Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялдан кайтып баручылар ялга баручылар белән бәрелешкән: 4 кеше һәлак

Фаҗига Саратов өлкәсендә була. Чиләбе өлкәсеннән "Ниссанда" диңгезгә ялга баручылар "Калинада" Башкортстанга ял итеп кайтучылар белән бәрелешә, дип хәбәр итә RUSdtp.

news_top_970_100
Ялдан кайтып баручылар ялга баручылар белән бәрелешкән: 4 кеше һәлак

Шаһитлар әйтүенчә, "Ниссан" йөртүчесе йоклап киткән булырга тиеш. Машина юл читендәге киртәгә бәрелеп, каршы як полосага чыга һәм "Калина"ны бәрдерә. "Ниссан"ның йөртүче ир һәм аның ике яшьлек кызы, "Калина"дагы ике пассажир - хатын-кыз һәм аның 16 яшьлек улы үлә.

"Калина" йөртүченең аяклары сына, баш мие селкенә, 4 яшьлек улы башын бәрә. 

"Ниссан" пассажиры умырткасын имгәтә, башын бәрә. Фаҗига булган көнне туган көне булган 7 яшьлек улы да сырхауханәгә эләгә.

"Ниссан" йөртүче ирнең машина йөртү таныклыгы булмый. Машина аның хатыныныкы була, алар чиратлашып йөрткәндер, дип фаразлый "Башинформ".


















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100