә яткан вакытта аның янына тагын Фаил килеп йөрде, кирәкле даруларны табарга ярдәм итте. Рамилә аның күзләрендә үзенә карата җылылык, ярату күрә, тик сизмәмешкә салыша, үзе дә яратып китүдән курка иде. Беренчедән, Фаил өйләнмәгән егет кеше, үзе тормышы барып чыкмаган балалы хатын булудан, икенчедән һаман үзенә ярдәм итеп торуыннан читенсенә иде. Фаил берничә тапкыр аңа яратуын аңлатырга тырышып карады, ләкин Рамилә гел сүзне икенчегә бора килде.

Инсаф бакчага йөри башлады. Ул башкаларның әтиләре барлыгын аңлар яшькә җиткән иде инде. Рамиләдән һәр көн диярлек әтисен таптыра: «Нишләп минем әтием юк, нишләп мине бакчадан әби һәм син генә килеп аласың? Минем әтием Фаил абыймы әллә? Ул нишләп безнең белән яшәми?» — кебек сораулар белән аптыратып бетерә. Беркөн Инсаф урамнан сугышып, елап керде. Аны көчкә тынычландырганнан соң гына сәбәбен ачыкладылар: урамдагы малайлар баланы «Синең әтиең юк», — дип үртәгәннәр, ә ул исә әтисенең барлыгын расларга тырышып сугышкан. Балага әтисенең юклыгын аңлату бөтенләй авыр эш иде. Әбисе белән әнисе бу хәлдән ничек чыгарга да белмәделәр. Тик мәсьәлә үзеннән-үзе җиңел генә хәл ителде.

Беркөн Инсаф гадәттәгечә, бакчадан кайткач, урамга уйнарга чыгып китте. Аның нәрсәгә үртәлгәнен аңлап алган малайлар, баланы тагын котыртырга тотындылар. Малай үрсәләнеп елый-елый: «Бар минем әтием, бар ул!» — дип такмакларга кереште. Шулчак хәл белергә дип килүче Фаил күренде. Тәмам ярсыган бала: «Менә минем әтием күрдегезме?» — дип аңа каршы ташланды. Егет малайны кочагына алып юата башлады. Бала: «Син минем әтием бит име, син бүтән мине калдырып китмә, мин сине яратам бит!» — дип ялынырга кереште. Фаил куанычыннан нишләргә дә белмәде, балага вәгъдә биргәнен сизми дә калды. Бала тудыру йортына әнисенең хәлен белергә барып йөргән, кунакка килгәләп йөргәч сабыйның беренче тәпи басуын, берничә бөртек тешен күрсәтеп куанып көлүен күргән егеткә Инсаф бик якын иде. Тик менә әнисе белән ничек аңлашасы соң? Егет барлык кыюлыгын җыеп Инсафны күтәргән килеш Рамиләнең фатирына таба атлады. «Әти», — дип муенына сарылган баланың бу сөйләшүгә зур ярдәм итәсен ул белә иде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100