Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган хәмер өчен хөкем бар

Россия Дәүләт Думасы этил спиртын һәм составында спирт булган продукцияне законсыз юл белән таратучыларга җәзаны арттыру буенча яңа закон проекты кабул итте. Шулай ук ялган акцизлар кулланучылар өчен дә җинаять җаваплылыгы каралачак.

news_top_970_100
Ялган хәмер өчен хөкем бар

Хәзер андыйларны 12 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Хәзергә лицензиясез алкоголь продукциясе сатучыларга 300 мең сумга кадәр яисә җаваплылыкка тартылучының 2 еллык кереме күләмендә штраф каралган. Моңа тагын 480 сәгатьлек мәҗбүри эшләр яисә 6 айга кадәр иректән мәхрүм ителү өстәлә. 

Җинаять Кодексында үзгәрешләр көтелә

Яңа закон проекты РФ Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Аның нигезендә, күп күләмдә лицензиясез алкоголь җитештергән, сатып алган, саклаган, ваклап саткан, каядыр алып барган очракта, 2-3 миллион сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Җәзаның икенче төре — җинаять кылучының 1-3 еллык хезмәт хакы күләмендә штраф белән билгеләнергә мөмкин. Шулай ук, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм җәзага тартылучыны билгеле бер вазыйфаларга эшкә алмау каралган.

Мондый җинаятьләр бер төркем кешеләр тарафыннан кылынса,ул очракта штраф күләме 3-4 миллион сумга кадәр җитә. Мәҗбүри эшләр вакыты да 5 елга кадәр булырга мөмкин.

Җинаять Кодексында тагын бер яңа матдә дә өстәләчәк. Ул “Составында алкоголь яисә спирт булган азык-төлек продукциясен ваклап законсыз рәвештә сату" дип атала һәм аны бозган очракта җәзага тартылучыга 50-80 мең сум күләмендә штраф түләтергә мөмкинннәр. Яисә җаваплылыкка тартылучының 3-6 айлык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф “сугылачак”.

Марка гына димәгез!

Тәмәке, аракы акцизларыннан дәүләт бюджетына күпме акча кергәнен сөйләп тору урынсыздыр.

Яңа закон проектында да тәмәке һәм аракы өчен законсыз юл белән ясалган акциз маркалары белән “тотылганнарга” 300-500 мең күләмендә  штраф салу каралган. Яисә, ирекләреннән 8 елга мәхрүм итеп, 700 мең яисә 1 миллион  сум түләтүләре дә ихтимал.

Билгеле инде, җәзаның нинди булуы дәүләткә китерелгән зыянга бәйле. Мисалга, җинаять кылучы штраф белән генә котылмыйча, 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе дә бар.

"Мин хуплыйм!"

Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов фикеренчә, законсыз рәвештә алкоголь продукциясен тарату белән шөгыльләнүчеләргә карата мондый чаралар күрү бик урынлы.

- Легаль булмаган спиртлы эңчемлекләр сату кимерме-юкмы, анысын әйтә алмыйм, әмма Дума депутатларының мондый чаралар күреп, җинаять кылучыларга җәзаны кырыслатуларын хуплыйм, - диде депутат “Интертат” электрон газетасына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100