Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган аракы эчеп үлгән ир белән хатынның биш баласы ятим калган

Оренбург өлкәсендә ялган аракыдан агуланып үлүчеләр ике дистәгә якынлаша

news_top_970_100
Ялган аракы эчеп үлгән ир белән хатынның биш баласы ятим калган
orenday.ru

Оренбурга өлкәсендә ялган аракы эчеп ун кеше үлгән дип хәбәр иткән идек. Өлкә тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, үлүчеләр саны 18 гә җиткән. 33 кеше агуланган. 15 кеше хастаханәдә ята. Аларның икесе бик авыр хәлдә — ИВЛ аппаратына тоташтырылганнар.

Өлкәнең сәламәтлек саклау министры Татьяна Савинова әйтүенчә, агуланып үлүчеләрнең канында метил спирты табылган. Гадәти аракыда этил спирты булса, метил спирты — «техник спирт» дип атала һәм ул кеше организмы өчен куркыныч. Агуланып үлүчеләрнең кайберләренең мәетләрендә метил спиртының биш кешене үтерерлек дәрәҗәдә микъдары ачыкланган. Үлүчеләр 36 — 72 яшь арасында.

Ялган аракы сатучылар кулга алынган. Алар — 29 яшьлек Орск кешесе, аракына саткан 60 яшьлек пенсионер һәм 47 яшьлек хатын тотылган.

Орскида яшәгән 29 яшьлек ир ялган аракы ясап яткан дип уйлыйлар. Аның складында 1279 шешә суррогат аракы табылган. Шулай ук 3 меңнән артык буш шешә дә тапканнар.

Домбаровский районындагы Кызыл Чабан авылында бүген тугыз кешене җирләгәннәр. Бу авылда 600 кеше яши.

Авыл башлыгы әйтүенчә, агуланучыларның күбесе — эчкечеләр. Алар арасында 70 яшьлек әби белән бабай да, 40 яшьлек ир һәм аның 65 яшьлек әтисе дә бар.

Барысына да җирләргә ярдәм итәрбез, — дигән авыл башлыгы Мурат Суенбаев orenday.ru сайтына.

Аракыны алар авыл эшмәкәре кибетендә сатып алганнар. Ә бу эшмәкәр аракына нәкъ менә шушы складтан алган.

Акжарда (казах авылы) 300 кеше яши. Анда барлыгы 6 кеше үлгән. Алар исәбендә — авылга кабель кертер өчен читтән килгән ир дә бар. Бер пенсионер һәм бер ир дә үлгән. Алар аракыны «идән астыннан» сатып алган булган.

Әмма иң йөрәкне өшеткәне — Акжарда ирле-хатынлы Мурат белән Айсылу да ялган аракы эчеп үлгән. Муратка 41, хатынына 39 яшь булган. Аларның 1 яшьтән 10 яшькә кадәрле биш балалары ятим калган. Бу гаилә авыр хәлдә булса да, уңай дип саналган, ир дә, хатын да эчеп йөри торган кешеләр саналмаган. Алар балалары күз каршында үлгәннәр.

«Гадәти гаилә, эчеп йөри торган кешеләр түгел, балалары каралган. Өендә аракы сатып яткан хатынны ачыкладык, кулга алдык», — дип сөйләгән авыл җирлегендә эшләүче Татьяна Бирюкова.

Гаилә яңа гына өйләрендә ремонтны төгәлләгән булган. Яңа обойлар сылаганнар, мебель сатып алганнар, Аннары ремонт беткәнне бәйрәм иткәкче булганнар. Әмма метил спиртының аз гына күләме дә кешене үтерергә мөмкин…

«Идән астыннан» аракы саткан 57 яшьлек хатын — пенсионерка. Аның ире авылда тракторчы булып эшли. Аракына хатыны сатса да, гаепне үз өстенә тракторчы ире алган. Шуңа күрә кулга алынган хатынын җибәреп, ирен кулга алганнар.

Бу гаилә аракының бер шешәсен 130 сумга саткан. «Элек беркем дә зарланмаган иде», — дигән алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100