Россиядә ял көне булып саналган шимбә-якшәмбеләрне түләүле еллык отпускка кертмәү тәкъдим ителә. Әлеге инициатива ЛДПР партиясе депутатлары тарафыннан, партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә тәкъдим ителгән. Бу турыда РИА Новости яза.
«Закон проектында еллык төп яки еллык өстәмә түләүле отпускның календарь көннәренә ял көннәрен кертмәү тәкъдим ителә», – диелә документның аңлатма язуында.
Хәзерге вакыттагы Хезмәт кодексында отпуск календарь көннәр белән исәпләнә, ягъни шимбә һәм якшәмбе көннәре дә кертелә. Закон чыгару инициаторлары фикеренчә, мондый тәртип реаль ял дәвамлылыгын киметә, чөнки күп отпуск көннәре гадәти ял көннәре белән туры килә.
Закон проекты ТР РФ Хезмәт кодексының 120 нче маддәсенә үзгәреш тәкъдим итә, һәм ул отпускның гомуми дәвамлылыгын исәпләгәндә ял көннәрен кертмәүне күздә тота, диелә хәбәрдә.