Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ял итәргә киткән Лия Шәмсинаның кыйммәтле киемнәрен урлаганнар

news_top_970_100
Ял итәргә киткән Лия Шәмсинаның кыйммәтле киемнәрен урлаганнар

Яшь җырчы Лия Шәмсинаның кыйммәтле киемнәрен урлаганнар. Бу күңелсезлек җырчы әти-әнисе һәм энесе белән Дубайда ял иткән вакытта булган. Кунакханәдәге номерда җырчының кыйммәтле джинс чалбары юкка чыккан.

«Күпләрегез, нәрсә булды, дип сорыйсыз. Сәхифәмдә юк-бар сөйлисем килмәсә дә, җавап бирергә булдым. Бу хәл әле носкием югалудан башланды. Ялыбызның өченче көнендә үк мин өр-яңа носкиларым югалганны күреп алдым. Бу хакта әнигә дә әйттем. Әни: «Син ялгыш башка җиргә куйгансыңдыр», – диде.

Кичә яраткан джинсымны кияргә дип шкафны ачкан идем – чалбарым юкка чыккан. Ресепшенга барып, бу хакта әйттем. Алар җыештыручылар белән сөйләшергә сүз бирделәр. Ул көнне миңа берни дә аңлатучы булмады. Икенче көнне иртәнге аштан соң яңадан яннарына төштем. Бу юлы миңа югары тонда сөйләшергә туры килде. «Сезнең хезмәткәрләр урлаша, ә сез берни эшли алмыйсыз», – дидем. «Чалбарыгызны урлаганнарын каян беләсез? Дәлилләр юк бит», – диделәр. Шул сүзләре ачуымны тагын да ныграк чыгарды. Мин тиз генә полиция номерын табып шалтыраттым. Алар 20 минуттан килеп җиттеләр. Хәлне аңлаттым, чалбарымның номерда кайда ятканын күрсәттем. Алар тикшерү башларга теләгәннәр иде. Ләкин мин тикшерү төгәлләнгәнче илдән китмәскә тиеш икән. Әлбәттә, мин кала алмый идем», – дип сөйләгән Лия, кәефсезләнеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100