Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ялган ананас" салаты

"Ялган ананас" салаты туклыклы булуы белән аерылып тора. Салат ананас формасында ясала, моның өчен озынчарак савыт кирәк.

news_top_970_100
"Ялган ананас" салаты
Салат өчен: пешкән бәрәңге, сыер яки тавык ите (сыер теле), караҗимеш, каты пешкән йомырка, сыр, майонез.

Салатны бизәү өчен: маринадланган кыяр, маринадланган шампиньон гөмбәсе яки әстерхан чикләвеге, яшел суган кыягы.


1нче кат: угычтан уылган бәрәңге, савытның бер почмагына яшел кыяклар куярга.

2нче кат: шакмаклап туралган ит яки саламлап туралган сыер теле, майонез.

3нче кат: вак итеп туралган караҗимеш.

4нче кат: эре угычтан уылган йомырка.

5нче кат: эре угычтан уылган сыр, майонез.

Шул ук тәртиптә катларны тагын бер тапкыр кабатларга. Соңгы кат итеп майонез өстенә әстерхан чикләвеге яки ананас кабыгы рәвешендә нечкә итеп түгәрәкләр туралган маринадланган кыяр (гөмбә) тезәргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100