Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ял итәргә баргач коточкыч авариядә үлгән ана белән баланы туган якка кайтара алмыйлар

Гаиләнең 39 яшьлек атасы белән 4 яшьлек нәни улы авыр хәлдә күрше өлкәдә хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Ял итәргә баргач коточкыч авариядә үлгән ана белән баланы туган якка кайтара алмыйлар
Саратов өлкәсендә һәлак булган 41 яшьлек хатын һәм аның 16 яшьлек улын туган якларыда алып кайтырга туганнарының мөмкинлеге юк. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте.

  • Сызрань-Саратов-Волгоград юлында "Ниссан" һәм "Лада Калина" бәрелешкән, дип хәбәр иттек. Авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бер олы кеше һәм ике бала урында ук үлгән. Дүрт кешене хастаханәгә озатканнар. Шулардан бер хатын табиблар кулында җан биргән.

"Лада Калина" машинасында Башкортстан гаиләсе булган. Ана белән улы үлгән. 39 яшьлек ата белән 4 яшьлек малай авыр хәлдә Саратов өлкәсендә хастаханәдә ята. Исән калган ир белән баланы, һәлак булучыларның мәетләрен Стәрлетамакка кайтару өчен туганнарының акчалары җитми, аларга ярдәм кирәк, диелгән телеканал хәбәрендә.

Әлеге авариядәге "Ниссан" машинасында Чиләбе гаиләсе булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100