Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Якын кешем югалды": кеше югалганда нәрсә эшләргә кирәк?

Якын кешегез югалды: кисәк кенә элемтәгә чыгудан туктады, кайда икәнен билгесез... Нәрсә эшләргә? Полициягә мөрәҗәгать итү өчен өч тәүлек көтәргә кирәкме? Урманда, шәһәрдә яки сәүдә үзәгендә баласы югалган әти-әниләргә беренче чиратта нәрсә эшләргә? Бу һәм башка сорауларга җавап “Татар-информ” репортажында. 

news_top_970_100
"Якын кешем югалды": кеше югалганда нәрсә эшләргә кирәк?

Полициягә мөрәҗәгать итү

2018 елда Татарстан полициясенә кешеләр югалу белән бәйле дүрт меңгә якын мрөәҗәгать килгән. Әмма шушы кадәр кешене полицияне эзли дип уйларга кирәкми. Күпчелек “югалучылар” үзләре кайта яисә аларны туганнары һәм полицейскийлар беренче сәгатьтләрдә, беренче тәүлектә үк таба.

Узган елда барлык мөрәҗәгатьләрнең 366 очрагы хәбәрсез югалганнарны эзләү эше белән бәйле булган.

“Әгәр кеше кинәт юкка чыга һәм туганнарында нәрсәдер булган дигән шик бар икән, алар өч сәгать узганнан соң полициягә гариза яза ала. Шулай ук 02 номеры буенча да шалтыратырга була. Балигъ булмаган балалар очрагында шундук мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр әти-әниләр баласы болай гына югала алмый дип уйлый икән, алар шундук полициягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эзләү эшләре тиз арада башланачак”, - дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе өлкән оперуполномоченный хезмәткәре Гөлнара Әхмәтова.

Яшәү урыны буенча гына полициягә мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, дип аңлатты белгеч. Үзегезгә кайсы якын, шунда барырга кирәк. Хәтта югалган кеше башка шәһәрдә яшәсә дә, якындагы участокка барырга була.

Полициягә шалтыратканнан соң сезгә тикшерү-оператив төркемен җибәрәчәкләр. Полиция хезмәткәрләре кеше югалуның бар нечкәлекләрен сорашачак һәм аны эзләүгә гаризаны кабул итәчәк.

Фото: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе өлкән оперуполномоченный хезмәткәре Гөлнара Әхмәтова

“Әгәр дә кеше урманда түгел, ә шәһәрдә югалган икән, “112” номерына шалтыратудан мәгънә юк. Бу шалтыратуны барыбер полициягә тоташтырачаклар. Ләкин кеше бер авылдан икенчесенә барганда югалган икән, әлбәттә, экстрен хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтырату яхшырак”, - дип сөйләде Гөлнара Әхмәтова.

Тикшерү-оператив төркем югалган кеше яшәгән фатирны яки ул соңгы вакытта яшәгән урынны караячак. Белгечләр югалган кешенең биологик үрнәкләре булырга мөмкин булган әйберләре алачак.

“Беренче мәсьәлә – генетика, ә биологик эзләрне юылмаган әйберләрдән дә табарга була. Монда югалган кешенең катнашы кирәкми. Мәсәлән, киеменең якасыннан яки култык асты өлешеннән алырга була. Эксперт генетик материалны киемнәрдән алырга тырыша”, - дип аңлатты эзләү хезмәте белгече.

Биологик материал хәтерен югалткан, хастаханәгә эләккән яисә фаҗигагә тарган кешене тану өчен кирәк. Бу соңгы, тик әһәмиятле чара.

“Мин хезмәткәрләрдән һәрвакыт югалуның сәбәпләре һәм нечкәлекләрен җентекләп сораштыруларын үтенәм. Чөнки без никадәр күбрәк белсәк, безгә аны эзләү шулкадәр җиңелрәк булачак”, - дип сөйләде белгеч.

“Шундый очрак булды – Сабан туенда бер кыз әти-әнисеннән китә. Ә анда урман, кеше күп. Безнең барыбызны да күтәрделәр, эзләргә чакырдылар. Ә кыз өенә кайтып киткән булып чыкты.Балигъ булмаган бала, бигрәк тә кече яшьтәге бала югала икән, без беренче чиратта югалуның криминаль очрагын карыйбыз”, - дип сөйләде Гөлнара Әхмәтова.

Бала югалганда шунда ук җинаять эше ачыла. Бу бар чараларны һәм көчне эзләү өчен тоту өчен кирәк. 

Якынча ике ел элек бер кыз бала югалган. “11 яшьлек кыз кич музыка мәктәбеннән өенә кайтмый. Өйгә кайткан вакытта аны бер ир фатирына алып кереп көчләгән. Иртән ул аны урамга алып чыккан һәм урман ягына алып киткән. Мөгаен, ул шунда авыр җинаятьнең шаһитыннан котылырга теләгәндер. Ләкин юлда аларга әлеге кызның күршесе очрый. Ул: “Сине бит эзлиләр”, - дип кычкыра. Кыз җинаятьчедән котыла ала. Аңа уңыш елмайды дип әйтергә була, - дип мисал китерде Гөлнара Әхмәтова. - Кыз бабасы белән генә яшәгән була. Бабасы оныгы дус кызлары белән уйнап калган дип уйлаган, бары иртәнге 7 дә генә полициягә мөрәҗәгать итә. Әгәр бабасы ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать иткән булса, ул кыз зыян күрмәгән булыр иде. Әгәр балагыз түгәрәктән, мәктәптән, китапханәдән өйгә кайтмаган икән – шундук полициягә шалтыратыгыз. Алтынга тиң вакытны сузмагыз".

Ялган шалтыратулар өчен штраф бар дигән сүз - ялган

Әгәр кеше кунакта озак утырган, ә туганнары ул югалган дип уйлап полициягә гариза язган икән, ул очракта нишләргә? "Ялганлап шалтыраткан өчен штраф каралган" дигән сүз - уйдырма, ди полиция.

“Бездә ялгыш мәгълүмат белән шалтырткан өчен бернинди дә санкцияләр юк. Әлбәттә, Җинаять кодексында белә торып ялганлау маддәсе бар. Әгәр кеше полиция хезмәткәрләрен махсус алдаган икән, аның өчен җавапка тартырга мөмкиннәр. Әмма органнарда егерме ел эшләү дәверендә мондый очрак булганын хәтерләмим”, - дип аңлатты белгеч.

Гөлнара Әхмәтова тагын бер очракны сөйләде. Полиция бүлегенә улы югалу турында гариза белән бер хатын килгән. Улының ялгыз гына яшәвен, ишекне ачмавын, телефонга җавап бирмәвен сөйләгән. Хезмәткәрләр фатирны ачып керәләр. Ә малае эчеп яткан булган. Бу очракта да штраф салынмаган. 

“Теләсә кайсы мөрәҗәгать өч тәүлек эчендә каралырга тиеш. Әгәр җитәрлек мәгълүмат җыелмаган икән, эшне карау ун тәүлеккә сузылырга мөмкин. Әгәр кеше табылмаган һәм эзләүне туктатуга нигез булмаса, югалу очрагы буенча җинаять эше ачыла”, - дип сөйләде Гөлнара Әхмәтова.

Күренеп торган җинаять билгеләре булган очракта да җинаять эше ачыла. Мәсәлән, югалган кеше утырып киткән машина табыла, ә салонында кан эзләре һәм якын-тирәдә кешене сөйрәп барган эзләр булганда.

Югалганнан соң кеше рәсми рәвештә кайдадыр “күренгән” икән, эзләү туктатыла. Мәсәлән, аны башка шәһәрдә полиция хезмәткәрләре тоткарласа, аның исеменнән нинди дә булса документлар тутырылса һәм шәхесе расланса, югалган саналучы ниндидер документлар, мәсәлән, яңа паспорт алса, үз документларын кулланып килешүләр төзесә.

“Күптән түгел шундый очрак булды – ир-ат хатыны югалу турында белдерде. Аның бала белән киткәнен һәм юкка чыкканын сөйләде. Без ул хатынга шалтыраттык. Ул аерылырга теләвен һәм иренә үзенең кайдалыгын белдерегә теләмәвен әйтте. Бүлеккә килеп үзен эзләргә кирәкмәве турында гариза язарга вәгъдә итте”, - дип сөйләде белгеч.

Нәрсә генә булса да, югалган кешенең туганнары прокуратурага барырга һәм эзләүне туктату турындагы карарга шикаять белдерергә хокуклы.

Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросы

“Беренче тәүлектә без югалган кеше турында барлык мәгълүматларны да Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат базалары буенча тикшерәбез. Без аның административ хокук бозулар буенча кулга алыну-алынмавын, дәвалау оешмаларында булу-булмавын ачыклыйбыз, Казандагы бәхетсезлек очракларын теркәү бюросына (БРНС) шалтыратабыз. Ашыгыч ярдәм станциясе белән элемтәгә керәбез, безгә шушы мәгълүматларга туры килгән кеше булуын яки булмавын әйтәләр. Шулай ук аны тикшерү изоляторында булу мөмкинлеген һәм кулга алынмавын тикшерәбез”, - дип аңлатты Гөлнара Әхмәтова.

Әгәр кешене хастаханәгә алып киләләр һәм аның үзе белән документлары юк икән, табиблар аның турында ул табылган районның полиция бүлегенә һәм БРНСка хәбәр итә.

Бәхетсезлек очракларын теркәү бюросына стационар телефоннан – 053 һәм кәрәзле телефоннан (843) 291-21-21 номеры буенча һәркем шалтырата ала.

“Әгәр гражданнар полициягә мөрәҗәгать итәргә теләми икән (мәсәлән, кеше даими рәвештә өеннән киткән очракларда) аның хастаханәдә, СИЗОда яки моргта булмавын ачыклар өчен БРНС ка шатлыратырга мөмкин”, - дип сөйләде эзләү идарәсе хезмәткәре.

БРНС операторы мөрәҗәгать итүчедән югалган кеше өчен электрон карточка ачарга рөхсәт сорый. Анда югалган кешенең барлык мәгълүматлары языла һәм табылган очракта туганнарына хәбәр ителә.

Волонтерлар ярдәме

Полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә волонтерлар да ярдәм итә. “Лиза Алерт” эзләү-коткару отряды волонтеры Екатерина Ковальчук бәла очрагында профилактиканың иң мөһим һәм гади кагыйдәләре турында сөйләде.

Кеше югалу турында “Лиза Алерт” ның тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар линиясенә 8 800 700 54 52 номеры буенча шалтыратып әйтергә була. Шалтырату Россиянең теләсә кайсы почмагыннан да бушлай. Линиядә берьюлы өч оператор эшли, сезнең шалтыратуга һичшиксез җавап бирәчәкләр.

Кайнар линия операторы берничә сорау бирәчәк һәм гаризаны эзләү белән шыгыльләнәчәк төбәккә юллый. Шуннан соң төгәлрәк белешү өчен сезнең белән элемтәгә чыгачаклар.

“Зинһар өчен, дөрес мәгълүмат бирегез! Бөтен нәрсә дә мөһим. Безнең эзләүчеләр югалган кеше һәм аның юкка чыгуын тулысынча күз алдына китерү өчен сораулар бирә. Мәсәлән, нинди дә булса авыруы булган кешене эзләү сәламәт кешене, өеннән качкан кешене эзләүдән бик нык аерылып тора бит. Мәктәп юлында югалган баланы эзләү дә башка”, - дип кисәтә отряд волонтеры Екатерина.

Эзләүчеләр биргән сораулар, хәтта сезгә бик шәхси булып тоелса да, мәгънәсез кызыксыну гына түгел. Мәсәлән, әгәр хәтере начар булган олы яшьтәге кеше югалган икән, волонтерлар аның күп еллар элек кайда яшәгәнен, эшләгәнен җентекләп сорашачак. Хәтерләре какшаган кешеләрнең исендә калган урыннарга китеп баруы мөмкин. Ә мондый сораулар бу турыда белмәгән кешеләрнең ачуын чыгарырга яки аптырашта калдырырга мөмкин.

Югалган кеше турында шәхси мәгълүмат сер итеп саклана. Бу мәгълүматларны чикле сандагы кешеләр генә белә.

“Без үзебез эзләгән кешеләрнең шәхси тормышы турындагы мәгълүматны беркайчан да әйтмибез. Шуңа күрә югалган кеше турында артык яхшы күзаллау ясарга кирәкми. Эчүен, якыннары белән начар мөнәсәбәттә булуын, тәртипсез булганы өчен балагызны кыйнавыгызны яшермәгез. Безнең өчен бу нәтиҗәле эзләү эшләре өчен кирәкле мәгълүмат кына”, - дип аңлатты Екатерина.

Югалган кешенең туганнарына, дусларына һәм танышларына шалтыратыгыз

Бала югалган икән, дусларына, классташларына, укытучыларына, классташларының әти-әниләренә, бала өчен абруйлы булган олы кешеләргә, мәсәлән, яраткан тренерына, әби-бабасына шалтыратыгыз.

Ул табылгач, исемлек буенча барысына да кабат шалтыратырга онытмагыз, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтегез. Һәм борчыган өчен гафу үтенегез. Ә бала әле табылмаган икән, сезнең турыда начар уйларлар дип курыкмагыз – шалтыратыгыз!

Эзләүгә күбрәк кеше җәлеп итегез. Бигрәк тә югалган кешене танып белгәннәрне: туганнарын, танышларны, дусларын, хезмәттәшләрен, күршеләрен. Тәҗрибәле эзләүче җитәкчелегендә әлеге кешеләр югалучыны эзләгәндә мөһим роль уянаячак. Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз – эзләүдәиң нәтиҗәле кешеләр.

Бер кеше өйдә калырга тиеш, чөнки югалган кеше кайтып керергә мөмкин. Икенче бер кеше бала өйгә кайтырга тиеш булган юл маршруты буенча чыгып китсә яхшы. Тагын берсе мәктәпкә яки баланың дусларына шәхсән үзе барсын.

Олы кеше югалган икән, кем дә булса өйдә калырга тиеш. Югалган кеше өйгә кайтырга мөмкин, бу хакта вакытында белү мөһим.

Туганнарыгыз, танышларыгыз, коллегаларыгыз һәм күршеләрегез гаиләгездә кеше югалуын, бигрәк тә аны эзли башланганнарын белсә, сез алардан миллионлаган киңәш ишетәчәксез.

“Әгәр төпле киңәш биргәннәр икән, бу турыда полиция яки “Лиза Алерт” кооридинаторы белән фикер алышырга тәкъдим итәбез”, - ди Екатерина.

Әгәр социаль челтәрләрне күзәтеп барасыз икән, комментарийлар язмагыз, иң яхшысы - аларны укымагыз. Болар белән эзләүнең мәгълүмати координаторлары шөгыльләнсен. Чөнки “диван белгечләре” еш кына урыннан да тормыйча югалган кешенең кайда икәнен “әйтергә” һәм бернәрсә дә белмичә аның барлык туганнарын һәм якынарын хур итәргә мөмкин.

“Гадәттә, мондый очракларда экстрасенслар активлаша. Аларның югалган кешенең кайда булуын дөрес әйтә алган бер генә очрак та булмады. Мошенниклар да килеп чыгарга мөмкин. Акча бирсәң, югалган кешенең кайда икәнен әйтәчәген белдерә. Кызганыч, болар эзләүгә ярдәм итми, ә сез рухи көчегезне югалтачаксыз”, - дип сөйләде волонтер.

Полиция һәм “Лиза Алерт” белән килештермичә ориентировкалар таратмагыз.

“Полиция һәм без ориентировка таратмаска дигән карар кылган очраклар да була. Мәсәлән, кешенең эчеп йөрүе турында фараз бар һәм аны тапканнан соң, югалуы турында социаль челтәрләрдә утыручыларның белүен теләмибез. Шулай ук өеннән качкан яшүсмерне эзләп, аның үз районында булуын белгәндә шулай. Кварталларда эленгән һәм социаль челтәрләрдә таратылган ориентировкалар аны куркытырга һәм ул тагын да ераккарак качарга мөмкин”, - дип киңәш итә Екатерина.

Үзегезнең шәхси телефон номерыгызны күрсәтмәгез – ялган мәгълүматларны дөресеннән аера алмаска да мөмкинсез. Балалары югалганда үз адресларын һәм телефоннарын күрсәткән ата-аналарга “битараф булмаган” кешеләр еллар буе тыныч яшәргә ирек бирмәгән очраклар да була.

Кечкенә балалары булган ата-аналар өчен волонтерлар берничә киңәш бирә. Алар балаларга югалмаска, ә инде бәла очрагында аларны тизрәк табарга ярдәм итәчәк.

Сәүдә үзәге

Ял көннәрендәге ыгы-зыгы – олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә чын мәхшәр. Еш кына балалар матур витриналарга игътибар итеп аерылып кала яки, олыларның кибеттә йөрүеннән туеп, махсус качалар. Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен балага алдан ук үзен ничек тотарга икәнен аңлатырга кирәк.

1. Кеше арасыннан баланы тизрәк табу өчен аңа җете төстәге кием кидертегез. Ул сезнең өчен генә түгел, ә эзләүдә катнашачак кешеләр өчен дә яхшы ориентир булачак.

2. Бала барлык адресларны, телефоннарны һәм фамилияләрне яттан белсә дә, аның эчке кесәсенә мәгълүмат язылган кәгазь салып куегыз. Бәла булганда ул югалып калырга яки буталырга мөмкин.

3. Балагызга, әгәр ул югала калса, шул урында гына торырга кирәклеген аңлатыгыз. Болай аны табу җиңелрәк булачак.

4. Аны сәүдә үзәге персоналына яки полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өйрәтсәгез, куркынычсызрак булыр.

5. Вакытны сузмагыз, кибеттәге мәгълүмат өстәленә барыгыз. Анда тавышлы элемтә аша югалган баланың билгеләрен атый аласыз.

Кышкы урман

Чаңгыда, сноубордта яки таудан шууны яратмаган бала юктыр. Бу күңел ачу урыннары еш кына шәһәр читендә була. Шәһәрдәгегә караганда, анда югалуы тизрәк. Ә кышкы урманда исән калуы күпкә авыррак.

1. Ачык төстәге кием – югалган кеше өчен яхшы ярдәм. Табигатьтә шулай ук яктылыкны кайтара торган өлеше булган киемнәр дә файдалы.

2. Бала зарядкасы тулы булган кәрәзле телефон алсын. Әгәр югалган икән, аның белән озаклап сөйләшмәгез, телефон зарядкасы бетмәсен.

3. Баланың гаджетына GPS системасын яки элемтә операторы хезмәтен көйләгез. Аның ярдәмендә бала булган урынны ачыкларга була.

4. Ярдәм чакыра алсын өчен балага сыбызгы бирегез.

5. Балага бары тик сукмактан гына өйрергә кирәклеген аңлатыгыз, юкса тирән кар көртенә төшеп китү ихтималы бар. Катгый рәвештә бозга чыгуны тыегыз!

Шәһәр

Мөгаен, табигатькә караганда, шәһәрдә бала өчен тагын да күбрәк куркынычлар яшеренеп ятадыр. Монда ач җәнлекләр юк, ләкин  явыз кешеләр, транспорт һәм ачык люклар һәрвакыт бар.

1. Бала сезнең телефон номерыгызны, өй адресын, әти-әнисенең исем-фамилиясен яттан белергә тиеш. Киеменә шушы мәгълүматлар булган билге куегыз.

2. Урмандагы кебек үк монда да GPS-гаджетлар ярдәм итәчәк. Хәтта гади телефон да бала булган урынны ачыкларга ярдәм итә.

3. Балага урамда таныш булмаган кешеләр белән аралашуның куркыныч икәнен аңлатыгыз. Аны формадагы кешеләрдән генә ярдәм сорарга өйрәтегез.

4. Куркыныч очракта баланы каты итеп кычкырырга өйрәтегез. Әгәр үзен урларга тырышалар икән, ул башка кешеләрнең игътибарын җәлеп итә белергә тиеш.

Олы яшьтәге кешеләр

Олы яшьтәге кешеләрнең туганнары өчен киңәшләр кечкенә балалы ата-аналарныкыннан әллә ни аерылып тормый. Өлкәннәр, бигрәк тә картлык авыруларыннан интегүчеләр, өйгә юлны, үз адресларын һәм үз исемнәрен дә онытырга мөмкин.

1. Туганыгызның югалырга мөмкин икәне турында күршеләрегезне кисәтеп куегыз. Алар урамда аны югалган килеш күрсәләр, сезгә хәбәр итәрләр яки өенә кайтырга ярдәм итәр.

2. Киемнәренә телефон номеры һәм адрес язылган билге куегыз.

3. Балалар өчен булган GPS сәгатьләр кулланырга була. Ләкин олы кеше аны салып куярга мөмкин.

4. Полициягә мөрәҗәгать иткәндә, авыруын, дару эчүен һәм үз-үзен тотуындагы үзенчәлекләрен сөйләгез.

Полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм “Лиза Алерт”тан тыш 8-917-915-86-85 номеры буенча Яр Чаллыдагы “Василиса” коткару отрядына һәм (ОРСО) 8-927-444-11-27 номеры буенча иҗтимагый төбәкара коткару отрядына мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча 2018 елда 499 кешене таба алганнар. Алар берничә ел дәвамында хәбәрсез югалган булып исәпләнгән. 322 татарстанлы туганлык элемтәләрен югалткан булып санала, ягъни үзләре теләп туганнары белән аралашырга теләмәүчеләр.

Бүген Татарстанда хәбәрсез югалган 471  кешене эзлиләр. Аларның берничәсен эзләү инде берничә ел дәвам итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100