news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ял көннәрендә һава торышы нормадан югарырак булачак

news_top
Ял көннәрендә һава торышы нормадан югарырак булачак
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бу ялларда һава торышы нормадан 4-5 градуска югарырак булачак һәм +13..+15 градус тәшкил итәчәк. «Метео» үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га шул хакта сөйләгән.

«Фронталь зоналар әле килә генә, яңгырлар булса да, алар сирәк һәм интенсив түгел. Көндез температура +13..+15 градус була. Бу – октябрьнең әлеге даталары өчен климатик нормадан 4-5 градуска югарырак. Һава торышы сентябрьдәге кебек диярлек», – дигән ул.

Сишәмбе көнгә температура көндез +6..+8 градуска кадәр төшәр, дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар