news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялга китми, акча сорамый: ясалма фәһем кемнәрне эшсез калдырачак

news_top
Ялга китми, акча сорамый: ясалма фәһем кемнәрне эшсез калдырачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кассирларны, хисапчыларны, юристларны, программистларны, түрәләрне һәм хәтта табибларны да киләчәктә ясалма фәһем алмаштырырга мөмкин. Инде бүген үк ясалма фәһем машина йөртә, рәсемнәр ясый, диагнозлар куя, кеше белән телефоннан аралаша. Өстәвенә, аңа хезмәт хакы да, ял да кирәкми. Ә алга таба нәрсә булачак? Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы журналисты төрле һөнәр ияләреннән сораштыру уздырган.

Ул акыллы, әмма без акыллырак

Казанда яшәүче IT хезмәткәр Александр Ковригин көн саен нейрочелтәрләр белән эшли һәм аларда үзе өчен куркыныч күрми.

«Ясалма фәһем – минем өчен күзгә күренми торган ниндидер җанвар түгел, ә тулаем аңлаешлы нәрсә. Мин аны үземә тиңдәш хезмәттәш итеп түгел, ә бер дигән стажер кебек кабул итәм. Ул көндәлек мәшәкатьләрне бик яхшы башкара: шаблон кодлар яза, хаталарны эзли, типик чишелешләр эзли. Бу – теләсә кайсы компаниянең җитештерүчәнлеген бермә-бер арттыра. Әмма яңабаштан ниндидер өр-яңа, катлаулы, уку өчен әзер база булмаганда ясалма фәһем көчсез. Аның интуициясе юк, анда «нигә», «ни өчен?» дигән аңлау юк. Ул инде күргән нәрсәләреннән арифметик урталык гына чыгара, бары шул», – дип аңлата белгеч.

Александр фикеренчә, аның эшчәнлек өлкәсендә ясалма фәһем түбән рангтагы белгечләрнең эшен тартып алырга мөмкин. Мәсәлән, junior-разработчиклар (эшли башлаучы программистлар), программа тәэминатына тест уздыручылар. Ә беренче класслы айтишникларга борчылыр урын юк.

Интерьер дизайнеры студиясе хуҗасы Әнисә Ардашева да ясалма фәһемне көндәш буларак түгел, ә ярдәмче буларак кабул итә. Аның фикеренчә, ясалма фәһем меңләгән матур рәсем ясап бирергә мөмкин, ә интерьер дизайны ул – матур рәсем генә түгел. Бу – кайвакыт үзе дә нәрсә теләгәнен белмәгән клиентка юл табу.

«Бу – психология, эмпатия, тактиль тойгылар. Алгоритм тукыманы тотып карый һәм аның бу заказчыга туры киләме-юкмы икәнен, клиентның кәефен һәм финанс мөмкинлекләрен тоя аламы?.. Мин ясалма фәһемне яхшы ярдәмче кебек кабул итәм: ул тиз генә эскизлар сызып бирә, төсләр палитрасын сайлый, идеяләрне визуальләштерә ала. Әмма иң ахыргы, күңел җылысы салынган карарны барыбер кеше кабул итә», – дип ышана Әнисә.

Тиеннәргә эшли

Ә менә техник текстлар тәрҗемә итүче Виктор Черемисин ясалма фәһем тарафыннан чын куркыныч белән очрашырга өлгергән инде һәм якын киләчәктә үзе дә, хезмәттәшләре дә яңа эш эзләргә мәҗбүр булачагына әзерләнә.

«Хәзер ChatGPT һәм DeepL кебек нейрочелтәрләр шактый яхшы сыйфатлы техник тәрҗемә ясап бирә. Өстәвенә, алар арымый, бик тиз эшли, һәм бу тәрҗемәләр 3 тиен тора. 5 елдан ясалма фәһем типик тәрҗемәләрне 95 процентка (төрле инструкцияләр, спецификацияләр, җиһазлар паспорты) башкарып чыга алыр дип уйлыйм, ә кешегә бары тик тикшереп чыгарга һәм терминнарны төзәтергә генә калачак. Әле бу – иң яхшы дигән очракта. Типик техник тәрҗемәләр базары үләчәк, бары тик күпкә катлаулырак һәм таррак бурычлар: контентны төрле мәдәниятләргә яраклаштыра, сүзләр уены һәм хисләр мөһим булган маркетинг материаллары тәрҗемә итә, җанлы чыгышлар әзерли белгән кешеләр генә калачак. Миңа бу өлкәдә белгеч буларак, әлбәттә, моны аңлау авыр, әмма мондый ачык нәрсәне инкарь итү дә – ахмаклык», – диде ул.

«Сбербанк»ның call-үзәк хезмәткәре Илья Ставкин да ясалма фәһем аңа бу эштә озак тоткарланырга ирек бирмәс дип уйлый.

«Компанияләргә йөзләгән кешегә еллар буе хезмәт хакы түләгәнче, бер тапкыр кыйммәтле система урнаштырып кую күпкә отышлырак. Ә технологияләрнең акылы арта бара, һәм озакламый ясалма фәһем «балансны белү» яки «картаны ябу» кебек типик сорауларга гына җавап биреп калмыйча, интонацияләрне таный һәм нәкъ кеше белән аралашкан кебек имитация ясый алачак. Ә тере операторлар бары тик иң катлаулы, стандарт булмаган очраклар өчен генә калачак. Шуңа күрә башка эш эзли башларга кирәк инде», – дип авыр сулый ул.

«Ашан» гипермаркеты кассиры Людмила Кабанова сәүдә залларында компьютерларның кешеләрне тулысынча алыштырып бетерәчәгенә шикләнә. Әмма ясалма фәһем барлыкка килүгә үзенең тере хезмәттәшләре кимүен дә әйтә.

«Бездә инде үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассалары күптәннән тора, һәм сатып алучылар аларны актив куллана. Соңгы 2 елда кибеткә хезмәткәрләр алу сизелерлек кимеде. Миңа калса, без әлегә техника кулланырга теләмәгән һәм куллана белмәгән олы буын сатып алучыларга «тотынып» торабыз һәм аларга кеше белән аралашу, кайвакыт хис-кичерешләрен чыгарып алу мөһим. Ә робот моны эшли алмый, дөрес үлчәнмәгән балыкны аңа алып болгый алмыйсың бит», – дип көлә кассир.

Слесарьләргә һәм электрикларга куркыр урын юк

Ясалма фәһем өлкәсендәге белгечләр фикеренчә, аны алга таба үстерү барышында хезмәт базарында корбаннарсыз булмаячак. Беренче булып «һөҗүмгә» эшләре күп мәгълүматлы, шаблон, кабатлана торган операцияләрдән гыйбарәт булган кешеләр эләгәчәк. Мәсәлән, көн саен бер типтагы документларны эшкәртүче хисапчылар һәм операционистлар, копирайтерлар, шаблоннар буенча массакүләм seo-контент ясаучылар, тәрҗемәчеләр.

«Ясалма фәһем бер көндә үк бөтен кешенең эшен тартып алмаячак, әмма кеше өчен һөнәрләрне аяусыз киметәчәк. Элек бер бурычны хәл итү өчен тулы бер бүлек таләп ителгән булса, хәзер исә, «нейрочелтәр + бер белгеч-куратор» җитә. Әмма бервакытта да кеше катнашыннан башка эш бармый торган һөнәрләр бар. Бу – эмпатия, стандарт булмаган фикерләү, физик көч һәм күнекмәләр таләп ителә торган өлкәләр. Мәсәлән, медицина табиблардан башка була алмый, алар өчен ясалма фәһем ярдәмче, әмма көндәш түгел. Әйе, ул снимокны анализлап тайпылышны таба ала, әмма пациентның халәтендәге йөзләгән нюансларны исәпкә алып, ахыргы диагноз чыгара алмый.

Шулай ук педагогларга, «сиделка»ларга, няняларга, психологларга, чәчтарашларга куркыныч янамый. Аларның эше җанлы, ышанычлы аралашуга һәм кеше хисләрен аңлауга корылган. Кулыннан килмәгән эше булмаганнарга – сантехникларга, электрикларга, җыештыручыларга да куркырга кирәкми», – дип аңлатты ясалма фәһем тренеры Михаил Обуховский.

«Һәр кеше үзенә «Минем эшемне алгоритмнар җыелмасы кебек тасвирлап буламы?» – дигән гадел сорау биреп карарга тиеш. Әгәр җавап «әйе» икән, кабат укып, һөнәрне алыштыру өчен иң кулай вакыт. Әмма, гомумән алганда, ясалма фәһемнән куркып ятканчы, аның белән дуслашу җаен эзләргә кирәк. Киләчәктә бөтен нәрсәне белүчеләргә түгел, ә ясалма фәһемгә дөрес бурыч бирүчеләр, аның эшен тикшерә һәм нәтиҗәләрен файдалана белүчеләргә ихтыяҗ зур булачак», – дип сөйләде HR-специалист Алсу Шиһабиева.

Чыганак: «Республика Татарстан» газетасы, Юлия Майорова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар