Ялгыш егылып, корсагын ярган ир канга батып өенә кайткан һәм үлгән
51 яшлек ир ничек имгәнгәнен хатынына сөйләп өлгергән.

Саратов өлкәсендә 51 яшьлек ир-ат ялгыш егылып корсагын ярган. Бу хакта “Саратов хәбәрләренә” хокук саклау органнарындагы чыганак сөйләгән.
Мәрхүм ир-ат 11 августта төнлә Маркс районында бер авылда өенә канга баткан килеш кайтып кергән. Аның эчәклеге өзелгән булган. Ир исерек килеш очлы предметларга берничә тапкыр егылган һәм корсагын ярган. Бу турыда ул хатынына үзе сөйләгән.
Хатын тиз арада “ашыгыч ярдәм “ чакырган. Яраланган ирне хастаханәгә алып киткәннәр. Ул аңын югалткан. 15 августта бу кеше хастаханәдә җан биргән.
Фаҗига ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый.