news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Якын Көнчыгыштан Россия туристларын 14 мартка кадәр алып кайтып бетерергә җыеналар

news_top
Якын Көнчыгыштан Россия туристларын 14 мартка кадәр алып кайтып бетерергә җыеналар
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Якын Көнчыгыш илләреннән Россия туристларын алып кайтуны 14 мартка кадәр тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта РФ вице-премьеры Виталий Савельев Россия Президенты Владимир Путиннең Хөкүмәт әгъзалары белән уздырган киңәшмәсендә белдерде.

«Әгәр слотлар раслану һәм Россия һәм чит ил авиакомпанияләренә рөхсәтләр бирелү хәзерге активлык дәрәҗәсендә булса, без Россия гражданнарын якынча ун көн эчендә чыгарып бетерәчәкбез, ягъни агымдагы елның 14 мартына кадәр», – дип хәбәр итте Хөкүмәт рәисе урынбасары. Аның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте китерә.

«Даими рәвештә эшлибез. Мин хәлне Росавиация белән бергә контрольдә тотам», – дип ышандырды Савельев. Ул шулай ук бу мәсьәлә буенча вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников белән дә эш итүен өстәде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2 мартка булган мәгълүмат буенча, хәрби хәрәкәтләр сәбәпле Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстаннан 3 меңгә якын турист кала. Очышлар туктатылганнан соң беренче самолет 3 мартка каршы төндә Дубайдан Казанга кайтты.

Гомумән алганда, 2 марттан башлап Якын Көнчыгыш илләреннән 6 мең Россия гражданын чыгара алганнар, аларның 3,3 меңе — оештырылган туристлар. 4 мартта исә төбәк илләреннән Россиягә 34 рейс белән тагын 7,1 мең кешене кайтару планлаштырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар