Алтай краенда яшәүче хатын 14 яшьлек кызы авырга узгач, яңа туган баланы кешегә бирергә күндерә. Әлеге факт ялган ана булу турында эшне тикшерү вакытында ачыла. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Тикшерүчеләр хатын-кызларга ярдәм үзәгенең элеккеге җитәкчесе Наталья П.га карата эшне өйрәнгәндә, «ялган бала тудыру» фактын билгели. Наталья П. һәм аңа ярдәм итүче хатын чит кеше балаларын үзләренке итеп теркәгән.
«МК»га билгеле булганча, Натальяга Алтай краенда яшәүче хатын мөрәҗәгать итә. 2022 елның декабрендә Алтай хатынының 14 яшьлек кызы балага уза. Әни кеше куркуга кала һәм баласын Мәскәүгә аборт ясатырга алып китә. Ләкин йөклелек срогы зур, аборт ясарга да соң була.
Башта алар сабыйны бала тудыру йортында калдырмакчы була. Аннары Наталья П. белән танышалар, һәм баланы аңа бирергә килешәләр. 1 майда үсмер кыз бала тудыра һәм берничә көннән баланы заказчыга бирә.
Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.