news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ял итәргә килгәннәр иде». Өч бала һәм аларның ата-анасы берьюлы һәлак булган

news_top
«Ял итәргә килгәннәр иде». Өч бала һәм аларның ата-анасы берьюлы һәлак булган
Фото: © «Татар-информ»

Ростов өлкәсендә арендага алынган фатирда 5 кеше мәете табыла. Алар ир белән хатын һәм аларның 3 баласы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Каменск-Шахтинский шәһәрендәге бер фатирда табылган кешеләр – бергә яши торган ир белән хатын, 5, 7 һәм 9 яшьлек өч малай. Якынча белешмә буенча, алар газ исе белән агуланган.

32 яшьлек ир-ат 27 яшьлек хатыны һәм балаларын алып, берничә көнгә район үзәгенә ял итәргә килә.

«Якынча белешмә буенча, гаилә ял итәргә килгән. Алар шәһәрдә йөрергә, кибетләргә барырга теләгән. Фатирны берничә тәүлеккә арендага алганнар. Икенче көнне фатир хуҗасы алар белән элемтәгә чыкмакчы була. Ләкин трубканы алучы булмый. Ул полициягә мөрәҗәгать итә», – дигән сайт чыганагы.

Мәетләр табылган фатирда газ духовкасы эшләп тора. Квартирантлар аны сүндерергә оныткан булуы ихтимал, диелә.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар