Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган путевкалар сатып, йөз кешене алдап, 20 миллион эшләгән кешене судка бирәләр

news_top_970_100
Ялган путевкалар сатып, йөз кешене алдап, 20 миллион эшләгән кешене судка бирәләр

Уфадагы турагент Екатерина Хәкимова 100 клиентны алдап, 20 миллион сум эшләгән. Ул аларга Төркия, Мисыр һәм Мальдивыга путевкалар саткан, дип яза «Шот» каналы.

Башкортстаннан 100дән артык турист ялга бара алмый калган. Алар бер гаиләгә 250 мең тирәсе түли, әмма китәсе көнне генә самолетка билет та юк, отельгә бронь да юк икәне ачыклана.

Ольга Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, ул алданганын чемодан тутырганда гына белә. Әмма ваучерлар булмагач, шалтырата башлыйлар һәм аэропортка үзләре чыга. Анда билетлар булмавын әйтәләр.

Екатерина Хәкимованың «Гранд-туризм» агентлыгы берничә ел шушы илләргә турлар саткан. Проблемалар булмаган. Әмма август аенда «форс-мажорлар» башлана. Екатерина «сәяхәт булмый» дип хәбәр итә. Акчаны кире сорагач, акчаны да бирми, аннары бөтенләй югала.

Кешеләр офиска килеп йөри башлый. Әмма «Гранд-туризм» элмә тактасы урынында «Аренда» дигән язу барлыкка килә, социаль челтәрләрдә агентлыкның аккаунты ябыла.

Каза күргән туристлар тагын да күбрәк булуы ихтимал. Алар инде полициягә гариза биргән, судка бирергә дә җыеналар. «Алданучылар бик күп, – ди Әнвәр Зыязытдинов, – ул турларны сатуын дәвам итә», – ди.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 сентябрь 2023
    Исемсез
    Татарстан Илусэ белэн Раушан историясе нэрсэ белэн бетте алар 800кешене алдады бит
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100