Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган косметолог дус кызларын танымаслык итеп гарипләндергән

Гаебе расланган хатын бер ай элек кенә бала тапканга, хөкем карарын гамәлгә ашыру кичектерелгән.

news_top_970_100
Ялган косметолог дус кызларын танымаслык итеп гарипләндергән
https://pixabay.com/

Ставрополь шәһәрендә клиентларын танымаслык итеп үзгәрткән косметологны хөкем иткәннәр. Матурлык турында сүз дә юк, клиент хатын инвалидка әверелә язган. Ул унбишләп операция кичергән, квалификацияле табиблар аның күзләрен саклап кала алган, элеккеге кыяфәтен кайтарган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

«Оста» белән клиент дуслар да булган әле. Елизавета исемле хатын косметолог Иринага хатын-кыз серләрен генә сөйләп калмый, матурлык уколлары ясатырга да йөри. Ләкин инъекцияләр бөтенләй кире нәтиҗә ясап куя. Елизаветаның иреннәре һәм күз кабаклары үлекли.

«Бу хәлләр килеп чыккач, озак вакыт эшкә чыга алмадым. Операция артыннан операция булды», — ди Елизавета.

Иринаның махсус белеме булмый. Ул бухгалтерлыкка укыган. Аның фатирын тентегәндә, суыткычта колбаса белән суган янында торган медикаментлар салынган шприцлар табылган.

Иринаны дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул бер ай элек кенә бала табу сәбәпле, балага 14 яшь тулганча, хөкем карарын гамәлгә ашыру кичектерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100