Якутия авылында боз әзерләү: «Ел әйләнәсе эшләмәсәң, яшәп булмый»
«Төньякта берни дә җиңел бирелми». Якутиядә бу сүзләрнең дөреслеген раслаучы күренешләр адым саен. Ел әйләнәсе эшләп торасы. Кыш башында авыл халкы кышка запас – боз әзерли. «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты боз әзерләү һәм авыл халкы тормышы белән танышып кайтты.
Теләгәннәр бу репортажның видеосы белән генә дә чикләнә ала. Укырга яратучылар өчен би-ик озын текстын да яздым. Фото карарга яратучылар, аска кадәр төшеп, репортаж азагындагы фотоларны гына да карый ала.
«Якутиядә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә боз өләшкәннәр» дигән хәбәр чыккач, социаль челтәрләрдә бу яңалыкны гаепкә алып язучылар булды. Янәсе, ничек инде ул болай да салкын төбәктә кешеләргә боз бирәләр? Урамга чык та ал! Әмма бу комментарийлар ул авторларның иксез-чиксез Россияне белмәүләрен һәм төрле төбәкләрдәге кешеләрнең төрлечә яшәвен аңламавын, илне Мәскәүнең «боҗрасы» белән чикләнгән дип уйлауларын гына күрсәтә. Якутиягә килеп, эчәр су табып карасалар, белерләр иде өйгә китереп бирелгән бозның авылда яшәүчеләр өчен никадәр зур бүләк икәнен!
Якутия авылларында яшәүчеләр өчен боз ул – су чыганагы. Шәһәрдә су үткәрелгән, әмма авылда һәркем ел саен күлдән кисеп алып боз әзерли һәм ишегалларына алып кайтып куя. Һәр кешенең ишегалдында кабер ташлары зурлыгындагы боз кирпечләре тезелешеп тора. Эчү һәм юыну өчен шул боз эретеп кулланыла.
Краннан аккан суга һәм мул сулы чишмәләргә күнеккәннәр бу мәшәкатьләрне күз алдына да китерә алмый. Үземнең дә бу хакта уйлаганым да булмаган. Якутиядә мәңгелек туң икәнен белсәм дә, беренче көнне шундагы танышларымнан: «Чишмәләр бармы монда? Барып күрәсе иде», – дип сорадым. Алар гаҗәпкә калды. Мәңгелек туң булган җирдә бит чишмә була алмый.
Саха халкының ничек итеп кышка су запасы булдырганын барып күрәсем килде. Боз әзерләүне карар өчен, Нам олысы Модут наслегы Тумул авылына Якут-Саха мәгълүмат агентлыгы – ЯСИА хезмәткәре, автомобиль йөртүче Юныс белән бардым. Юныс – Якутиягә Таҗикстаннан күченеп килгән дин кардәшем. «Олыс» – район, «наслег» дигәне – авыл җирлеге. Модут җирлеге мәйданы белән Әтнә районыннан зуррак булса да, анда нибары бер генә авыл – Тумул, халкы 1000 кешегә якын. Мин бу авылда «муңха» – боз астыннан балык тотуда да катнашып, шул хакта язган идем.
Нам дип аталган район үзәгендәге мәдәният һәм рухи үсеш үзәге йортын да карадым. Район үзәгендә дә урамнар киң, биналар бер-берсеннән бик ерак урнашкан. Иркенәеп утыралар. Район үзәгендә – революционер Амосовка һәйкәл. Безнекеннән әллә ни аерылмый.
Ә менә Тумулга килеп керүгә, башка дөнья ачылып киткәндәй булды. Зур итеп «Модут» дип язылган монумент каршы ала. Аннары авыл халкына багышланган һәйкәл – чалгы күтәргән ир, тырмалы хатын-кыз һәм бала. Ике катлы агач мәктәп, бер катлы клуб. Бу – татар авылларына якын да килми инде. Йортлар бөтенләй башка төрле. Урамнар бик киң, кар ерып, сирәк-мирәк кенә кешеләр уза. Коймаларны бездә элек шулай ясыйлар иде – горизонталь араталар. Кечкенә тәрәзәле агач, буялмаган йортлар, алар – бурап түгел, ике рәт брусларны тезеп, уртасына пычкы чүбе тутырып ясалган «засыпушка». Күпчелек йортларның түбәсенең алгы ягы юк – җил йөри. Чормалы йортларга ияләшкән минем күзгә бу йортларда башта кеше яшәми дә кебек тоелды. Юк, яши икән.
Йортлар бөтенләй башка төрле. Татар йорты алдында бакча бит инде, капкасы була, йорт үзе эчкәре урнашкан, бакча, мунча, лапас, бәрәңге бакчасы... Монда йорт, сарай, бәләкәй мунча. Мал абзары «хотон» дип атала. Җиргә сеңеп диярлек салынган, стеналары авыш, аларга балчык һәм тирес сылыйлар икән: җылы саклар өчен махсус шулай.
Һәм һәр кешенең ишегалдында – рулонлы печән. Һәр ишегалдында диярлек ритуаль символ – «сэргэ». Кайберәүләрнең сэргэсендэ – ат башы.
Ут багаланары элекке авыллардагы кебек – җиргә бетон утыртылган, шуңа агач багананы тимерчыбык белән борып бәйләп куйганнар. Башка илгә эләккән кебек.
Саха халкы ничек яшәгән
Бу урында, авылдан китеп, саха халкының элек ничек яшәгәнен сөйлисем килә. Ул хакта Төньяк-көнчыгыш федераль университетының тарих факультеты доценты Капитолина Яковлева белән авылга барганчы ук очрашып сөйләшкән идем.
Якутия дигәч, кеше аларны болан асраучы, юртада яшәүче дип күз алдына китерә. Юк, саха халкы – ат асраучы һәм балаганда яшәүче халык булган. Саха халкы – төрки халык, алар белән безнең аралар күп еллар элек аерылган, шуңа да телләребез ераклашкан, диннәр дә үзгә, аларда – тәңречелек. Күпчелек тарихчылар, саха халкы XIV-XV гасырда Байкал күле тирәсеннән хәзерге Якутия җиренә килеп төпләнгән, дип саный. Шуңа да алар төньяк халыклары кебек түгел, үзгә яшәгән.
Саха йорты балаган – өске ягы киселгән пирамиданы хәтерләтә. Йортның стеналары авыш, ул юка бүрәнәләрне вертикаль тезеп төзелгән. Юан агач кисү гореф-гадәтләр буенча да тыелган булган, ди. Гадәттә, тыю тик торганда эшләнми, мөгаен, ул якта кешенең юан агачны эшкәртерлек көче, инструменты булмаган, шуңа «тыелган» дип котылганнардыр да. Җылы булсын өчен, бүрәнә арасына сыер тизәге сылаганнар. Җир идән булган, балалар бик еш үлгән, аеруча 1 яшьлекләр, дип сөйләде Капитолина. Ни өчен 1 яшьтә? 1 яшькә кадәр балалар кулда йөри, аннары инде идәнгә китә. Урамда минус 50 градус булса, җир идәндә күпме була? Анда бала ничек чыдасын? Шул ук йортның бер читендә якут сыерларын да тотканнар, алар йортны да җылыткан, йортның шул ягына бәдрәфкә дә йөргәннәр, ди Капитолина. Үзе дә гаҗәпләнә – нигә инде җир идән булды икән, берәр җаен тапмаганнар, ди…
Мич – кирпечләрдән, калын итеп эшләнмәгән, ул «камелёк» дип атала. Балчыктан, камин кебек, шешә рәвешендә. Якканда – җылыта, якмый торсаң – шундук суына. Ягып бетергәч, җылы чыкмасын өчен, бездә «бабай башы» дип атала торган үлән түмгәген морҗага тыгып куя торган булганнар. Төннәр озын – шунда кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр, ашарга пешергәннәр, балалар уйнаган... Шуңа да хатын-кызлар биредә бик бизәкле киемнәрдән, ә өстәл уеннары – шаккатырлык дәрәҗәдә күп. Камелёк – бердәнбер якты һәм җылы урын буларак, «изге урын» дип каралган. Әле дә шулай санала – билгеле, җылытыр өчен кулланылмый, ритуаль максатларда.
Тәрәзә кечкенә булган, җылы чыкмасын өчен шулай. Анда боз тыгып куя торган булганнар – шулай аз булса да яктылык керә, ди. Мин шаккаттым:
– Ә ничек ул эреми?
Капитолина көлә:
– Димәк, йортта боз эремәслек температура булган!
Менә шундый шартларда яшәгән халык. Аннары бит монда җәй дә бик яман (мин үзем якут җәен күрмәдем) – эссе, чебен-черкиле, ди. Җәй өчен каен тузыннан ясалган йортлар кулланганнар.
Саха халкы бик тилмереп яшәгән. Мәсәлән, аларның чалгылары да икенче төрле – бездә бит сап чалгыга карата 90 градус итеп урнаштырыла. Боларның чалгылары кылыч кебек булган – сабы кыска, чалгы төрек кылычы кебек кәкре. Зур урак диимме соң? Шуңа да печән чапканда безнең кебек җирдән генә селкеп бармаганнар, ә кылыч белән дошманга каршы сугышкан кебек итеп, баш очына күтәреп чапканнар. Борынгы каберлекләрдә табылган кеше сөякләренең умырткаларында зыян бар, ди – печән чабу шулкадәр газаплы һәм кешене имгәтә торган диярлек авыр эш булган… Ә кайда җиңел булган, диярсез. Һәм сез хаклы. Әмма монда, шуның өстәвенә, бик кырыс табигать.
Чаңгыны күрсәгез! Шундый калын. Аны өстерәп йөрер өчен дә күпме көч кирәк. Аның астына мех какканнар – таудан менү өчен кирәк анысы. Мех бер якка шуа, икенче якка – юк. Таудан хәзер «елочка» ясап менәләр, ә элек мех каккан чаңгы белән менгәннәр. Аның белән чапсаң, кәҗә майларың чыга, анысы.
Гадәти чалгылар һәм кирпеч мичләр казаклар белән бергә килгән. Казаклар татарча белгән, алар арасында татарлар һәм татарча сөйләшүчеләр дә булган, шуңа аларның килүе аерымланып яшәгән халыкта зур каршылык тудырмаган, дип сөйләделәр. Шундый фараз бар икән.
Монда җәй кыска, шуңа да кеше бик авыр яшәгән. Борынгы заманнарда ук күлдә боз әзерләгәннәр монда.
Авылга кергәндә зират бар иде. Ничек җирлиләр икән, дип кызыксынган идем. Саха халкында җирләү бик үзенчәлекле. Ә зират ябык урын санала – анда сәбәпсез керүне өнәмиләр икән. Җирләүдә булган кешене 40 көн узмыйча балык тотарга да алып бармыйлар. Шуңа да мин дә ерактан гына төшереп алдым. Дини йолалар хакында аерым язармын әле.
Боз әзерләүчеләр
Авылга кергәндә, янәшәдәге күлдә боз өстендә кешеләр йөри. Бер урында палаткадан төтен чыгып тора, шунда ук арбалы УАЗ. Көн 30 градус салкын, анда җылыдыр дип, туры киттем шунда. Элек безнең авылларда ферма тирәсендә эшләп йөргән һәркемнең янында бер эт булуы – мәҗбүри күренеш иде. Боларда да шулай икән. Мин танышкан Дмитрий Захаровның да бозау кадәр эте бар. Маэмай мине күргәч, «шәһәрдән калҗа килде» дип булса кирәк, танавын ялап куйды, әмма Дмитрий «шаулама!» дигәч, өметен өзеп, карашын бозга төбәде.
Авылда инде күпләр боз әзерләгән – кабер ташларын хәтерләткән, дип әйтсәм, бик тупас чыга, әмма шуңа охшаш күренеш. Зур-зур боз кисәкләрен кисеп, алып кайтырга әзерләп куйганнар.
– Кыш буе йөрмәс өчен, кар күп яуганчы, күл катуга ук бозны әзерләп, ишегалдына ташып куябыз. Һәр кешенең өендә кисмәкләр – ишегалдыннан алып кереп, бозны шунда саласың, шунда эри. Күл бозында – иң чиста су. Кышын күлгә һава керми, сасый башлый, шуңа күрә күл суы тәмсез, ә боздагысы – чиста. Бөтен пычрак төпкә утыра, ә чиста су боз булып ката. Кайберәүләр боз суын җәйгә дә калдыра. Боз суы тәмле була, – дип аңлатты ул.
Дмитрий – шундый шат кеше: берәр сүз әйтә дә, күзләрен кәгазь кадәр калдырып, рәхәтләнеп көлә. Юныс машинага кереп качты салкынга чыдый алмыйча, ә минем туңа-туңа төшергән – моңа бик кызык.
Шәһәр янындагы авылларда суны сатып та алырга була икән. Әмма ул су эчәр өчен тәмсез, ди. Анысын юыныр өчен генә кулланалар. 200 литр су 100 сум тора. Эчәр өчен боз гына яраклы.
Дмитрий әйтүенчә, зур булмаган бер гаиләгә бер кышка 80 «кирпеч» кирәк. Бер кешегә җитәрлек бозны әзерләү өчен бер көн эшлисе, ди. УАЗикка таккан тагылма белән 3-4 рейс ясый. Һәркем кыш керер алдыннан үзенә боз әзерли, кемнең мөмкинлеге юк – танышларыннан ярдәм сорый, яки сатып ала. Бер прицеп район үзәгендә – 2,5 мең, авылда 1,5 мең сум тора.
Дмитрий ничек әзерлиләр икәнен дә күрсәтте. Башлыча «пешня» дип аталган корал кулланалар. Ничек аңлатырга: агач сап, шуның башында өчпочмаклы очлы тимер. Лом белән сукканда, боз ватыла гына, ә пешня, пыяланы алмаз белән кискән кебек, бозны кисә ала. Ни өчен бозны каермыйлар – җавап бик гади: салкында тимер сынучанга әйләнә.
Көн салкын, мин карый башламас борын катып беттем. Ә Дмитрий сөйли-сөйли күрсәтә. Иң башта боз өслеген кардан чистарталар. Аннары боз тар гына итеп кисеп алына. Аннары теге пешня белән боз өстенә шахмат тартмасындагы кебек итеп сызыклар сызалар, шуларга пешня белән суккач, алар «телем-телем» итеп киселеп төшә икән. Бер боз кисәгенең зурлыгы 40 сантиметрга 1,2 метр тирәсе, калынлыгы 20 см. Бер кеше күтәрерлек, дип аңлатты Дмитрий.
Аннары, аннары...
Минем көтеп торыр хәлем калмады, телефоным да катты, үзем дә. Дмитрийга әйтәм:
– Тизрәк күрсәтегез инде бер өлешен генә, аннары эшләп бетерерсез үзегез.
– Юк, алай булмый ул. Хәзер бит мин эшемне ташласам, бу боз бит катачак. Аннары бу боз яраксызга әйләнә. Бар, палаткага кереп тор...
Мин палаткага кереп чүмәштем. Монда рәхәт, «буржуйка» янып тора, җылы... Дмитрий термостан чәй салып бирде.
– Сез шулай эшлисезме гел? – дип сорадым.
Дмитрий көлә:
– Әйе, яшисең килсә, гомерең буе эшлисең дә эшлисең... Пенсиягә кадәр яшәп тә җиткерә алмыйсың. Ә эшләмәсәң, яшәп булмый...
Ул эшләргә чыгып китте. Мин уйлап утырам. «Кая барсаң да бер кояш» дигәндәй – ниндидер элиталы катламга кермәгән халыкка кайда да бик кыен. Эт кебек яшәр өчен дә ат урынына эшлисе. Очын-очка ялгап яшәгән безнең татар агайларыннан берничек тә аерылмый инде Дмитрий да. Әмма бездә табигать мәрхәмәтлерәк. Монда кыен, кыен...
Мин җылынып утырам... Шунда, шунда... Палатка ишегеннән маэмай башын тыгып карады. Мин, гомеремнең соңгы кадрларын төшерәсемне аңлап, инде җылынган телефонны аңа төбәдем... Дмитрий килеп җиткәнче, бу ашап бетерә бит инде мине... Әмма маэмай карап-карап торды да, «бу каткан инде, моны кимереп тешемне әрәм итмим әле» дип уйлады бугай – чыгып китте.
Чыктым. Дмитрий теге шахмат кебек вакланган боз кисәкләрен зу-ур кайчы кебек тимер белән эләктереп алып судан өстерәп чыгара да, боздан шудырып алып барып, бер читкә тезеп куя икән. Менә шулай итеп, һәр кисәк бозны өстерәп ташып куялар, аннары автомобиль белән авылга алып кайталар. Һәр кешенең ишегалдында тезелеп киткән боз блоклар тора.
– Бу эш белән безнең бабайлар борынгы заманнардан шөгыльләнгән, кайчан шулай башлаганнардыр – белмим.
– Ә кое казысаң?
– Кое казырга була. Бер җәйгә җитә. Мин әниләргә казыган идем – җәен су алып була, кышын катты, икенче җәйдә ел буе җебемәде.
– Ә бу су юынырга җитәме соң?
– Күп итеп әзерләсәң – җитә. Әз булса, җитми, – дип көлде Дмитрий.
– Балык тотасыз, ауга йөрисез, боз әзерлисез...
– Авылда яллар юк, – дип көлде Дмитрий. – Яшисең килсә, көн саен эшләргә кирәк. Тик ятсаң, озак яши алмыйсың.
Дмитрий белән хушлашып, авылга – җыелган бозны ничек эретәләр икәнен карарга киттем.
Саха авылында халык тыйнак
«Саха авылында яшәүче кешенең тормыш-көнкүрешен күрәсе килә» дигән теләк белдергәч, барлык танышларым да моның мөмкин булмастай икәнен әйтте. Әйтик, Кавказ, Урта Азия халкы аралашучан – анда һәрвакыт кешеләр килеп-китеп йөргән, сәүдә барган. Якутия халкында аралашу аз булган: сәүдә юллары юк, кеше аз яши. Салкын булгач, биредә яшәүчеләр үзләре дә энергиясен сакларга тырыша – аз сүзле. Шуңа да «авылда беркемгә дә керә алмаячаксың» диделәр. Авыл башлыгы белән дә сөйләштем: ул башта ук, беркем дә кертмәс, диде, сорашып карагач, кунак кабул итәргә теләүчеләр юк шу-ул, диде.
Алай да мин авылда танышлар табып, кунакка кереп чыктым. Анда кадәр килгәч, буш кайтасы килми лә!
Кибет янында кешеләрне «аулый» башладым. Мондагы кибет тә шушы авылдагы өйләр кебек – түбәсенең алды-арты юк. Яшел банер эленгән – кибет икәне әллә каян күренеп тора. Ишегенә «махтал» – рәхмәт дип язылган, кергәнче үк рәхмәт сатып алучыга! Кибет тә, авылдагы күпчелек йортлар кебек «засыпушка» – ике бүрәнә арасына пычкы чүбе тутырып ясалган. Җылы булсын өчен балчык сылаганнар.
Кибет каршында ап-ак матур эт йөри. Башыннан сыйпадым. Бер агай килеп чыкты да, усал тавыш белән сүз катты. Ник ачулымы? Монда кеше шундый. Саха кешеләре үзләре көлеп әйтә – килгән кунак үзен үтерергә җыеналар дип уйларга мөмкин, ә чынлыкта шушы саха кешесе аны иң якын дусты дип санавы бар. Сөйләшеп киттек бу абзый белән. Минем бит бозны ничек эреткәннәрен күрәсем, гомумән, саха өен күрәсем килә! Бу агай өен күрсәтергә ризалашты. Киттек иркен урамнар буйлап моның өенә! Урамнан якут атлары, якут сыерлары көтүләре уза.
Бу абзыйның йорты шактый зур, ике катлы, алды яшелгә дә буялган. Ишегалды иркен, шунда боз кисәкләре тезеп куелган. Абзарын да ачып мактанды – ул ит белән тулган! Бәдрәфен ак төскә буяган – анысын «ай йорт» дип йөри икән. Шундый шаян абый. Боларның ишегалды безнең бәрәңге бакчалары кадәр. Әмма агай үзе генә өйдә икән – ахыр чиктә, өенә кертергә читенсенде. «Хатын ни әйтер?» – дигән җитди сәбәп әйткәч, мин ризалаштым. Әйе, мин боз эретеп төшерермен дә китәрмен, ә хатын белән ара «бозланса», менә аны ничек эретәсе?
Бу агай белән «борчак пешмәгәч», мин яшьрәк кешеләрне эзли башладым. Көндез булгач, өйдә кеше дә юк... Әлфия Авзалова җырындагыча – «урамда йөримен дә мин, берәүне күзлим дә мин...»
Андагы карның шыгырдавын адәм әйтеп аңлатырлык түгел: үзе җырлап тора! «Аватар» фильмындагы сыман башка планетага эләккән кебек хис итәм үземне: хотоннар, сэргэлэр, «засыпушка» йортлар, араталар... Йөнтәс сыерлар, йөнтәс атлар, ап-ак этләр йөгереп уза... Альбина Кармышева җырындагыча, «тударак-сударак» йөреп тора сыерлар һәм атлар.
Эзли торгач, табылды: яшь кенә бер егет, Андрей Сивцев, саха йортында бозны ничек җебеткәннәрен күрсәтеп бирде. Бар да бик гади икән. Өйдә зур тимер кисмәк тора, бозны шунда алып кереп ташлыйлар, ул шунда үзе җеби. Суын эчеп карадым – тәмле иде. Андрей көлә: «Тамагыңа тимәсен», – ди. Юк, чиста судан салкын тиямени. Ә су чыннан да тәмле иде.
Саха йортлары эчтән дә кечкенә икән – җылы саклыйсы бит. Кечкенә генә бу йортта 8 кеше яши икән. Яшәү ничек дисәң, 90нчы елларда без дә шулайрак яши идек. Йорт «засыпушка», шуңа кышын салкын була, ди.
Бу авыл Якутскига якын булгач, газ кергән – болар бәхетле. Ә республикада газлаштыру бик түбән дәрәҗәдә. 620 торак пунктның 105ендә генә газ кергән. Республика авылларының дүрттән беренә генә газ кергән. Калганнар утын яга. Балык, ит, боз, печән әзерләүгә утын әзерләү дә кушыла.
Авылда халык мал асрый. Андрей, 8-9 сыер, 6 дуңгыз, тавыклар тотабыз, дип сөйләде. Андрей үзе, ашарга әзерлисем бар, диде, шуңа да, аның рөхсәте белән, ишегалларын үзем генә төшереп алдым. 50ләп «кубик» боз бар иде ишегалларында. Бер кубикта 30 литр тирәсе су бар, ди Андрей – моның «кублары» зуррак. Ишегаларында – әтисе белән әнисе өйләнешкән чакта утырткан сэргэ.
Абзар – «хотон» – балаган кебек үк, пирамида рәвешендәрәк. Җиргә сеңеп беткән хотонда дистәгә якын сыер иде. Печәнне малына күрә аз әзерлиләр – чөнки мондагы атлар оста: печәнне, карны казып, үзләре таба.
Мунча кечкенә, бездәге кебек чабына торган түгел. Бу – аңлашыла да, су да, җылыту да проблема, шуңа да безнең дачалардагы кебек, кечкенә генә юына торган урын.
Саха авылы мәктәбе: «Нөрүөн-нөргүй!»
Модут мәктәбенә дә кердем. Ишек өстенә «Нөрүөн-нөргүй» дип язылган – «рәхим итегез» дигән сүз, туры тәрҗемә итсәң, «баш иябез» дигәнрәк мәгънәдә. Мәктәп 1948 елда ук төзелгән икән. Балалар – кайда да балалар булып кала инде. Берсеннән берсе шат, берсеннән берсе матур малайлар-кызлар, гөр килделәр мине күреп. Бөтенесе дә формадан, бик өлгерләр. Якутиядә спорт бик нык алга киткән, мәктәпнең спортзалы да бик зур, матур. Балалар тәнәфес вакытында шайтан чабып та күрсәттеләр соң!
Мәктәп директоры Михаил Егорович Голиков төрле класслар белән таныштырды, балалар саха телендә Татарстанга сәлам дә әйттеләр. 1нче класслар саха телендә «һәрвакыт тыныч күк булсын» дип теләделәр. Рәхмәт, балалар! Амин, шулай булсын.
Мәктәптә 112 бала укый икән. 50 хезмәткәр эшли. Мәктәпнең берничә бинасы бар. 2023 елда мәктәпнең яңа бинасы салыначак. 28 сыер тоталар икән. Балалар печән әзерләү, карауда катнашалар. Республика ярминкәсендә мәктәп беренче урын алган. Шулай ук «иң яхшы аграр мәктәп» дигән бәйгедә дә Модут мәктәбе беренче урында икән.
«Үз телебезне яратабыз», – ди директор. Бөтен классларга да саха телендә дә, рус телендә дә язылган. Күренеп тора!
Ашханә борынгы якут йорты – хәзерге материаллардан балаган рәвешендә ясалган. Шунда ук саха миче – камелёк та бар, ул кулланылмый инде, символик максатларда ясалган. Гомумән, Якутиядә балаганга охшатып ясалган биналар һәм камелёклар күп.
– Без үзебезнең бабаларыбызны истә тотабыз. Алар балаганда яшәгән. Анда салкын булган, әмма безнең ата-бабаларыбыз исән калган. Без, аларга хөрмәт йөзеннән, балаган рәвешле биналар салабыз. Кайбер гаиләләр йортларын да балаган рәвешле сала, – ди директор.
Балаган борынгы замандагыча ясалган – бәләкәй генә тәрәзәләр, камин рәвешле, җылылыкны саклый алмый торган мич, караватлар булмаган, тәрәзә янындагы сәкеләрдә йоклаганнар. «Ут булмаган, бездә бит иртә караңгы төшә. Камелёк каршында утырып кул эшләре эшләгәннәр, җырлаганнар», – дип сөйли ул. Хәтта сугыш вакытында да камелёклар булган икән әле. Хәзер, билгеле, символик деталь генә. Алай да, анда ут ягып, йолаларын үтәп алалар.
Ашханәдә сөйләшеп торганда, тәнәфес башланып, берсеннән-берсе шат балалар кереп тулды. Шулкадәр куандылар инде кунак булганга! Авыл җирендә ни булса да, яңалык бит. «Тәмлеме?» – дип сорыйм балалардан? «Тәмле», – дип көләләр, ипиләрен ашка манып ашый-ашый. «Безнең балаларның күбесе рус исемле, соңгы елларда саха исемнәре популярлаша башлады», – ди директор.
Балалар барысы да саха телендә сөйләшә – коридорда русча сөйләшүчеләрне ишетмәдем дә.
Директор урынбасары Татьяна Протодьяконова мәктәптә саха теле ничек укытылганы турында сөйләде. Башлангыч сыйныфларда атнасына саха теле 2-3, саха әдәбияты – 2-3 сәгать. Төгәл фәннәр катнаш телдә, дип аңлаттылар – русча һәм саха телендә. 5-11 классларда төгәл фәннәр рус телендә. Рус теле дәресләре арта – атнасына 5-6 сәгать, саха теле, әдәбияты – 2-3шәр сәгать. 10-11 классларда да туган тел, әдәбият атнасына 2 сәгать кала икән. Моңа өстәп, Якутия халыкларының мәдәнияте дәресе дә бар.
– Туган тел БДИ тапшыруга комачаулый, диюче безнең мәктәптә генә түгел, республикада юк, – ди директор. – Киресенчә, Мәгариф министрлыгы туган тел дәресләрен арттыру юнәлешендә эшли. Без, киресенчә, сәгатьләр артуын көтәбез. Беркемнең дә «якут теле комачаулый» дигәне юк. Бөтен кеше ютуб карый, туган телен оныта, диләр, бездә андый проблема юк. Без мәктәп белән милли балык тоту бәйрәме – «мунха»га йөрибез. Гореф-гадәтләрне саклыйбыз, хезмәт лагеры бар, анда кәбестә утырталар, малларны карыйлар, шунда балаган да бар. Без кечкенә чакта укытучылар ауга да алалар иде, хәзер инде алай ярамый, алмыйбыз...
11 укучы мәктәпне тәмамлаган, рус теле буенча уртача 54 балл, математика буенча 37 балл.
Шулай сөйләшеп торганда, директор урамга төртеп күрсәтте дә: «Әнә безнең сыерлар», – ди. Урам тутырып көтү кайтып килә иде. Менә шулай эшләп ашыйлар икән саха мәктәбендә.
Саха фермеры
Авыл читендә фермер хуҗалыгы бар. Нәкъ бездәге кебек типик бина, зур-зур печән өемнәре, зур эт. Кызганыч, фермер үзе авылда түгел иде, шуңа да терлекче Яков белән генә сөйләшә алдым. Якутиядә «Дмитрий, Александр» кебек исемнәргә караганда Никифор, Яков, Серафим кебек борынгы исемнәр күбрәк.
Яков якут сыерларын күрсәтте. Алар йөнтәс, кечкенә, сөтне 3 тапкырга азрак бирәләр, әмма сөтләре шул бер 3 тапкырга куерак. Ә үзләре бик чыдам. Совет заманында җылытылган фермалар төзи башлагач, күп сөт бирә торган, әмма нәзберек безнең як токымнары китерелгән. Хәзер, җирле токымны саклап калыр өчен, якут токымлыларны тотучыларга компенсация бирәләр икән.
Кызганыч, Яков белән рәхәтләнеп сөйләшә алмадым. Мин сахача белмим, ул – татарча, русчасы авыррак иде аның. Әмма бик тырышып эшләгәне, булсын дип йөргәне йөзенә чыккан иде. Безне ашаткан авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт! Нинди генә шартларда эшләми алар, әмма барыбер тырышалар, булдыралар.
Авылдан китеп барабыз. Дмитрий боз кисүен дәвам итә. Күлгә башкалар да чыккан, боз әзерлиләр. «Шахтер егет күмер кисә» дигән кебек, батыр Дмитрий боз кисә. Саран гына сап-сары якут кояшы аска төшеп килә. Авылны чыгып җиткәндә, яңа йорт салган кешеләрне күрдем дә, «засыпушка»ны якыннанрак күрәсем килде... Әмма минем «Саха Сирэ» газетасына интервью бирәсе бар – Юныс әйтә, өлгерә алмыйбыз, ди, шуңа бер кадр ясадым да, киттек... Әмма күргән кадәресе дә үзебезнең нинди рәхәт җирдә яшәгәнебезне аңлар өчен җитәрлек.