Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялдан кайтып килүче Россия туристлары утырган самолетны яшен суккан

Авиатехниклар самолет канаты һәм заклепкалары элементлары күмерләнгәнен ачыклаган.

news_top_970_100
Ялдан кайтып килүче Россия туристлары утырган самолетны яшен суккан
Россия туристлары утырган Boeing 737 самолеты канатын яшен суккан. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Лайнер Болгариянең Бургас шәһәреннән "Внуково" аэропортына таба очкан. Салондагы пассажирларның күбесе ялдан кайтучы туристлар булган. Пассажирлар зыян күрүе турында хәбәр ителми.

"Кичә Мәскәү аэропортына төшеп утырыр алдыннан Россиянең Boeing 737 самолеты командиры очкычны яшен сукты дип шикләнгән. Җиргә төшеп утыргач, ул техниклардан самолетның конструкцияләрен тикшерүне сораган", - дип сөйләгән "Интерфакс" чыганагы.  Авиатехниклар самолет канаты һәм заклепкалары элементлары күмерләнгәнен ачыклаган.

Хәзер Boeing лайнерын экспертлар җентекләп тикшергәч кенә, кабат очарга рөхсәт итәчәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100