Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Якут туйга тарантас ясадым”

Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче Әнвәр Насыйбуллин өч ай эчендә патшалар тәхете – тарантас ясап куйган.

news_top_970_100
“Якут туйга тарантас ясадым”

Билгеле, аңа бу эшендә дус-туганнары да булышкан. Авыл агаен әлеге эшкә француз кинолары этәргән. Әнвәр абыйга Парижны күрү бәхете эләкми, билгеле. Шулай да телеэкраннардан күреп калган тарантас, шуңа утырып уарм әйләнү хыялы тынгылык бирми аңа.

–Яшьтән үк тарантас ясарга, кәләшемне шуңа утыртып алып кайтырга, туй итәргә хыялланган идем, – ди ул. – Кинода күреп алдым да, моны бит инде мин дә ясый алам дип уйладым. Әмма тормыш мәшәкатьләре баса башлагач, бу хыял ничектер арткы планга күчте. Районда мондый тарантас берәүдә дә юк иде. Менә хәзер миндә булды. Аны бит төрле бәйрәм-мәҗлестә кулланырга була. Аның белән бәйрәмнәр тагын да матуррак, күңеллерәк узар.

Тарантасның төп корпусы калайдан эшләнгән, эче җылытылган. Эчтән бикләнә торган ишеге, ачылмалы-ябылмалы тәрәзәләре бар. Тарантасны Әнвәр аганың кияве автомобиль буявы белән буяган.

Хатыны Наилә ханым да иренең тарантас ясау теләге белән күптән януын әйтте.

–Гомер буе хыялланды инде, хыялламнаган кая? Сызды, бозды, рәсемнәрен ясап карады. Кияүгә бу тарантаска утырып чыгып булмады, билгеле. Менә, өйләнешүебезгә 40 ел булды. Бу – туй датасына истәлекле бүләк, – ди ул “Татарстан 24” хәбәрчесенә.

Әнвәр Насыйбуллинның бу беренче уңышы гына түгел, ул үз авылында Җиңү паркы да ясаган кеше. Ә бу тарантасында исә ул үзенең авылдашларын утыртып әйләндерү теләге белән яши, бәйрәмнәргә биреп торырга уйлый.

Тарантаска утырыр алдыннан Әнвәр абый киемнәрен алыштыра. Киемдәге ялтыравык – төп атрибут, бу – элекееге традицияләргә хөрмәт йөзеннән эшләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100