Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган бәхеткә алданып...

news_top_970_100

Диләфрүз ире белән аралары суынганын күптән сизде. Бер-берсеннән ерагайдылар, инде ярты ел чамасы, бәхетле гаилә булып кыланып, күршеләр сыман яшиләр. «Изге күңелле» күршеләренең дә Фәритне берничә тапкыр Ландышның ихатасында күрүен әйткәне булды. Хәер, Фәрит үзе дә моны инкарь итмәде, янәсе, Ландыш ялгыз хатын-кыз, хуҗалыкта ярдәм итүен сораган, ә артык акча кесәне тишми. Диләфрүз башыннан күңелсез уйларны куарга тырышты. Ландыш 1 ел элек аларның авылына шәһәрдән күченеп кайтты. 2 баласы бар, Фәритттән 10 яшькә олырак та. Нишләптер, Диләфрүз аны Ландышка хатын-кыз буларак күз төшерер, дип уйламады да.

Авылда колхоз таралгач, Фәрит анда-монда акча эшләп йөрде, бер генә урында төпләнеп эшләмәде. Аның кулы алтын, эшләмәгән эше юк. Авылда вак-төяк хуҗалык эше бетеп тормый, кемгәдер капка-койма тотарга, түбә ябарга кирәк.

Диләфрүз ире белән араларын җылытырга тырышып карады. Яңа күлмәк алды, шуны киеп, ире янында бөтерелде, тик Фәрит кенә берни күрми, исе дә китми. Төннәрен дә ирен кочаклый-үбә башласа, Фәрит мыгырдана башлый.

«Мин арыдым, әйдә йоклыйк әле», – дип, икенче якка борылып ята.

Ярар, Диләфрүздән читләшсен дә, ди, ир белән хатын арасында була торган хәл. Тик ул бит соңгы вакытта балаларыннан да читләште, аларны да күрмәмешкә салыша. Балалар әле «балыкка барыйк», әле «су коенырга төшик» дип сорый, ә Фәритнең җавабы бер генә:

«Башны катырып йөрмәгез әле, эшем күп!» – ди.

Ә беркөнне Фәрит әйберләрен җыйды.

«Мин сине башка яратмыйм, Диләфрүз. Мин китәм...» – диде.

«Син шаярасыңмы? Ничек инде китәсең? Кая? Ә балалар, ә мин?..» – диде Диләфрүз, аптырап.

Фәрит бернәрсә дип тә җавап бирмәде, хәер, аның бу сорауларга җавабы да юк иде. Әйберләре тутырылган сумкасын алды да ишеккә таба атлады, тик Диләфрүз аның юлына аркылы төште.

«Җибәрмим! Фәрит, әйдә сөйләшик әле?» – диде ул, ялынып.

Фәрит диванга килеп утырды.

«Әйдә сөйләшик соң. Аңла, мин сине башка яратмыйм. Һәм ни... Шушы еллар буена мин чит кеше балаларын тәрбиялим бугай, дип шикләнә башладым...» – диде Фәрит.

Диләфрүзнең башына күсәк белән ордылармыни! Теләсә нәрсә ишетергә әзер иде, тик мондый сүзләрне генә түгел.

«Нәрсә сөйлисең син, Фәрит?! Алар безнең балалар – синеке һәм минеке!» – диде Диләфрүз, чын-чынлап үртәлеп.

«Мин дә башта шулай уйлый идем. Әмма хәзер аларга карыйм да, бөтенләй үземне күрмим, якын түгел алар миңа», – диде ире.

«Син үз акылыңдамы соң?! Кем әйтте сиңа мондый тиле сүзләрне?» – диде Диләфрүз.

Фәрит диваннан торды да ишек янында басып торган хатынын этте һәм өйдән чыгып китте. Диләфрүз аның артыннан карап калды, әрнүдән йөрәге кысылды. Кая барыр икән Фәрит? Ландыш теге якта яши. Аның янына барыр микәнни соң?

Фәрит Ландыш янына китте. Күрше хатыннары да бер-бер артлы Диләфрүз янына керде.

«Ул Ландыш Фәритне сихерләгәндер, бозым салгандыр...» – диделәр.

Диләфрүз сихер-бозым ише нәрсәгә ышанмады, тик ничарадан бичара дигәндәй, атна ахырында ук күрше районда яшәүче багучы карчыкка китте. Тегесе озаклап кына Фәритнең фотосын карады.

«Бернинди дә бозым, сихер юк иреңдә. Ул үз теләге белән киткән», – диде багучы.

«Ничек инде үз теләге белән? Ул миңа, сине башка яратмыйм, диде. Балаларыбыз да кирәкми аңа хәзер. Мин аларга нәрсә әйтим, әтиләренең нигә киткәнен ничек аңлатырга да белмим бит. Нишләп ул хәзер Ландышның балалары белән балыкка йөри, ә безнең өйне урап уза соң?» – диде Диләфрүз, җан ачысы белән.

«Ул балаларны үзенеке түгел дип уйлыймы?» – дип сорады багучы.

«Уйлый шул. Тик миңа үз гомеремдә башка ир-атларның бармак очы белән дә тигәне юк бит. Фәриттән башка беркемем дә булмады», – диде Диләфрүз, еламсырап.

«Теге хатын башын бутаган аның, шуңа шулай дип уйлый. Тик монысы инде – сихер-михер түгел, ә күбрәк психология дияр идем. Ә сине чынлап та яратмый ул», – диде.

Диләфрүз буш кул белән кайтты. Фәритнең өйдән чыгып киткәненә дә 2 атна булды.

Фәритнең үзен ташлавын, башка хатынга алмаштыруын аңлау авыр булды аңа. Диләфрүзнең аны ничек яратканын, балаларының аны өзелеп сагынганын күрми микәнни соң ул? Диләфрүз күрше хатыннарының котыртуына биреште һәм Ландыш янына барды. Ул бу вакытта Фәритнең өйдә түгеллеген белә. Диләфрүз дорфа, кеше белән талашып, кычкырышып йөри торган кеше түгел, тик ирен тартып алган хатын янына килгәч, үзен тыеп кала алмады. Бусагадан узуга Ландышка йодрыклары белән ташланды, әллә нинди пычрак, ямьсез сүзләр әйтеп бетерде. Тик Ландышта Диләфрүзгә генә каршы торырлык көч-куәт бар иде. Диләфрүзнең җилпенгән кулларын эләктереп кенә алды.

«Минем өйдә ике аягыңның берсе дә булмасын! Тагын бер күрим генә, өстеңнән участковыйга гариза язам!» – дип кычкырды Ландыш.

Диләфрүз өенә кайтып китте, кайнар яшьләре яңакларын яндырып акты. Монда килеп нәрсәгә иреште инде ул? Үзенең көчсезлеген, мескенлеген генә күрсәттеме? Күршеләре алдында адәм хуры булдымы?

Әмма һәр көн йөрәген яндырган әрнү белән чагыштырганда, болары пүчтәк кенә иде шул. Ул көн саен Фәриткә шалтыратты, «кайт!» дип ялынды, ялварды. Тик тегесе Диләфрүзне «кара исемлеккә» куйды.

Диләфрүз бер үзенең хезмәт хакына гына 3 баласын карый алмаячагын бик яхшы аңлады, ә Фәрит аларга тамчы да ярдәм итми, булышу түгел, аларны бар дип тә белми. Шуңа күрә Диләфрүз, алимент түләттерергә теләп, Фәритне судка бирде. Тик судта Фәрит «балалар минеке түгел, Диләфрүз аларны башка кешедән тапты» дип әйтте. Диләфрүз иренең ни өчен болай әйтүен аңлый алмый тилмерде, аның бит тугрылыгына шикләнергә бервакытта да сәбәп биргәне булмады. Тик Фәрит үзенең сүзләрен түгел, ә Ландыш башына тукып керткән сүзләрне сөйли иде...

Ә Ландыш тантана итте, үҗәт хатын үз дигәненә иреште. Янәшәсендә – кулы эш белгән, эчми торган ир. Фәрит аның балалары белән дә уртак телне тиз тапты. Ни дисәң дә, малайларга ир-ат тәрбиясе кирәк. Күрше-тирә чыш-пыш килде, Фәритнең болай эшләвен гаепләделәр, әмма Фәритнең дә, Ландышның да монда эше юк иде. Алар бу сүзләрне ишетсә дә – ишетмәде, кырын карашларны күрсә дә – күрмәде. Яшь гашыйклар кебек җитәкләшеп, култыклашып, авыл буйлап йөрделәр.

Ә Диләфрүз кайгысыннан акылдан язар дәрәҗәгә җитте. Хәтта башына гөнаһлы уйлар да керә башлады. Берсендә әнисе кунакка килде, кызына акча бирде.

«Кызым, шәһәргә барып, җилләнеп кайт бераз. Яңа күлмәк, туфли ал, чәчләреңне кистер, ясат», – диде.

Диләфрүз моңа кул гына селтәде, әмма әнисе үз сүзендә нык торды.

«Хәзер бернишләп тә булмый. Тормышта төрле хәлләр була. Җибәр кияүне, үзе теләгәнчә яшәсен», – дип кыстады Диләфрүзне.

...Суд Фәриткә 3 баласына алимент түләтү карары чыгарды. Диләфрүз үҗәтләнде, ДНК-экспертиза уздырды һәм 3 баласының да әтисе Фәрит булуын раслады. Ләкин Фәрит акка кара белән язылган нәтиҗәләргә ышанудан да баш тартты.

«Ул балаларның берсе дә миңа охшамаган бит. Ничек шулай була алсын?» – дип акланды.

Диләфрүз үзенең хаклы булуын раслады, күңеле тантана итте, тик сер бирмәде, сиздермәде. Ә суд карарын ишеткәч, Фәритнең балтасы суга төшкәндәй булды.

Берникадәр вакыттан Диләфрүзнең хәле җиңеләйде, хәтта бу хәлне шулай тиештер дип, үзеннән «җибәрергә» дә тырышты. Фәрит балаларга алимент түләде, тик суд билгеләгән сумманы түгел, ә шактый аз түләде. Балалар белән аралашмады. Бар бәласендә Диләфрүзне гаепләде.

«Синең аркада акчасыз яшим!» – дип очрашкан саен агуын чәчте.

Ә Фәрит белән аерылышып 1 ел узгач, Диләфрүз бер ир-ат белән очраша башлады. Рәдиф күрше авылда яши иде, тик Диләфрүздән 20 яшькә зуррак. 5 ел элек тол калган. Рәдиф белән Диләфрүз автобуста танышты. Диләфрүз төпчек баласы белән шәһәргә хастаханәгә, ә Рәдиф ниндидер эшләре буенча бара иде.

Диләфрүзне шундук ошатты ул. Телефон номерын сорады, ә берничә көннән шалтыратты һәм кунакка килергә сорады. Диләфрүз яңа мөнәсәбәтләргә әзер түгел иде, өстәвенә, Рәдиф аннан ничә яшькә олырак бит!

Рәдиф үз машинасында килде. Балаларга торт, карбыз алып килгән, ишегалдында шашлык кыздырып алырга тәкъдим итте. Диләфрүз балаларының болай бәхеттән балкып йөргән вакытларын оныткан да иде инде. Диләфрүз табын корган арада, Рәдиф ничектер үзен хуҗаларча тотып, ихатаны карап чыкты.

«Диләфрүз, әгәр мин тагын килеп, сиңа ярдәм итсәм, каршы булмыйсыңмы? Монда эш җитәрлек күренә...» – диде Рәдиф, елмаеп.

Диләфрүз нәрсә дияргә дә белмичә, иңнәрен сикертеп куйды.

Шуннан бирле Рәдиф аның йортында еш кунак булды. Балалар да аңа ияләнде, Диләфрүзнең дә әкренләп күңеле эри башлады. Рәдиф инде аңа баштагы кебек карт тоелмый иде. Хатын аңа үз башыннан кичкәннәрне сөйләде.

Берничә айдан соң Рәдиф аңа үзе янына күченеп килергә тәкъдим итте. Рәдифнең авылда эше бар, өе дә Диләфрүзнекенә караганда зуррак. Улы үскән, шәһәрдә яши икән. Улы аларның бергә яшәвенә каршы булмаячак дип ышандырды. Тик иң төпле дәлиле башка иде: узган тормышын хәтерләтеп торган җирдә Диләфрүз яңа тормыш башлый алмаячак. Һәм бу чынлап та шулай.

Ләкин Диләфрүзнең тормышында Рәдифнең барлыкка килүе булды, Фәрит пәйда булды. Янәсе, ул Диләфрүз янына түгел, ә балалары янына килгән икән. Әмма соңыннан балалар әниләренә серне тиште.

«Әниегез янына инде ир килеп йөри ул?» – дип төпченгән икән Фәрит.

Балалы өйдә бур булмас, ди, алар әниләренең башка авылга – Рәдиф абыйлары янына күченергә теләвен әйткән.

Өйгә кайткан Диләфрүзне Фәрит көтә иде. Ул тавыш чыгарды.

«Син акылыңнан яздыңмы әллә ? Нинди бабай белән чуаласың?!» – дип кычкырды.

«Синең эш түгел ул! Син үз балаларыңнан баш тарттың, тузга язмаган гайбәтләргә ышанып, үз хатыныңны «башка ирдән бала тапкан» дип йөрдең. Бар, олак Ландышың янына һәм теләсәң ничек яшә!» – дип Фәритне куып чыгарды Диләфрүз.

Фәрит ишекне дөбердәтеп ябып чыгып китте. Диләфрүз ире артыннан карап калды һәм аңа карата тамчы да җылы хисләре булмавын аңлады. Ул Рәдифкә шалтыратты һәм аның янына күченергә риза булуын әйтте. Үз өен сатмады Диләфрүз, авылдагы бер яшь гаиләгә яшәргә биреп торды.

Китәр алдыннан Диләфрүз янына кабат Фәрит килде. «Ялгыштым, гафу ит», – диде.

«Син һәм балалар миңа кирәк. Ул гайбәтләргә ничек ышанганымны үзем дә аңламадым. Тагын бер шанс бир миңа, Диләфрүз, бәхетебезне тагын бер сынап карыйк...» – дип ялынды.

Диләфрүз, әйберләрен җыя-җыя, Фәриткә карап торды.

«Фәрит, мин инде бәхетле һәм сиңа да шуны ук телим! Син минем йөрәгемне яраларың, сагышка салдың, нахак гаеп яктың, хәтта яшисем килмәгән вакытлар да булды, тик мин сине кичерәм. Син ялган бәхеткә алдынып, безне ташладың. Бу тормышта юлларыбыз аерым безнең, күрәсең…» – диде Диләфрүз.

Диләфрүз Рәдиф янына күченеп килде. Рәдиф аны кулына гына күтәреп йөртте, өрмәгән җиргә дә утыртмады. Яшь аермасына да карамастан, бик аңлашып, рәхәт яшиләр. Балалар аңа «Рәдиф абый» дип эндәшә, ә Рәдиф «әти» дип әйтергә кыстамый.

«Балалар, сезнең үз әтиегез бар, ул сезне ярата. Тик әлегә аның сезнең янга килергә вакыты юк. Ләкин ул, һичшиксез, вакыт табар һәм иртәме-соңмы барыбер килер», – дип юата.

Фәрит һаман Ландыш белән яши, аның балаларын тәрбияли, тик еш «салгалый» башлаган. Күрәсең, бәхетен югалтуын хәзер генә аңлагандыр...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100