Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якын көннәрдә Казанда кар явармы?

Былтыр Казанда кар 3 декабрьдә генә ятты.

news_top_970_100
Якын көннәрдә Казанда кар явармы?

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шушы көннәрдә республика территориясендә юеш кар явачак дигән мәгълүматны кире какты. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

"Без вазгыятькә анализ ясадык һәм кар Башкортстанда яварга мөмкин дигән фикергә килдек. Татарстанда аның явуы шикле. Температура фоны югары. Республикада атмосфера фронты күзәтелә, шунлыктан көн сүрән", — дигән эксперт.

Аның әйтүенчә, республиканың көнчыгышында гына бераз кар яварга мөмкин, әмма бу шикле. Яуган очракта да, ул бик тиз эреп бетәчәк. Узган елда Казанда кар 3 декабрьдә генә ятты. 2016 елда ноябрь ахыры — декабрь башында гына кар катламы барлыкка килде, диде галим.

Шул ук вакытта синоптиклар дүшәмбе көнне Мәскәүдә абсолют температура рекордын теркәгән. Көндез башкалада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +18–20 градуска кадәр күтәрелгән. Казанда мондый аномаль җылылык күзәтелмәячәк.

Белгеч билгеләп үткәнчә, Татарстанда октябрь аенда һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак. Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, бүгенге көндә һава температурасының уртача тәүлеклек нормасы 5,4 градус тәшкил итәргә тиеш.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100