news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялгыш диагноз аркасында, унсигез яшьлек егетнең сәламәт органын кисеп алганнар

Сукыр эчәге авыртуга зарланган егеттә яман шеш бар дип шикләнгәннәр.

news_top
Ялгыш диагноз аркасында, унсигез яшьлек егетнең сәламәт органын кисеп алганнар
https://pixabay.com/

Краснодарда табиблар ялгыш диагноз кую сәбәпле, 18 яшьлек егетнең эчәклегенең бер өлешен кисеп алганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Егетнең сукыр эчәге авырта дип шикләнеп, хастаханәгә китерәләр. Табиблар аңа операция ясый. Кисеп алынган кисәкне экспертизага җибәрәләр. Шуннан соң табиблар бу егетнең аппендицитында яман шеш булган дип фаразлый. Авыруны туктату өчен алар бу егетнең эчәклегенең бер өлешен кисеп алалар. Аннары реабилитация өчен бик күп дарулар бирәләр.

Соңрак хата турында билгеле була. 18 яшьлек егетнең күзәнәкләренә биопсия анализы урынына таныш булмаган хатын-кыз анализларын биргәннәр.

Хәзер егетнең гаиләсе сәламәтлеккә зыян китергән өчен мораль компенсация өчен акча түләттерергә җыена.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар