Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якын арада илдә 230 мең кеше эшсез калырга мөмкин

Якын арада илдә 230 мең кеше эшсез калырга мөмкин

news_top_970_100
Якын арада илдә 230 мең кеше эшсез калырга мөмкин
Якындагы өч айда 230 мең россияле, кыскартылуга эләгү сәбәпле, эшсез  калырга мөмкин, дип яза "Известия" РФ Хезмәт министрлыгы анализына таянып. 

"Артык" хезмәткәрләрнең күбесе финанслар һәм банк секторларында эшли, алар якынча 30,5 мең кеше. Транспорт өлкәсендә кыскартылуга 27,7 мең кеше эләгергә мөмкин. Электр җиһазлары җитештерү өлкәсеннән 16,6 мең россияле китәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Министрлык фаразлары буенча, кыскартылуга нефть һәм газ табу һәм эшкәртү өлкәсендә эшләүче 14,4 мең кеше, машина һәм җиһазлар җитештерүдә эшләүче 11,7 мең кеше, автомобиль җитештерүдәге 8,2 мең кеше, төзелеш материаллары җитештерүдәге 6,2 мең кеше эләгергә мөмкин.

Министрлык әлеге фаразны 12 миллион кеше эшләгән 46 мең оешмадан сорау алганнан соң төзегән. Хезмәткәрләрне эшсез калдыру дигәндә, предприятиеләр җитәкчелеге алар белән килешүләрне өзү яисә кыскартылган эш көненә калдыру турында әйткән. 

Rabota.ru порталы мәгълүматларына караганда, 2019 елда Россиядә эш бирүчеләрнең 25 проценты штатларын кыскартачагын хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100