news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялгыш диагноз аркасында тугыз яшьлек кыз баш мие шешеннән үлгән

Ялгыш диагноз аркасында тугыз яшьлек кыз баш мие шешеннән үлгән

news_top
Ялгыш диагноз аркасында тугыз яшьлек кыз баш мие шешеннән үлгән

Копейск шәһәрендә хастаханәдә тугыз яшьлек кыз бала үлгән. Аны гастриттан һәм ротавирус инфекциясеннән дәвалаганнар. Тик бала мәетен тикшергәннән соң, аның баш мие яман шешеннән үлүе ачыкланган. Бу турыда 74.ru порталына сылтама белән РЕН ТВ канлы хәбәр итте.

Баланың ата-анасы кызның сәламәтлеге белән проблемалары берничә ел элек башлануын сөйләнгән. Бала йомылып калган, еш кына сәер хәрәкәтләр кабатлаган. Табиблар аутизм турында әйткән. Кыз Чиләбедәге махсус дәресләргә йөри башлаган. Узган көздә балада ротавирус тапканнар. Соңрак гастриттан дәвалаганнар. Сукыр эчәге авырту турында да шикләнгәннәр.

Әти һәм әни кеше баланың баш мие белән проблемалары булуы турында үзләре уйлана башлаган. Алар балага МРТ ясарга сораган. Ләкин җиһаз эшләми дигән сәбәп белән, аларның үтенечен кире какканнар.

«25 декабрьдә кызыбызга рентген ясадылар. 29 декабрьдә без нәтиҗәләрне алдык. Табиб бар да яхшы диде. 2 гыйнварда кызымны реанимациягә алып килгәч, дежур табиб снимокны карады. «Баш мие шешкән, ул күренә», диде», — дип сөйли баланың атасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар