Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якутиядә булган протестны Дмитрий Песков шәрехләде

news_top_970_100

Россия президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Якутиядәге протестларга карата фикерен белдерде.

Журналистлар аннан «халыкта мондый провокацияләргә карата иммунитет барлыкка килдеме?» дип сораган. Песков: «Билгеле бер иммунитет бар, полиция законсыз гамәлләргә вакытында җавап бирә һәм үз функцияләрен үти», – дип җавап биргән, дип яза РИА Новости. Якутия башлыгы Айсен Николаев законсыз митингларга чакыруга игътибар итмәскә өндәде.

Якутскида 24 гыйнварда төнге клубта булган ызгыш протест акциясенә сәбәпче булды. Төнге клубта Нам олысыннан килгән 23 яшьлек якут кешесе һәм 18 яшьлек Таҗикстаннан килгән кеше (хәзер ул кулга алынган) белән конфликт чыга. Икенче көнне якут кешесе, үзе белән конфликтка кергән кешенең адресын белешә, ике танышын алып, аның өенә бара. Анда сугыша башлыйлар, 3 кешене пычак белән яралыйлар, 26 яшьлек саха кешесе һәлак була.

Полиция үтерүдә шикләнелүчеләрне, шул исәптән 18 яшьлек таҗикстанлыны кулга алган. Алар яшәгән фатирның ишеген кисеп кергәннәр, дип хәбәр итә Якут-Саха мәгълүмат агентлыгы. 18 яшьлек таҗикстанлыга карата җинаять эше ачылган. Клубта конфликтка сәбәпче булган ике таҗикстанлыга исә 10 тәүлеккә административ арест салынган.

Фото: © ysia.ru

Кичен, халыкны чакырып хәбәрләр таратыла башлый. sakhaday.ru/ хәбәр итүенчә, Якутск вакыты белән 12:00 сәгатьтә урамга кешеләр чыккан, алар үзләрен агрессив тотмаган, полициягә каршылык күрсәтмәгән.

Якутия башлыгы Айсен Николаев халыкны бу чакыруларга игътибар итмәскә өндәп чыгыш ясады. Ул, гаеплеләр җәзасын алачак, тикшерү контрольдә булачак, дип белдерде. Николаев, шулай ук, аның Россия гражданлыгы алуының законлы булу-булмавы да тикшереләчәк, дип белдерде. Айсен Николаев «халыкны чакыручыларның бер өлеше – чит илдә, аларның максаты – конфликт чыгару, халыкны дошманлаштыру» дип яза.

Фото: ©

Халыкны урамга чакырган кешегә карата да эш кузгатылган. 37 яшьлек ир-егеткә 20 мең сум штраф салыначак.

Фото: © Sakhaday.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100