Салават Миннехановның таныш гаиләсенә ярдәм кирәк. Җырчы үзенең сәхифәсен карап баручы дусларына:
«Якын танышымның ире белән бәхетсезлек килеп чыкты. Ул дүшәмбе иртән эшкә килгән. Машинадан төшү белән егылган. Геморрагик инсульт, баш миенә кан сауган. Ул хәзер стабиль авыр хәлдә нейрореанимациядә ята.
Ул үзе – бөтен кешегә дә ярдәмгә йөгерә торган кеше. Ә аңа беркем ярдәм итмәгән. Машина кырыенда ятуын күрә торып, хәле начарлангандыр, дип уйлаучы булмаган. Аңа бик озак тернәкләнү узарга туры киләчәк. Битараф булмаган кешеләрдән әлеге гаиләгә ярдәм итүләрен сорыйм», – дип мөрәҗәгать иткән һәм Сәгъдиевлар гаиләсенең реквизитларын калдырган.