Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ял иткәндә төшкән фотоларны челтәргә куйган өчен ир белән хатынга зур штраф салганнар

Facebook челтәрендә чыгуга ук, фотоларны хокук саклау органы хезмәткәрләре күреп алган.

news_top_970_100
Ял иткәндә төшкән фотоларны челтәргә куйган өчен ир белән хатынга зур штраф салганнар
https://pixabay.com/

Австралиядә яшәүче ир белән хатын былтыр ял иткәндә төшкән фотоларын социаль челтәргә быел куйган булган. Шушы фотолар өчен полиция аларга зур штраф салган. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Виктория штатында яшәүче Джаз Мотт һәм аның ире Гарри коронавирус сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яши. Бу штатта карантин кагыйдәләре бик кырыс икән.

Өйдә торганда алар фотосурәтләрен карыйлар. Ир белән хатын былтыр өйләреннән бер-ике сәгатьлек юл ераклыгында урнашкан ял йортында була. Анда алар фотога төшә. Изоляциядә утырган вакытта алар шушы фотоларын социаль челтәргә куйганнар.

Facebook сәхифәсендә чыккан фотоларны мизгел эчендә хокук саклау органы хезмәткәрләре күреп ала. Алар бу гаилә яши торган йортка килеп тә җитәләр. Ир белән хатынга 1652 Австралия доллары (76 000 сум чамасы) штраф салалар 

«Штрафны күргәч, шаккаттым. Лейкс-Энтранска барган өчен, алар безне үз-үзеңне изоляцияләү режимының төп принцибын бозуда гаепли», — дип сөйли бу хатын. 

Ир белән хатын полиция хезмәткәрләренә фотоларның былтыргы булуын аңлата. Шуннан соң аларга штрафны түләмәскә рөхсәт итәләр. Шулай да хокук саклаучылар фотоларны социаль челтәрдән бетерергә куша. 

  • Былтыр 31 декабрьдә Кытай хакимияте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына мөрәҗәгать итеп, илдә моңа кадәр билгесез пневмония башлануын хәбәр итте. Гыйнварда бу авыруның яңа типтагы коронавирус китереп чыгаруы ачыкланды. 11 мартта бөтен дөньяда пандемия игълан ителде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100