news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ялдан ияреп кайткан»: 10 яшьлек кызны чаян чаккан

news_top

Санкт-Петербургта яшәүче 10 яшьлек кызы агулы чаян чаккан. Бу чаян гаиләгә очраклы рәвештә ялдан ияреп кайткан. Бу хакта РЕН ТВ басмасына кызның әнисе сөйләгән

Гаилә Таҗикстанда ял иткән вакытта чаян сумкага кергән һәм, күзгә чалынмыйча гына, Санкт-Петербургка кадәр кайткан.

«Кайткач әйберләрне бушаттык, һәм шушы кунак килеп чыкты. Кызым, елап, минем янга килде, ниндидер кечкенә әйбер тешләде, диде. Кечкенә чаян», – дип сөйләгән хатын-кыз.

Чаян чаккач, кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Балага капельница куйганнар һәм тиешле ярдәм күрсәткәннәр. Баланы хастаханәдән чыгарырга җыеналар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар