Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган онкологлар пенсионерларны талаган

Ялган онкологлардан кыйммәтле дару сатып алган пенсионерлар бурычларын өлешләп түләгән.

news_top_970_100
Ялган онкологлар пенсионерларны талаган
"Татар-информ" архивы

Чаллыда ялган онкологларны тоткарлаганнар. Алар сәламәт кешеләрне яман чир белән авыруларына ышандырган. Зур операциядә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү структура бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашкан. Бер үк вакытта Мәскәү, Чаллы һәм Казанда тоткарлау операциясе булган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тикшерү материаллары буенча, җинаятьчел мошенниклар төркеме үз каналлары буенча өлкән яшьтәге кешеләрнең телефон номерларын алган. Ялган табиблар пенсионерларга шалтыраталар һәм, табиб-онкологлар буларак, аларда яман шеш барлыгы турында хәбәр итәләр. 

Алар пенсионерларны нәтиҗәле, әмма кыйммәтле препаратлар бар дип тынычландырган. Даруларның бәясе 200 меңнән 700 мең сумга кадәр тәшкил иткән.  Өлкән яшьтәге кешеләр ялган онкологларга акчаны өлешләп түләгән. Шулай итеп, мошенниклар алдау юлы берничә миллион сум акча үзләштергән.

Ялган табиблардан 25 кеше зыян күргәнлеге ачыкланган. Әмма тикшерү аларны күбрәк булырга мөмкин, дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100