Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгыш сүз

news_top_970_100

Сөмбелә ире Фаяз белән эштән соң очрашты, кибеткә керделәр. Арбага азык-төлек тутырдылар да кассага чиратка килеп бастылар. Шунда басып торганда Сөмбелә үзләренә кемдер карап торганын сизде. Моны ире дә сизде, тик сер бирмәде, үзен гадәттәгечә тотты.

Икенче кассадагы чираттан аларга бер хатын-кыз карап тора иде. Карап торышка Сөмбеләнең яшьтәше кебек. Сөмбелә белән карашлары очрашканда, бу хатын күзләрен читкә төбәмәде, аңа текәлеп карап торды. Бу хатынның күз карашы шулкадәр сагышлы, әрнүле иде, хәтта Сөмбелә үзен уңайсыз хис итеп куйды, әйтерсең кемнеңдер серен белгәндәй булды.

«Чиратта торган теге хатыннын беләсеңме син? Әнә, бая, кибеттә безгә карап торды бит әле?» – дип сорады Сөмбелә иреннән.

«Беләм. Ул минем кызым», – диде Фаяз, берни булмагандай.

Фаязны очратканда, Сөмбеләгә 30 тулып киткән яшь иде. Беренче иреннән күптән ерылды ул, ире комарлы уеннар корбаны булып чыкты, әллә никадәр кредит алып, бурычка батты. Сөмбелә улы белән икәү генә яшәде, әле ярый мәрхүм апасыннан калган фатиры бар иде.

Сөмбелә Фаязның үзеннән олырак булуын белде, нәкъ менә төпле, аек акыллы, ышанычлы булуын ошатты да ул аның, бу кеше белән бергә булсам таш дивар артына кебек булырмын, дип уйлады. Чыннан да, ире белән мөнәсәбәтләре бик яхшы булды, Сөмбеләнең улын да кабул итте, дөрес, хәтта 20 еллап вакыт узса да, Фаяз белән улы арасында артык җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килмәде. Тик бу аңлашыла да, һәр ир-ат та хатынының иярә килгән баласын үзенекедәй кабул итми, тик иң мөһиме – Фаяз аны кыерсытмый, кимсетми, артык күрми.

Фаяз уртак балалары булуын теләмәде, хәер, Сөмбелә иренә бала бүләк итәргә каршы түгел иде. Фаяз моны яшенә бәйләп аңлатты. Бергә яши башлаганда, Фаязның яше 50дән арткан иде инде. Сөмбеләнең кемгә кияүгә чыкканын белгән дус кызлары чигә турысында бармакларын гына борды.

«Ул бабай сиңа бик кирәкме инде?!» – диделәр.

Нәрсә әйтә алсын Сөмбелә? Кирәк иде шул. Ялгызлыктан, гел-гел акчасыз интегүдән, бар нәрсәне үзе уйлаудан, хәл итүдән туйды, гарык булды. Аның тормышында вакыт-вакыт пәйда булып алган яшьтәшләре, киресенчә, яңа мәшәкать кенә өстәде һәм үз таләпләрен генә куйды.

Ә Фаяз бернәрсә таләп итмәде, аңа хатынының кайгыртучан, игътибарлы булуы җитә иде. Сөмбеләне эшендә күтәргәч, аны мактады, хатынының җитди фирмада җитәкчедән кала икенче төп кеше булуына чын күңеленнән сөенде.

Фаяз үзе дә эшләде, гаиләне ир-ат туендырырга тиеш, дип санады.

Әмма Фаязның ике сәер ягы бар иде. Беренчедән, Сөмбелә күпме генә кыстаса да, ул бервакытта да ялга диңгезгә бармады. Ялларда берәр җиргә – кыргый табигать кочагына чыгып китеп, балык тотарга яратты. Аның палаткасы һәм балык тотар өчен бөтен кирәк-ярагы бар. Гадәттә, өйгә бер кочак киптерелгән балык тотып һәм бик канәгать булып кайта иде.

Икенчедән, Фаяз бервакытта да беренче гаиләсе турында сөйләмәде. Сөмбелә аның элекке никахында балалары бармы-юкмы икәнен дә белми. Баштарак сораштырып, төпченеп карады, тик ире бу теманың ябык икәнен тиз аңлатты.

Һәм менә кибеттә аның кызы белән очраклы очрашу. Сөмбелә бу хакта башка бернәрсә дә ишетмәячәген яхшы аңлады. Ярый инде хәзер иренең элекке гаиләсендә кызы булганын белә ичмасам. Хәер, нигә булган, ул хәзер дә бар бит.

Фаяз көтмәгәндә авырый башлады. Хәлсезләнде, кинәт ябыкты, ашамый башлады. Сөмбелә ниндидер начар нәрсә сизенде һәм ялгышмады. Операциядән соң табиблар:

«Соң, артык соң», – гына диде.

Сөмбелә иренә ярдәм итәргә теләп нишләргә белмәде. Табибларга да йөрде, халык медицинасына да мөрәҗәгать итте. Әллә никадәр дәвалаучы әби-бабайларда булды. Ләкин бернәрсә дә ярдәм итмәде. 8 айдан соң Фаяз үлеп китте.

Ирен җирләр алдыннан, Сөмбелә аның кызы турында исенә төшерде. Аны каян эзләргә икәнен белмәде. Фаязның кызы белән элемтәсе булуына шикләнде, һәрхәлдә иренең телефонында кызы белән аралашуга охшаган берни тапмады.

Шунда иренең бар нәрсәне искечә блокнотка язып барганын исенә төшерде. Шул куен дәфтәрен эзләргә кереште һәм аны комод тармасында тапты – блокнот иң артта, киемнәр астына яшерелгән иде.

Ә блокнот эчендә төсе уңып, таушалып беткән фото ята. Төз гәүдәле ир-ат, аксыл тәнле хатын-кыз һәм яшүсмер кыз. Фотодагы ирнең Фаяз булуын таныды Сөмбелә. Фотоның артына «Минем яратканнарым» дип язылган иде. Тик ул сүзе кызыл карандаш белән сызылган һәм астына «Хыянәтчеләр» дип язылган иде.

Алар арасында нәрсә булганын фаразларга гына кала. Сөмбелә дәфтәрдәге язуларны укый башлады. Кирәк номерны тапты бит! Шалтыратты. Таныш булмаган бу хатын-кыз Фаязның үлеме турында ишеткәч, елап җибәрде.

«Мин килермен!» – диде.

Фаязның икенче хатыны кызы белән шулай итеп танышты. Чыннан да, алар яшьтәшләр диярлек иде. Фаязның кызы Гүзәлия әтисе кабере янында өзгәләнеп елады.

«Гафу ит мине, әтием», – дип өзгәләнде.

Өйгә кайткач, Гүзәлиянең хәле китте, Сөмбелә аны ишегалдына, саф һавага алып чыкты.

«Бу араларда гел хәлем бетә әле. Яшем 49да булмаса, әллә балага уздым микән, дип уйлар идем», – дип зарланып алды ул.

«Әйе, шул соңрак анысы. Бәлки, яшь галәмәтедер», – диде Сөмбелә.

Кичен Сөмбелә белән Гүзәлия урам әйләнеп керде. Нишләптер, Сөмбеләгә бу хатын янында рәхәт, тыныч иде, күрәсең, Гүзәлия дә шундый ук хисләр кичергәндер. Сөйләшер сүзләре күп иде аларның. Шул вакытта Фаязның беренче гаиләсе тарихын да белде Сөмбелә.

Фаяз беренче гаиләсеннән хатыны аркасында китә. Хатыны аңа күптән хыянәт итеп йөргән булган, әмма Фаяз хатынын яраткан, хәтта күзгә күренеп торган дәлилләргә дә ышанырга теләмәгән. Бу вакытта Гүзәлиянең башка шәһәрдә укыган вакыты була. Әти-әнисе арасында чираттагы ызгыш-талаш чыга.

«Гомер буе мөгезле булып йөрдең! Гүзәлия дә синең балаң түгел! Туйдырдың син мине, шундый дөрес кеше булып яшәвеңнән гарык булдым!» – дип әйтеп ташлый хатыны.

Гүзәлия каникулларга кайтканда, әтисе өйдә булмый инде. Әнисеннән аерылышулары турында ишеткәч, шок хәлендә кала. Әтисенә шалтыратырга тырышып карый, тик тегесе трубканы алмый. Тик соңгы мәртәбә шалтыратканда гына:

«Башка шалтыратма миңа! Сине ишетәсем дә, күрәсем дә килми!» – дип әйтә.

Гүзәлия ачынып елап җибәрә.

«Әни, әтигә нәрсә булган ул? Нигә минем белән шулай сөйләшә? Ул бит синең белән аерылышты, ә мин барыбер аның кызы бит!» – ди Гүзәлия, өзгәләнеп.

Әнисе, кызының газаплануын күрә һәм ярсу чагында ычкындырган сүзе турында әйтә.

«Бу дөресме?» – дип сорый Гүзәлия, яшьләренә буылып.

«Юк, әлбәттә. Авырттырыбрак «чагасым» килде, шуңа гына әйттем», – дип көлә әнисе.

«Нәрсә эшләдең син, әни? Мин хәзер ничек яшәргә тиеш?.. Мин әбекәй янына китәм. Сине беркайчан да гафу итә алмыйм», – ди Гүзәлия һәм, әйберләрен җыеп, өеннән китә.

Бу сүзләрен тыңлаганда, Сөмбеләнең йөзе күзгә күренеп үзгәрде. Ул ирен бөтенләй дә белмәгән, аның йөрәк яраларын аңламаган икән бит! Тик иң үкенечлесе – хәзер бернәрсәне үзгәртеп булмый инде...

Алар Гүзәлия белән аралашып торырга килеште. Икесе дә тормышта үз урынын тапкан, инде олыгаеп килүче хатын-кыз. Бүлешер нәрсәләре юк һәм аларны яраткан кешеләре турында истәлек һәм хәтер берләштереп тора.

...Ул көнне Гүзәлия төн җитеп килгәндә шалтыратты. Сөмбелә йокларга ятарга җыена иде инде. Әмма ишеткән хәбәрдән йокысы качты.

«Сөмбелә, мин авырлы! Күз алдыңа китерәсеңме?! Ә аборт ясатырга соң инде...» – диде Гүзәлия, елый-елый.

«Ә табиблар нәрсә ди соң?» – дип сак кына сорады Сөмбелә.

«Барысы да әйбәт, диделәр, курыкмаска куштылар», – диде Гүзәлия.

«Ә ирең ничек кабул итте?» – дип сорады Сөмбелә.

«Аңа нәрсә, ул бәхетле. Мине кулында гына күтәреп йөртә», – диде Гүзәлия, бу сүзләрне әйткәндә елмайганы сизелеп тора иде.

Тиешле вакыты җиткәч, Гүзәлия сау-сәламәт кыз бала тапты. Исем ашына Сөмбеләне дә чакырдылар. Баланы күргәч, ах итте ул.

«Ой, кара әле, Гүзәлия! Гел Фаяз бит, борыннары, кашлары – тач бабасыныкы!» – дип шаккатты Сөмбелә.

«Әйе шул, әтигә бик охшаган. Айсылу очраклы гына тумагандыр, дип уйлыйм, минем әтинең кызы булуыма шик калмасын өчен тугандыр ул», – диде Гүзәлия әкрен генә.

Сөмбелә дә «әйе», дигәндәй баш какты һәм, шушы чит кеше оныгына яхшы дәү әни булырмын, дип уйлап куйды. Юк, үз оныгы ул аның! Фаяз өчен дә, үзе өчен дә аңа дәү әни булыр!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 октябрь 2023
    Исемсез
    Елаттыгыз. Моолодцы. Ир кеше булсам да.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100