«Ялганласа, аның эче ялган белән тула». Акча эшләү өчен, ялган сүзләр сөйләргә ярыймы?
«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында «күбрәк акча эшлим дип, ялган антлар бирмә» дип язалар.
Әбү Һурайрадан риваять ителә: «Расулүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Аллаһы Тәгаләгә буйсына торган гамәлләрдән туганлык җепләрен ныгытудан да тизрәк савапка ирештерә торган нәрсә юк, һәм фәхишәлек белән туганлык җепләрен өзүдән дә тизрәк газапка китерә торган гамәл юк. Ә ялган ант исә шәһәрләрне юк итә». Имам Бәйһакый, «әс-Сүнән әл-Күбра», 19898. Имам Әбү Хәнифә, «Мүснәд би риуаяти Әби Нугайм», 242 бит.
Әлеге каналда, нәфесебезгә иярүдән тыелыйк, дип тә искәртәләр.
Әбү-л-Әгүәрдән җиткерелә: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Өммәтем өчен, шушы 3 нәрсәдән кала, бернәрсәдән дә курыкмыйм: үзенә буйсынылган саранлык, артыннан иярелгән нәфес һәм күпләп адаштыручы җитәкче». Әбү Нугайм, «Мәгърифәтү әс-сәхәбә», 5071. Әл-Бәззар, «Мүснәд», 7293.
Биредә шулай ук: «Дөрес сүзле булу җәннәткә илтә, ә ялган җәһәннәмгә китерә», – дип тә аңлаталар.
«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Ялганнан бик нык сакланыгыз. Чынлыкта ялган гөнаһларга илтә. Ә инде гөнаһлар исә утка алып бара. Чынлыкта кеше (еш) ялганласа, аның эче ялган белән тула, һәм ул Аллаһ каршысында ялганчылардан булып языла. Дөрес сүзле булыгыз, чынлыкта дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә китерә. Һәм берәр кеше дөрес сөйләве белән, аның эче дөреслек белән тула, һәм ул Аллаһ каршысында тугърылардан булып языла». Мүснәд Имам Әхмәд, №4108, Сүнән Әбү Дауд, №4989.