Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган мәхәббәт

news_top_970_100

Күптәнге танышым Айзирәк – чибәр, сөйкемле, 45 яшьлек ханым. Күптән аерылган, тормыш тәҗрибәсе дә саллы гына һәм һәрвакыт үзенә нәрсә кирәген бик яхшы белә. Әмма минем каршыда утырган мизгелдә мин аның югалып калганын, нәрсә эшләргә белми тилмергәнен аермачык күрдем. Үзен кулга алып, күз яшьләрен сөртеп, ниһаять, ни булганын сөйләп бирде.

«Мин аңа кирәкме, юкмы, шуны аңлый алмыйм...» – диде Айзирәк.

«Нәрсә булды соң, сөйлә инде», – дидем мин дә.

«Мин гашыйк булдым бугай. Хәер, ул үзенә мөнәсәбәтләр кирәк булмавын башта ук әйтте инде. Без ярты ел очрашабыз. Бары тик җомга көннәрендә генә. Ә калган вакытта ул эшли һәм беренче хатыныннан туган баласы белән мәшгуль. Без танышкан вакытта мине секс өчен генә булган очрашулар канәгатьләндерә иде. Хәзер юк... Ул хәтта мине туган көнем белән дә икенче көнне генә котлады, анысы да СМС язып кына...»

Айзирәк кабат үксеп елый башлады.

Гаҗәп инде, хатын-кыз ,яшенә дә карамастан үз хисләренең тозагына эләгә ала икән. Бар карасаң, инде 45 яшьлек хатын, күрәсен күргән, тик әллә өметсезлектән, әллә ялгыз калудан куркып, хатын-кызларның күбесе теләсә кемгә ризалаша. Янында кеше генә булсын.

«Ул миңа сирәк яза, һәрвакытта да диярлек сөйләшүне үзем башлыйм. Мин аның хәлләрен белергә тырышам, ә ул минем белән тамчы да кызыксынмый... Хәтта аннан «хәерле иртә» дигән сүзне дә ишетмим. Мине ягымлы итеп тә атамый, ә минем аннан иркә сүзләр ишетәсем килә. Ләкин иң мөһиме – бер-беребезгә кем соң без? Мин шуны аңлый алмыйм», – дип дәвам итте Айзирәк, бераз тынычлангач.

«Син аның белән сөйләштеңме, аңа нинди дә булса сораулар бирдеңме соң?» – дидем мин.

«Мин куркам. Ә аны югалтсам...» – диде Айзирәк, башын түбән иеп.

«Аңламыйм, кемне һәм нәрсәне югалтудан куркасың соң син? Җомга саен берничә сәгатьлек очрашуларны, синең белән кызыксынмавын, сине кирәксенмәвен югалтудан куркасыңмы? Шушы сазлыкта калсаң һәм үзеңә карата шундый мөнәсәбәткә риза булып яши бирсәң, син үзеңне генә югалтачаксың!» – дидем.

Хатын-кызның ир-атка кирәк булуы шундук аңлашыла ул. Ир кеше нәрсәдер эшли башлый. Ул яраткан хатын-кызын кайгырта, аның өчен борчылып тора, хәлләре, эшләре, тормышы турында кызыксына. Ул аның янына төн уртасында да килеп җитә ала һәм туган көне белән дә котларга онытмый.

«Иллюзияләргә алданып яшәргә ярамый, Айзирәк. Син – аның өчен уңайлы хатын-кыз, бары шул гына. Бернинди җаваплылык юк. Синең яныңа килеп тәненә ләззәт ала да, хаҗәтен үти дә, тагын китеп югала. Ә син газапланасың, аңа ияләнәсең...» – дидем.

Юк, хатын-кызга мондый берничә сәгатьлек, бер көнлек һәм бер төнлек очрашулар килешми. Әле иләсләнеп, баш югалтып, бер мәртәбә генә булса – ярый, күз йомып була, тик озак вакыт болай ярамый. Мондый мөнәсәбәтләрдән качарга, үз кадереңне белергә һәм үзеңне сакларга кирәк. Бу – мөнәсәбәтләр түгел, ә сазлык кына. Алдану.

«Мин сине аңладым. Мин аңа бу сорауларны бирермен, мондый мөнәсәбәтләр миңа ошамый, диярмен. Мин чынлап та болай яшәве бик авыр...» – диде Айзирәк.

«Мин сиңа ышанам. Ниндидер ялган, уйлап чыгарылган мөнәсәбәтләргә караганда, син үзеңә үзең кадерлерәк булырга тиеш, Айзирәк. Сөйләш, ниндидер нәтиҗә яса. Болай яшәргә ярамый. Үз-үзеңне бетермә».

Тагын 2 айдан без Айзирәк белән кабат очраштык. Мин каршымда бөтенләй башка – йөзе нур чәчеп торган, шат күңелле хатын-кызны күрдем. Теге вакыттагы Айзирәкнең эзе дә калмаган иде. Ул миңа теге вакыттагы сөйләшү өчен рәхмәт укыды. Ниләр булганы сөйләде. Теге ир-ат белән шундук араларын өзгән икән.

«Шулай да әллә нигә бер ямансу, моңсу булып китә инде. Тик күңелемдә ниндидер җиңеллек сизәм», – диде Айзирәк.

«Әле тагын ни... Яңа мөнәсәбәтләр дә җайланып килә бугай, һәм алар бөтенләй башка төрле инде. Нәкъ мин теләгәнчә! Ул мине кайгыртып тора, хәтта фатирдагы ремонт буенча дә ярдәм итә...» – диде Айзирәк, бераз оялып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100