Ялга бару өчен иң кайнар сезон кайчан?
Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә
– 15 июльдән алып 15 сентябрьгә кадәр. Безгә иң гади булган Төркияне алсак, 15 июльдән 10 августка кадәр бәяләр әллә ни югары түгел, аерма сизелми диярлек. 10 сентябрьдән бәяләр төшә башлый. Әмма бу анда иң бәрхет сезон санала һәм һава шартлары августтан да кулайрак. Өлкән яшьтәге туристларга Төркиягә ялга бару өчен иң кулай вакыт – сентябрь. Россия курортларында исә иң югары бәяләр августка туры килә. Сентябрьдә һава торышы әле начар түгел, туристлар кими. Сентябрь уртасында Сочи, Кырымда да адекват бәягә ял итеп була. Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.