Бүген төнлә Иран Израильгә һөҗүм итте, ул 5 сәгатьтән артык барды.
- АКШ, Бөекбритания һәм Иордания ил читендәге күпчелек ракеталарны һәм пилотсыз аппаратларны тоткарлаган.
- Иран Израиль ягына 185 пилотсыз очкыч, канатлы 36 ракета һәм «җир-җир» класслы 110 ракета җибәргән, дип яза «New York Times». Төп максатлары хәрби базалар, аэродромнар һәм хөкүмәт объектлары булган.
- Израиль халкына бомбадан саклану урыннарында сакланырга кирәк икәнен белдергәннәр.
- 31 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
- Израильгә Иранның һөҗүменнән килгән зыян «чагыштырмача аз» булган, дип яза «The New York Times».
- «Ислам инкыйлабы» вәкилләре корпусы һөҗүмне уңышлы дип атады.
- Иранның «БМО»дагы даими вәкиле, әгәр Израиль тагын бер хата ясаса яки җавап итеп һөҗүм итсә, аның иле тагын да көчлерәк җавап бирәчәк, дип белдергән.
- АКШ түрәләре Израиль, мөмкин булган нәтиҗәләр турында уйланмыйча, Иран һөҗүменә тиз җавап бирә ала, дип курка – NBC.
- Телеканал мәгълүматлары буенча, Байден хакимиятендә, Израильнең Сириядәге Иран консуллыгына һөҗүменнән соң, израильлеләр «һәрвакытта да иң яхшы стратегик карарлар кабул итмиләр» дип саныйлар.
- Байден Нетаньяхуга АКШның Иранга каршы һөҗүм операцияләрендә катнашмаячагын белдерде, дип хәбәр итә CNN.
- Пентагон башлыгы Иранның Израильгә һөҗүменнән соң Вашингтонның Тегеран белән конфликт эзләмәвен белдерде.
- Израиль һәм аның партнерлары Иранның һөҗүмен «тиңдәшсез рәвештә» туктатты, әмма кампания әле тәмамланмаган, дип белдерде Израиль Саклану министрлыгы башлыгы.
- Иран Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы: «Израильгә карата «Чын вәгъдә» операциясе үтәлде, Иран аны дәвам итәргә җыенмый», – дип хәбәр итте иртәнге 10.00 сәгатьтә.
- Кытай Якын Көнчыгыштагы хәлнең кискенләшүенә борчыла һәм якларны уйлап эш итәргә чакыра, ә халыкара җәмәгатьчелек, бигрәк тә йогынты ясый алырдай илләр, төбәктә тотрыклылыкны тәэмин итүдә конструктив роль уйнарга тиеш, дип белдерде Кытай Тышкы эшләр министрлыгы.