Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялга киткән Иркәне тәнкыйтьлиләр: «Иркә – Кубада, Артур – окопта»

news_top_970_100
Ялга киткән Иркәне тәнкыйтьлиләр: «Иркә – Кубада, Артур – окопта»
https://vk.com/irke_official

Җырчы Иркә бу көннәрдә олы кызы Айсылу белән Кубада ял итә. Кояшлы Кубадан матур видеолар белән бүлешә. Җырчының «ВКонтакте» сәхифәсендәге матур-матур постларын халык яратып кабул итә. Алар Иркәгә «Татарның йөзек кашы», «Чибәркәй» кебек мактау сүзләре калдыра, хәерле яллар тели.

Ире Артур махсус операциядә вакытта Иркәнең җылы якларда йөрүеннән гаеп эзләүчеләр дә аз түгел.

«Иркә – Кубада, Артур – окопта», – дигән комментарий калдырган Рәзилә атлы бер ханым. Алга таба Рәзилә һәм Иркәне яклаучылар арасында бәхәс купкан.

«Агуыгызны үзегездә тотыгыз», – дип яклап чыккан җырчыны Зөлфия дигән интернет кулланучы.

«Сездә ул агу! Мин ничек бар, шулай әйтәм. Мәгънәсен аңламыйсыз икән, читләп үтегез», – дип ябырылган аңа Рәзилә.

«Мин сезнең белән килешәм. Нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап, матуррак тотарга кирәк үзеңне. Аңлыйм мин аны, ул, имештер, «бирешмим» дип, үзен тота. Мин Иркәгә шуны әйтер идем. Син Артур урынында булып, ул шулай кыланса, нишләр идең? Син бит ир хатыны, кемне кызыктырмакчы буласың?» – дип, Рәзилә белән килешүен белдергән Резеда исемле ханым.

«Ире беләдер ял иткәнен. Юкка эчегез пошмасын! Үзегездән чыгып сөйләмәгез. Ир эзләү өчен диңгезгә бару мәҗбүри түгел. Сай фикер йөртәсез», – дип җавап кайтарган аңа Тәнзилә исемлесе.

«Ире белмидер, димәдем бит! Миңа аның ял иткәне барыбер. Мин видеога карап фикер йөрттем. Күзем күргән белән. Бәлки, үземнән чыгып та бәя биргәнмендер. Нәкъ шашкан хатын кебек утыра, чәче-башы тузгыган, ят җирләр чүттән генә күренмичә калган», – дип сыйфатлаган Резеда Иркәне.

Әлеге әңгәмә хәзер дә дәвам итә, комментарийлар берсе өстенә берсе өстәлә тора. Иркәнең генә аларга исе китми, акланмый, берсенә дә җавап кайтармый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100