Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ял базасында аттан егылып төшкән укучы кызның үлемендә гаепләнүчеләрне нинди җәза көтә?

Түбән Камада атта йөргәндә егылып үлгән бала эше буенча җинаять эше судка тапшырылды. Түбән Кама шәһәре прокуратурасы “Якорь” ял базасының 57 яшьлек идарәчесе Валерий Болонин һәм 39 яшьлек Илфак Мирзинга карата җинаять эше буенча гаепләү эшен раслады. Алар Россия Җинаять кодексының 238 нче маддәсе( саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән, кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү), 109 нчы маддәсе (теге яки бу затның һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү) буенча җинаятьләр кылуда гаепләнә. Бу хакта республика прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

news_top_970_100
Ял базасында аттан егылып төшкән укучы кызның үлемендә гаепләнүчеләрне нинди җәза көтә?

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 14 нче апрелендә ике укучы кыз, атта йөрергә дип, ял базасына килә. Алар белән кызларның берсенең әти-әнисе дә була.Түбән Кама районының Борокский кордон торак пункты янындагы"Якорь" базасындагы ат караучы булып эшләүче Мирзин ике ат әзерли. Әмма ул кызларга саклаучы шлем да, махсус аяк киеме дә бирми. Моннан тыш, ул 11 яшьлек кыз өчен өзәңгене дә кирәгенчә көйләми, аягын ияргә беркетелгән каеш эченә тыгарга куша. Болай эшләү катгый тыела. Ат караучы кызларны ат өстенә утырта һәм үзләрен генә калдыра. 

Атларның берсе йөргән вакытта кинәт алга ыргыла. 11 яшьлек кыз тотынып кала алмый, иярдән егылып төшә, ә аягы өзәңгегә эләгеп кала. Ат кызны берничә метр өстерәп бара. Алган тән җәрәхәтләреннән ул табиблар килгәнче үк җан бирә.

Болонин хезмәткәренең кеше гомере һәм сәламәтлеге иминлегенә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтүенә юл куюда гаепләнә. Болонин һәм Мирзин үз гаепләрен тулысынча таныган. Суд тикшерүеннән башка гына карар чыгару үтенечен белдергәннәр. Җинаять эше карау өчен Түбән Кама шәһәре судына тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100