news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яланаяклы кыз» сериалында Самат ролен башкаручының тагын бер улы туган

news_top
«Яланаяклы кыз» сериалында Самат ролен башкаручының тагын бер улы туган
Фото: Руслан Сафинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Яланаяклы кыз» сериалында төп рольләрнең берсендә уйнаган Руслан Сафинның улы туган. Бу хакта аның хатыны Аделина социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Сафиннарның олы балалары да малай.

«ТНВ» каналында күрсәтелгән «Яланаяклы кыз» сериалын күпләр яратып карады. Анда Руслан чибәр егет Самат ролен башкарган иде. Соңрак ул татар эстрадасы җырчылары клипларында да күренде.

Тормышта гаилә башлыгы бизнес белән шөгыльләнә, пыяладан төрле җиһазлар ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар