Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ял көн һәм эшләми торган көн өчен хезмәт хакы ничек түләнә?

Россия халкы 1 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк, 11 майда беренче эш көне була.

news_top_970_100
Ял көн һәм эшләми торган көн өчен хезмәт хакы ничек түләнә?
https://pixabay.com

Юрист Елизавета Владимирова ял көн һәм эшләми торган көннәр арасындагы аерманы аңлатты. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, ял көнне эшкә чыккан өчен кешегә хезмәт хакы законда билгеләнгән тәртиптә — махсус ставка буенча түләнә

«Хезмәт килешүе һәм Хезмәт кодексы буенча, кирәк булган очракта ял көннәрдә эшләгән өчен махсус ставка бар. Ягъни ул ике тапкыр арта яки күтәрелә, бу эш бирүче карамагында», — ди Владимирова.

Эшләми торган көннәрдә исә бу мәсьәләне эш бирүче үзе хәл итә.

Россия Президенты Владимир Путин 23 апрельдә «Россия Федерациясендә 2021 елның маенда эшләми торган көннәр билгеләү» турында карар имзалады. Шулай итеп 1 майдан 10 майга кадәр көннәр (бу көннәрне дә кертеп) ял көннәре итеп игълан ителә.

Әлеге карар нигезендә, өстәмә ял көннәр өчен эшләүчеләрнең хезмәт хакы түләнә торган була.

«Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны киметү тенеденциясен саклау һәм Россия гражданнарының сәламәтлеген ныгыту максатында, карар кабул итәм: 2021 елның 4 маеннан 7 аена кадәрге көннәрне, эшләүчеләрнең хезмәт хакын саклап, эшләми торган көн итеп билгеләргә», диелә Путин имазалаган документта.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре. 1 май шимбәгә туры килү сәбәпле, 3 майга күчерелә. 9 май якшәмбегә туры килү сәбәпле 10 майга күчерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100