news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялган аракы белән агулану билгеләре нинди?

Иң куркынычы - суррогат аракы эчеп кеше үләргә яки гомерлеккә сукыраерга мөмкин.

news_top
Ялган аракы белән агулану билгеләре нинди?
https://pixabay.com

Суррогат алкоголь эчү кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен бик куркыныч. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

Суррогат алкоголь күп төрле була. Күпчелек очракта кешеләр метил һәм изопрорил спирты, этиленгликоль белән агулана.

«Метил спирты организмда леталь синтез ясый, ул организмны критик дәрәҗәгә кадәр оксидлаштыра, сукырайта. Кызганычка каршы, вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, аны дәвалап булмый», — ди табиб.

Метанол кискен бөер җитешсезлеге барлыкка китерә, ул хроник стадиягә күчә. Иң куркыныч нәтиҗә — үлем.

Этиленгликоль белән агуланганда да сукыраю куркынычы яный. Табиб вакытында ярдәм күрсәтсә, бу төзәлә торган сукыраю.

Алия Насыйбуллина сүзләренчә, алкоголь куллангач, беренче алты сәгатьтә табибка мөрәҗәгать итү яхшы була. Күңел болгану, косу, эч авырту, сулыш кысылу, бит кызару куркуга салырга тиеш. Бу — суррогат белән агулану билгеләре, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар