news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялган кара уылдыкны ничек танырга?

news_top

Кара уылдык – байлык һәм гастрономик ләззәт символы, әмма аны сату бик табышлы эш булып санала. Кызганычка, бу хәл намуссыз сәүдәгәрләрне җәлеп итә: алар, мәрсин балыгы (осетр) уылдыгы дип, буялган чуртан яки мойва уылдыгын, хәтта суүсемнәрдән ясалган ясалма продуктны да тәкъдим итәләр. Ялганны ничек аерырга икәнен «АиФ» яза.

Ялган кара уылдыкны тышкы кыяфәте һәм консистенциясе буенча ничек танырга?

Чын мәрсин балыгы уылдыгы беркайчан да кап-кара төстә булмый. Аңа көрәнсу, соры яки алтынсу төсмерләр хас. Тигез, үтә кара төс еш кына ясалма продукт булуын күрсәтә. Уылдык бөртекләре бөтен, бер-берсенә ябышмаган булырга тиеш, ә банканы авыштырганда, алар стена буйлап бер масса булып шуып төшмәскә тиеш. Тагын бер шикле билге – өстендә ак кунык (налет) барлыкка килү.

Өйдә гади сынау ясап карагыз: берничә бөртек уылдыкны кайнар су салынган стаканга салыгыз. Чын уылдык эремәячәк һәм суны буямаячак, бары тик бераз агарачак һәм «пешәчәк» кенә. Әгәр уылдык йомшарса, басканда ярылса яки су төсен үзгәртсә – бу желатиннан, суүсемнәрдән ясалган яки буялган ялган продукт дигән сүз.

Чын уылдыкның тәме һәм исе нинди булырга тиеш?

Сыйфатлы кара уылдык бик нечкә, сизелер-сизелмәс диңгез исе белән аерылып тора, әмма кискен балык исе булмаска тиеш. Көчле балык исе – ялган яки бозылган продукт билгесе. Тәме – каймаклы-чикләвекле, җиңелчә әчкелтем. Көчле әчелек, артык тозлылык яки химик тәм зарарлы консервантлар (мәсәлән, бор кислотасы) кушылуын яки җитештерү технологиясе бозылуын күрсәтә.

Кара уылдык салынган банкада нәрсә язылган булырга тиеш?

Составын игътибар белән укыгыз. Анда уылдык, тоз һәм рөхсәт ителгән консерванттан башка берни дә булмаска тиеш. Үсемлек мае, натрий бензоаты яки башка өстәмәләр булу – сыйфатсыз продуктның ачык билгесе. Шулай ук җитештерүче турында мәгълүматны тикшерегез. Россиядә легаль уылдык аквакультура хуҗалыкларында гына җитештерелә, чөнки кыргый мәрсин балыкларын тоту тыелган.

Кара уылдыкны кайда һәм нинди төр савытта сатып алырга?

Бу деликатесны бары тик ышанычлы, зур кибетләрдә генә сатып алу киңәш ителә – анда, сораган очракта, декларация һәм рөхсәт документларын күрсәтә алалар. Шәхси кешеләрдән «кулдан» сатып алудан сакланыгыз – бу 100 процент диярлек браконьерлык продукциясе.

Пыяла банкалардагы уылдыкка өстенлек бирегез, чөнки аның тышкы кыяфәтен шунда ук бәяләргә мөмкин. Әгәр калай банкада алсагыз, аны селкетеп карагыз: эчендә тавышы ишетелсә яки артык сыеклык сизелсә – бу начар билге, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар