Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якутиядә коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелә

Прививкадан баш тартучылар эштән читләштерелә, ә аларның җитәкчеләренә 200 мең сумнан башлап штраф салынырга мөмкин.

news_top_970_100
Якутиядә коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелә
pixabay.com

Якутия башлыгы Айсен Николаев республика киңәшмәсендә коронавирустан вакцинацияне мәҗбүри кертү турында карар кабул иткән. Баш тартучыларны эшкә чыгармаячаклар, ә эш бирүчеләргә штраф салыначак.

Николаев моный коронавирус белән авыручылар, шул исәптән үлүчеләр дә күп булуы белән аңлаткан. Беренче чиратта мәгариф өлкәсендә, балаларның ялы һәм массакүләм чаралар белән шөгыльләнүчеләр вакцинация үтәргә бурычлы.

Вакцинациядән җитди сәбәпләрсез баш тартучыларны эш чыгармау белән генә түгел, штрафлар белән дә куркыталар. Әйтик эш бирүчеләргә 200 мең сумнан башлап штраф салыначак. Бу эшмәкәрләргә дә кагыла.

Авырлы хатын-кызларның гаилә әгъзалары да вакцинация үтәргә тиеш.

Якутиядә 37,8 мең кеше коронавирус белән авырган, 33,2 мең кеше савыккан, 655 кеше үлгән.

Ханты-Мансий автоном округы җитәкчесе Наталья Комарова Якутия инициативасын өйрәнергә һәм мәҗбүри вакцинация кертү ихтималы булуын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100