Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялган акчаларны чыныннан ничек аерырга?

Ялган купюраларны чыныннан ничек аерырга? Кулыгызга ялган акча эләксә, нәрсә эшләргә һәм ялган акча ясаучылар корбаны булудан ничек сакланырга? Бу һәм башкалар турында “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе экспертлары сөйләде. 

news_top_970_100
Ялган акчаларны чыныннан ничек аерырга?

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе мәгълүматлары буенча, 2018 елда Татарстанда 222 мәртәбә ялган акча купюраларын кулланганнар.

Алынган ялган акчаларның күбесе биш меңлек банкноталар булган.

“2019 елның өч аенда республика территориясендә төрле бәядәге ялган акча купюраларын куллану буенча 50 җинаять теркәлгән. Шуны да әйтергә кирәк, 2018 елның декабреннән ялган ике меңлек акчалар да әйләнешкә керде”, - дип сөйләде идарәнең оператив хезмәткәре.

Вакыты-вакыты белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре ялган акча ясаучыларның эзенә төшә һәм аларны җинаять җаваплылыгына тарта. Мондый җинаятьләрне кылганда шаһитләр булмый диярлек. Шуңа күрә теләсә нинди сәбәп тә мондый җинаятьне ачуда үз ролен уйнарга мөмкин, диде оперативник.

Полиция хезмәткәрләре Татарстан халкын кибеттә һәм шәхси белдерүләр сайтында товар сатканда да, сатып алганда да аеруча игътибарлы булырга өнди.

“Әгәр ясалма акчага юлыгасыз икән, аны һич тә сатып алучыга кире бирергә ярамый. Сигнализация төймәсенә басыгыз яки полиция чакыртыгыз. Хокук сакчылары килгәнче ничек тә вакытны сузарга тырышыгыз”, - дип киңәш итә оперативник.

Җинаятьчеләрнең бармак эзләрен саклап калу өчен купюраны конвертка салыгыз. Шулай да ялган акча кулланучы качып китә икән, аның кайсы якка киткәнен карагыз, машинасының номерын һәм маркасын исегездә калдырыгыз.

“Без сатучыларга 5000 һәм 2000 сум номиналлы купюраларны кабул итү журналын ачарга киңәш итәбез. Анда банкнотаның сериясе һәм номеры, кабул итү көне, вакыты һәм сатып алучының җенесе язылырга тиеш. Бу чаралар оешмага да, гражданинга да материаль зыян килмәсен өчен ярдәм итә”, - дип сөйләде оператив хезмәткәр.

Еш кына ялган акчаларны белдерүләр сайтыннан цифрлы техника сатып алганда кулланырга тырышалар.

“Гадәттә мошенниклар сатучы белән очрашуны караңгы вакытка яки начар яктыртыла торган җирләргә билгели. Бу очракта полиция хезмәткәрләре сатып алучы белән якындагы полиция бүлегенә яки банкка барып купюраларны тикшерергә киңәш итә”, - дип сөйләде оперативник.

2017 елда полиция хезмәткәрләре ялган акчаларны әйләнешкә кертү өчен якын чит илдән махсус килгән ике ир-атны тоткарлаган.

“Интернет аркылы алар телефон сатучыларны эзләгән һәм алар белән караңгы вакытка очрашу билгеләгән. Җинаятьчеләр якынча 100 меңгә ике iPhone сатып алырга өлгергән. Оператив чаралар ярдәмендә алар күрше республикада кулга алынды”. – дип мисал китерде полиция хезмәткәре.

Шулай да ялган акча ясаучылар корбаны булгансыз икән, җинаятьчеләрнең банкноталарда калган бармак эзләрен сакларга тырышыгыз һәм кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез.

Сүз уңаеннан, ялган акчалар һәм ялган кыйммәтле кәгазьләр ясаган, аларны кулланган өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Ялган акчаны ничек ачыкларга

Эксперт сүзләренчә, Россия банкноталары югары дәрәҗәдәге саклануга ия. Алар дөньяда иң яхшы саклана торган акчалар булып исәпләнә. Шуңа да карамастан, ялган акчалар барыбер очрый. Шуңа күрә, купюралар алганда игътибарлы булырга кирәк, дип сөйләде Татарстан Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенең өлкән эксперты Ксения Әхмәтгәрәева.

“1997 елгы биш меңлек акчаларны ясыйлар. Шулай ук 2010 елда чыккан акчаларның да ялган модификациясе очрый. Һәм узган ел азагыннан яңа ике меңлек ясалма акчалар пәйда булды. Ялган чит валютасы банкноталары да әйләнештән алынды, әмма сумнар әйләнешенә караганда аларның күләме бик аз”, - диде Ксения Әхмәтгәрәева.

Гомуми билгеләре

Ялган купюралар катламнарга аерылырга мөмкин, бөкләнгән урыннарында буявы коела. Ә банкнотаны юешләсәң рәсеме “агып” китә. Кагыйдә буларак, ялган акчаларның буявы начар сыйфатлы була.

Купюраның кырыендагы көмеш төсле саклагыч полоса, кәгазь белән бербөтен булырга, катламнарга аерылмаска тиеш. Яктылык шәүләсендә ул купюрада тоташ буй булып сузыла.

Су билгеләре бары тик яктылык шәүләсендә генә күренергә тиеш.

Ялган акчага ультрафиолет яки инфракызыл нурлар аша караганда рәсемнәрнең бер өлеше юкка чыга. Чын купюра тулысынча яктыртылачак һәм андагы бөтен элементлар да аерым-ачык күренәчәк.

1997 һәм 2010 елгы биш меңлек купюралар

  • Әйләндергәндә Хабаровск гербы куе алсу төсен яшелгә үзгәртергә тиеш. Ялган акчада бары тик төсмере генә үзгәрә.
  • Авыштырганда төрле төстәге полосалар барлыкка килергә тиеш.
  • Җентекләп караганда, Муравьев-Амурский һәйкәле рәсеме янында бик вак ясалган флора һәм фауна рәсемен күрергә була. Аның астында “биш мең сум” диелгән микротекст язылган булачак.
  • Авыштырганда лентада “РР” – "Россия сумнары" (российские рубли) аббервиатурасы барлыкка килә. Хәрефләр шактый начар күренә, шуңа күрә аларны күрү өчен бик текәлеп, җентекләп карарга кирәк.
  • Греб янәшәсендә микроперфорация күренергә тиеш. Акчаның икенче ягында ул шома була.
  • “Ут яктысында караганда, тишемнәр тәртип белән урнашкан булырга, горизонталь һәм вертикаль линияләр хасил итәргә тиеш. Хәзер арткы ягында чыгынтылары булмаган, тик тишемнәренең зурлыгы аерылып торган ялган акчалар барлыкка килде”, - дип аңлатты Ксения Әхмәтгәрәева.
  • Купюраны авыштырып караганда, номинал атамасы астында төрле төстәге шәүлә күренә. Мошенниклар моңа имитация ясый алмаган әле.
  • Яктылыкта су билгесе – Муравьев-Амурский сурәтен, ә аның янында “5000” дигән ачык төстәге язу күрергә мөмкин.
  • 2010 елгы купюрада лентада микротекст күренә. Шулай ук бу банкноталарда начар күрүчеләр өчен дә тамга бар.

2017 елгы ике меңлек

“Хәзер бу ялган купюра югары сыйфат белән аерылып тормый. Алар әйләнешкә узган ал азагында керде”, - дип сөйли эксперт.

  • Бу купюрада саклагыч ялтыравык линия ут яктысында караганда тоташ булырга тиеш. Ә ялган акчада линия өзек-өзек була.
  • Әлеге купюраларда УФ һәм ИК саклагычы юк.
  • Кояш рәсеменә игътибар итегез – авыштырганда аның тирәсендә боҗра хасил була һәм төрле якларга хәрәкәтләнә.
  • Шулай ук 2010 елгы биш меңлек банкнотада авыштырган вакытта саклагыч җебендә төрле төстәге ялтыравык барлыкка килә.
  • Әйләндергәндә саннар күчә, аларда төрле төстәге ялтыравык күренә.
  • Яктыда күпер рәвешендәге су билгесе һәм “2000” язуы күренә.
1997 һәм 2010 елгы бер мең сум
  • Авыштырган вакытта чын купюрада төрле төстәге полосалар барлыкка килә.
  • Яктыда Ярослав Мудрый сурәте һәм ачык өстәге “1000” язуы күренә.
  • Купюраны авыштырганда Ярославль шәһәре гербында күчә торган ялтыравык полоса күренә.
  • “Россия банкы билеты” диелгән кабарынкы язу.
  • Начар күрүче кешеләр өчен тамга.
  • Купюраның өске өлешендә “Ярославль” дигән вак язу.
  • “Бер мең сум” дигән вак язу.
  • Герб сурәте куе алсу төсен яшелгә үзгәртергә тиеш.
  • Купюрадагы өзек линия рәвешендәге ялтыравык полоса, яктылыкта тоташ булып күренергә тиеш.
  • Яктылык шәүләсенә дә карарга кирәк:
  • Авыштырганда купюрада төрле почмакларда “РР” хәрефләре барлыкка килә.
  • Капшап караганда микроперфорацияләр кытыршы булырга, ә тишемнәре тәртип белән урнашырга, горизонталь һәм вертикаль линияләр хасил итәргә тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100