news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялга барган туристның тәненә чебен личинкалары оялаган

Хатын-кызның маңгаенда шеш барлыкка килгән.

news_top
Ялга барган туристның тәненә чебен личинкалары оялаган

Бөек Британиядә яшәүче бер хатын Угандага отпускка барган. Ялдан кайткач, аның баш тиресендә личинкалар тапканнар. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Известия» хәбәр итте. 

Ял итеп кайткач, 54 яшьлек хатын-кызның башы авырта башлый. Аның маңгаенда шеш барлыкка килә. Хатын хастаханәгә мөрәҗәгать итә.

Табиблар хатынны агулы бөҗәк тешләгән дип фаразлый. Хатынга антибиотиклар бирәләр. Ләкин өч көннән маңгайдагы шеш тагын да зурая, авыртулары да көчәя. Бу хатын кабат хастаханәгә килә.

Җентекләп тикшергәннән соң, бу хатынның маңгаендагы тире астында ике личинка булуы ачыклана. Аларның берсен шунда ук алалар. Чәч бөртекләре астындагы личинканы хирургик ысул белән алу мөмкин була.

Хатынның тиресендә тырналган урын булган һәм бөҗәкләр шунда кереп оялаган, дип фаразлыйлар. Мөгаен, чебен күкәйләре сөлгедә булган һәм хатын битен шул сөлге белән сөрткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар