Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якут киносы уңышы нәрсәдә: «Милли фильмны шул мәдәният вәкилләре генә төшерә ала»

«Якут киносы феномены» дигән төшенчә бар. «Татар-информ» журналисты Якутиядә төшерелгән фильмнарның Россиядә генә түгел, дөнья киноиндустриясе киносөючеләренең дә йөрәген ни рәвешле яулап алуын ачыклады. Ни өчен Якутиядә ул барып чыга алган да, Татарстанда нинди хаталар җибәргәннәр? Теләге булганнар нәтиҗә ясый ала.

news_top_970_100
Якут киносы уңышы нәрсәдә: «Милли фильмны шул мәдәният вәкилләре генә төшерә ала»
Сулдан уңга: Алексей Романов, Любовь Борисова, Сардана Саввина, Эдуард Новиков
Рәмис Латыйпов

Мин «Сахафильм» якут дәүләт кинокомпаниясе студиясендә кино төшерүчеләр төркеме белән аралаштым. Алар – җитәкче, кинопродюсер Сардана Саввина (июнь башыннан җитәкче итеп Алексей Егоров билгеләнде, Сардана Саввина «Сахафильм»нан китте); сәнгать җитәкчесе, кинорежиссер, сценарист Алексей Романов; режиссерлар Эдуард Новиков һәм Любовь Борисова. Аларның һәркайсы бу феноменны үзенчә ничек күрүен сөйләде. Әңгәмәдән чыгып, якут киносының барлыкка килүе, уңышы серләре, киноның халык үзаңына тәэсире сурәтен күзалларга мөмкин булды.

«Бу – түбәннән килгән инициатива иде»

Әңгәмә башында Алексей Романов якут киносы башлангычы турында сөйләде. Ул Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында (ВГИК) укыган, Якутск шәһәрендә ул вакытта киночелтәр һәм кинопрокат кына булган, ә Романов милли кинематография турында хыялланган.

«ВГИКта утырам, япон, итальян, француз киносын карыйм. «Нишләп безнең үз милли кинобыз юк соң, дип уйлыйм. Бөтен кеше: «О-о-о, бу бит якут киносы!» – дип әйтерлек!»

Алексей, бөтенесен шаккатырып, «Ленфильм»ның чакыруыннан баш тарта да туган җиренә кайтып китә. Бу – 1990 еллар, Алексейга диванага караган кебек карыйлар: монда ил тарала, ә бу кеше студия төзергә тели! Ул 2 ел эшсез йөри, аннары исә «Северфильм» иҗади берләшмәсен төзиләр. Эшне чиркәүнеке саналган зур булмаган бүлмәдә, совет фильмнарын якут (саха) теленә дубляж ясаудан башлыйлар.

Җиһазлар булмый, әмма республика җитәкчелеге, төгәлрәге, Якутиянең беренче президенты үтенечләрен канәгатьләндерә – «Сахафильм» дәүләт кинокомпаниясен дә төзиләр, җиһазлар да сатып алалар. Режиссерлар алдан ук бүтән киностудияләр белән уртак проектлардан баш тарта – киноны үз тырышлыклары белән төшерергә карар кылалар. «Киноны «эчтән» эшләргә кирәк иде», – ди Романов.

Кызыксынган кешеләрне җыеп, әкренләп, «Орто Дуйгу» («Серединный мир», 1993) фильмын төшерәләр. Ул этнографик нәфис фильм була, җирле йолалар – баланың дөньяга килү йоласыннан башлап, теге дөньяга күчүенә кадәр гореф-гадәтләрне күрсәтүче фильм-реконструкция. «Фильм төшерү өчен акчаны халыктан җыйдык: аерым кешеләрдән, оешма-предприятиеләрдән», – ди Романов. Фильм прокатка чыга, телевидение аша күрсәтәләр. Әмма ул вакытта прокаттан табыш алу турында сөйләү урынсыз була. Ләкин «Сахафильм» иң мөһимен эшли – бүген бөтен дөнья таныган киләчәк фильмы өчен нигез сала (башта программалар Пусан һәм Берлин фестивальләрендә була, ә быел якутлы Арбугаевлар төшергән фильм «Оскар»да номинацияләнде).

Кино тармагының алдагы этабы – белгечләр әзерләү. Республика җитәкчелеге режиссерлар, тавыш операторлары, оператор, сценарист, продюсерлар әзерләү буенча максатчан, системалы эш алып бара. 30 ел эчендә 60тан артык кеше илнең төрле югары уку йортларында укып чыга, алар өчен бюджеттан түлиләр. Укуны тәмамлагач, алар үзләренә кайта, Якутиядә эшли башлыйлар, үз шәхси компанияләрен ачалар.

Һәм иң мөһиме – кинотеатрлар да, «Сахафильм» да шәхси компанияләргә көндәш итеп карамый, киресенчә, аларга ярдәм итәләр.

«Безнең режиссерлар Голливудны да, башка беркемне дә кабатламады»

Алексей Романов:

– Быел «Сахафильм»га 30 ел. Кинокомпания, локомотив шикелле, Якутиядә кино үсеше өчен импульс бирде. 2015 елдан җитдирәк фильмнар төшерә башладык, алар республика чикләрен дә үтеп чыкты, чыгымнары каплана башлады.

2013 елларга кадәр «үз казаныбызда» гына кайнадык. Аннары Якут халыкара кинофестивале барлыкка килде; экспертлар, кино тәнкыйтьчеләрен чакыра башладык; аннары үзебезнекеләр республика чикләрен чыга, төрле фестивальләрдә катнаша башладылар. Шулай итеп, төрле фестивальләрдә бүләкләнә-бүләкләнә, әкренләп, якут киносы таныла башлады. Шул вакыттан «якут киносы феномены» турында торган саен ешрак сөйли башладылар.

– Һәм тамашачы йөри башладымы? Кинотеатрлар да сезне тыңладылармы?

– Кеше дә йөри, кинотеатрлар үзләре үк заказ бирүче дә. Гомумән, безнең кино берләшмәсе үзара дустанә мөнәсәбәттә, бер-берләренә ярдәм итәләр. Әгәр Эдуард Новиков картинасында бер кеше түләүсез эшләгән икән, икенче юлы Эдуард Новиков аларга бушлай барачак. Белгечләр белән шундый натуралата алмаш. Нәтиҗәдә, очсызлы җитештерү барлыкка килә, чыгымнар каплана. Кеше 3 миллионга кино төшереп, 10 миллион җыярга мөмкин. Дөрес, табышның 50%ын кинотеатрларга бирәләр...

Кино төшергәнсең икән, ул әле сатылырга да тиеш. Бездә ул үсеш стадиясендә, соңгы 3 елда Россия кинопрокатына 5 картина чыкты. Минемчә, безнең кинопродюсерларга әле үсәсе дә үсәсе, һәм әгәр барып чыга икән, режиссер һәм киносценаристлар да лаеклы тормышта яшәячәк, иҗат итәчәк.

Әгәр «Сахафильм» турында гына сөйләсәк, чама белән 160 фильм төшерелгән инде. Шәхсиләрне дә санасак, 230-240 фильм тирәсе.

Режиссер Эдуард Новиков:

– Мин режиссерлыкка 1996-2001 елларда Петербургта укыдым, «Сахафильм»га эшкә урнаштым. Монда килгәч, «Харамааска» («Кара маска») детективын төшердек. Фильм заказга эшләнде, Саха Республикасы Социалистик Хезмәт героеның (Якутия) әтисе Тарас Десяткин турында. Betacam видеокассеталарына 2 елга якын төшердек. Бюджетлы телевизион формат. «Харамааска» бөтен кинотеатрларда куелды, кеше йөрде. Кинода да акча эшләп була икән, дигән ниндидер этәргечне шул биргәндер, мөгаен.

«Кинобум»

Любовь Борисова:

– Мин үзем бәләкәйдән үк якут фильмнарын карап үстем, алар бар иде инде. Һәм бик югары дәрәҗәдә иделәр: анда драматургия дә, стиль дә, тел дә бар иде. Димәк, безгә әле бәләкәйдән үк үз кинобызны төшерү теләге салынган булган.

Соңрак яшьләрне Петербургка, Мәскәүгә укырга җибәрә башладылар. Берничә агым белән 60тан артык кеше укырга җибәрелде – бу республиканың кадрлар буенча максатчан сәясәте иде. Иң элек чыганак – чишмә башы бар иде, аннары кадрлар әзерләнде, алга таба сан ягыннан үсеш – «кинобум» башланды, алар арасыннан иң яхшы фильмнар сайлап алынып, фестивальләргә җибәрелде.

Шундый вакытлар булды – без аны «кинобум» дип атыйбыз – бөтенесе, ашкынып, кино төшерә башлады. Беләме-белмиме – мөһим түгел, төшерә. Елына 20шәр фильм төшерәләр иде. Кинотеатрлар бөтен фильмнарны рәттән ала, сыйфатка карап тормый иде. Ә киноны тиеннәргә төшерәләр – бик кечкенә бюджетка. Соңыннан исә сан, әкренләп, сыйфатка күчте. Тәҗрибә туплый башладык, очраклы кешеләр китте, профессионаллар калды. Шулай итеп, күләм 6-7 тапкырга кимеде.

Иң беренче пионерларның берсе – режиссер Семен Потапов – кинотеатр заказы белән «Любовь моя» авторлык фильмын төшерде. Бу фильм белән бәйле бераз тавыш булды, һәм күпмедер дәрәҗәдә шуның аркасында ажиотаж чыкты, кинотеатрларга халык агылды. Кинотеатр хуҗалары шундук аңлап алды: әһә, халык өелеп килсен өчен, үзебезнең фильмнарны төшерергә кирәк икән! Шулай итеп, коммерция ягыннан мәнфәгатьләр баш калкытты. Ул вакытта чыгым каплану дәрәҗәсе искиткеч зур иде. Уйлап кара, 100-200 мең кертәсең дә, берничә миллион табыш аласың.

– 100 меңгә кино төшереп буламыни?

– Ул вакытта була иде. Телефон форматын күз алдына китер, ләкин ул вакытта телефоннар юк әле. Бер егет, әйтик, камера күтәреп йөри дә, кино төшердем, дип сөенә. Энтузиазм белән. Хәтерлим, бервакыт бер кино тәнкыйтьчесе безгә 2 мастер-класс күрсәтте дә: «Сыйфат саннан гына килеп чыга», – дигән фикерне хәтергә төшерде. Шуңа күрә, әйдәгез, бөтен акчага бер яхшы фильм төшерәбез, дигән схема беркайчан да эшләми. Берсе уңсын өчен 10 фильм төшерергә кирәк.

– Кинотеатрлар алалар идеме?

– Алар үзләре үк заказ бирә иде. Күбрәк болай була: режиссер яки продюсер үзенең дусларын чакыра да: «Әйдәгез, фильм төшерәбез», – ди. Бөтенесе дә бушка эшли. Бу фильм касса җыйгач, акчасын алалар да бүләләр. Шундый схема иде. Ягъни барысы да акча алачагына команда ышанырга тиеш... Әлбәттә, оттыручылар да булды, тәвәккәллек сорый торган эш бит... Хәзер актив рәвештә тагын 10 студия эшли, тагын 5 әле күренә, әле юкка чыга...

– Актерлар да бушлай төшәме?

– Ул вакытта – әйе. Ә хәзер укыйлар, гонорарлар да үсә. Хәзер актерлардан берәү дә бушка эшләми. Нигездә, бездә театр артистлары хезмәт куя. Ниндидер типаж кирәк икән, без халык театрлары буйлап эзли башлыйбыз яки кастинг игълан итәбез. Бөтен театр артистлары безнең «йолдызлар» инде. Халык арасыннан Степан Петровны таптык, ул инде 2 фильмда төште. Беренче ролен уйнаганда аңа 73 яшь иде.

– Актерлар бай кешегә әверелдеме?

– Юк, якут киносы – «акча» дигән сүз түгел…

– Ә кинорежиссерлар?

– Шулай ук, юк. Якут киносы ул – акча, дан түгел. Ул – халык мәхәббәте. Тамашачыбыз бик таләпчән, һәрчак сыйфатны арттыруны таләп итә, тормыш дөреслеген сорый. Уңга-сулга бер адым – аталар, без һәрчак, алар ни әйтер, дип борчылабыз.

Якут киноиндустриясенә дәүләт ярдәме җиһазларны арзанга арендага бирү белән эшләнә

Сардана Саввина:

– Әгәр проектлар баштан ук кыйбатлы, әйтик, 100 млн сумнан башлап булсалар, табигый, мондый уңыш булмас иде. Нәкъ менә башта арзанлы проектлар булганга, аларны әйләндерергә, касса җыярга, нольгә, кайвакыт хәтта «плюска» чыгарга мөмкин булды.

Соңгы елларда, әлбәттә, бөтенесе дә «плюска» чыгарга тырыша. Аппаратура белән тәэмин итү программасы барлыкка килүгә бәйле рәвештә, кинотеатрлар саны артты. Кино фонды авыл кинотеатрларына аппарат – кинофикация, экран өчен акча бүлеп бирә. Әлбәттә, пандемия, сәяси вакыйгалар – Голливудтан китүебез аркасында, прокат хәзер бик зур авырлыклар кичерә. Анализлар буенча, илдәге кинотеатрларның 25%ы ябылган инде. Ә бездә якут контенты булганга, әлегә эшлиләр. Әйтик, Голливуд китте, аның урынына безнең тамашачы якут киносын карый.

Идеалда, без аена 1-2, ә иң яхшысы – 3 картина чыгуын телибез, елына 36 картина булыр иде. Ә хәзергә без 10-12 картина планын үтибез, ягъни айга 1 картина дигән сүз. Бу – бик яхшы. Элек беркайчан да мондый саннар булганы булмады. Әлбәттә, мин бөтен якут студияләре фильмнары турында әйтәм, «Сахафильм» үзе генә ул кадәр фильм чыгара алмый.

– Ә «Сахафильм» елына ничә фильм чыгара?

– Елына кимендә 1 картина чыгарырга телибез, идеалда – 2. Кино төшерүдән тыш, безнең тагын башка бик күп эшләребез бар: залларны тотабыз, дәүләт заказы буенча документаль фильмнар төшерәбез. Уен фильмнары да бар. Безнең бурыч – якут киносына ярдәм итү. Якутиянең 90% фильмнары «Сахафильм» аппаратурасына төшерелә. Без ташламалы бәядән җиһазлар бирәбез, югыйсә алар нинди базада эшләрләр иде?! Аппаратура бик кыйбат. Шул рәвешле, бәйсез якут киносына дәүләт ярдәме килеп чыга.

– Әгәр сез җиһазларны коммерция бәяләре белән бирсәгез, аларның аңа көче җитәр идеме?

– Әлбәттә, юк. Режиссер килә, фатирын залогка салган, машинасын, ничек аннан аппаратурага акча таләп итәргә мөмкин? Символик бәя, бушлай дисәң дә була. Якут киносы үсеше безнең өчен бик мөһим.

– Бу кемнең карары?

– Без бит – бердәнбер дәүләт кинокомпаниясе. Ничек ярдәм итмисең инде? Бу җиһазларны без бит үзебез даими кулланмыйбыз. Ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләр килеп чыга – без аларга ташламалы бәядән җиһаз бирәбез, алар якут киносы төшерә.

– Фильм уңышының төп критерие дип нәрсәне атар идегез: сценариймы, идеяме, актерлармы?

– Иң мөһиме – әйбәт эчтәлек. Кешеләр бит матур сурәт карарга килми, аларга күңелләренә үтеп кереп, балаларның да, өлкәннәрнең дә йөрәкләрендә эз калдыра торган тарих, вакыйга кирәк. Безнең кинематографларга кайчакта, фестиваль фильмнары төшерәсез, диләр. Ышаныгыз, авторларның берсе дә баштан бу турыда уйламый. Ул бер тарих төшерә, әгәр бу тарих шулай уңышлы чыккан һәм фестивальгә дә, прокат өчен дә бара икән, бер атуда ике куянга тигерә, дигән сүз. Бу – бик шәп! Бөтен кеше дә тамашачыга барып җитәр өчен төшерә.

– Ә әгәр баштан ук «фестиваль өчен» дип төшерәсең икән....

– ...ул вакытта прокатта уңышсызлыкка дучар буласың, зыянга гына булачак.

– Димәк, сездә, миңа шуның кадәр акча бирегез, мин сезгә яхшы фильм төшереп бирәм, дигән схема юк? Яки, читтә яхшы сценарийга заказ бирү дигән нәрсә?

– Юк. Читтә ниндидер яхшы сценарийга заказ бирү мөмкин түгел, чөнки чит кеше белән мәдәни контекстны аңлап булмый. Милли материал белән эшләгәндә консультантларның нәкъ шул шул мәдәният вәкиле булуы кирәк, куючы да шундый булса, тагын да яхшы. Шул вакытта гына теманы эксплуатацияләүче түгел, ә тамашачы ышана торган фильм туа.

Мин нәрсә әйтергә телим: себер кешеләре образы кинода, мәдәнияттә кимсетеп бирелә, мәсәлән, барысы да – чукчалар. Ә бит Себердә бик күп халыклар яши, һәм алар бер-берләреннән нык аерыла. Шуңа күрә андый сорауларга бик сак карарга, хөрмәт һәм игътибар белән якын килергә кирәк.

Якут киносы киносы хәзер уңыш казана, чөнки якут мәдәнияте вәкилләре үзләре дә үз телләрендә иркен сөйләшә һәм материалны үзләре төшерә. Үзе турында һәм үзе өчен. Читтән килеп, безнең хакта түгел. Менә сезнең «Әпипә» фильмы бар иде. Тамашачылар үзләренең җирле «йолдызларын» карарга барсын өчен, җирле «йолдызларның» актерлык осталыгын күрсәтергә кирәк.

Әгәр лидерлык позициясендә җирле кадрлар икән, ә төшерүен читтән килгәннәр төшерә икән, бу – нормаль күренеш. Консультантлар, куючыларның җирле кадрлар булуы мөһим. Алай түгел икән, алар теманы эксплуатацияли булып чыга.

– Ә сез Россия» йолдызларын» чакырасызмы?

– Әлбәттә, Россия «йолдызлары» катнашуы турында хыялланабыз. Ләкин аларның бәяләрен сез беләсез. Шулай да, барыбер, киләчәктә алар белән эшләргә планлаштырабыз. Безнең инде Россия сериал актерлары белән эшләү тәҗрибәсе бар. Алар үзләре үк теләк белдереп, безгә язалар, пробаларын җибәрәләр.

– Нинди жанрлар уңышлырак?

– Коммерция ягыннан караганда, комедия һәм драмалар. «Ужастикларны» бик яратмыйлар.

– Кино төшерүчеләр, бюджетның яртысы рекламага китә, дип әйтергә ярата...

– Әйе, ләкин безнең шәһәр бәләкәй. Бюджетка акча салганда, әлбәттә, аны алга җибәрү өчен дә салырга кирәк. Зур проектларга, чынлап та, реклама өчен бюджетның яртысы китә, диләр. Бездә алай ук күп түгел. Җиңел комедияләр куючы яшь блогерлар бик акыллы эшли. Алар эшне алга дөрес итеп җибәрә, социаль челтәрләр аша рекламалыйлар. Безнең компания аны акча түләп эшли, хәтта полиграфия өчен бик күп акча китә. Әмма «Сахафильм» – ул бренд, шуңа күрә «Сахафильм» иҗат җимеше чыкканда, тамашачы килә.

– Иң популяр фильм күпме тамашачы җыйды?

– Бүгенге көнгә рекорд – «Агент Мамбо» криминаль комедиясе. Ул – шәхси студия эше, фильм 17-18 млн сум җыйды, ягъни 70 меңгә якын тамашачы караган, дигән сүз. (Әңгәмәдән соң инде башка фильм – режиссер Степан Бурнашевның «Айта» картинасы 26 млн җыеп, яңа рекорд куюы билгеле булды – авт.) «Тамашачы агымы» дигән төшенчә бар. Якутиядә миллионнан азрак кеше яши, аларның 300 меңе – Якутск шәһәрендә. Төп публика – яшьләр, бәләкәй балаларны, өлкәннәрне, якут телендә иркен сөйләшмәүчеләрне «койсак», нәкъ менә 70 мең тамашачы килеп чыга.

Ләкин якут киносын күрергә теләгән төбәкләр бар, әйтик, «Татаркино» – без ел саен анда үзебезнең фильмнарны җибәрәбез. Новосибирск безнең белән бик кызыксына... Әкренләп, шулай башка төбәк тамашачыларын да ияләштерәбез.

– Якут тамашачысы ул нинди?

– Бездә халык бик тә фикер алышырга ярата. Театр булсынмы ул, фильммы... Автор, теләсә кайсы режиссер үзенең эше турында гади тамашачы фикерен ишетергә тели. Иҗат кешесе өчен тамашачы фикере бик мөһим. Кешеләр үз комментарийларын яза торган мәйданчык бар иде безнең. Без аны яңартып тора, һәр фильм астындагы комментарийларны укый идек. Алар бик тә илһамландыра, азарт барлыкка килә! Хәзер ул мәйданның хуҗасы, кызганыч, сайтны япты.

Әгәр кинога йөрүләрен теләсәң, беренче чиратта тамашачы белән эшләргә кирәк, тамашачыны тәрбияләргә, контактта булырга кирәк, бушлыкка эшләмәскә. Хәтта тәнкыйтьләсәләр дә – бу реакция, бөтенләй бушларын, әлбәттә, колак яныннан уздырырга була, ә конструктив булганнарын тыңларга мөмкин.

– Режиссерлар акчаны әйбәт эшлиме?

– Бу сүз безнең хакта түгел. Без – бюджетта эшләүче хезмәткәрләр, хезмәт хакы алабыз. Әлбәттә, авторлык, сценарий өчен түлиләр. Фильм бик яхшы икән, премия дә бар. Ләкин зур түгел.

– Хәзер фильм бюджеты уртача күпме тора?

– Иң гади фильм 5 млн сум тирәсе. Җитди тарихлылар – күпкә кыйбатрак. Тарихи фильм Россия мәдәният министрлыгыннан 20 млн сум алды, безнекеләр дә 9 млн сум бирде, барысы 29 млн сум.

– Сезнең тәҗрибәне өйрәнергә киләләрме?

– Һәрвакыт. Без татар коллегаларыбыз белән еш аралашабыз, барыбыз да бер-берләребезне беләбез. Кинематографлар Миләүшә Айтуганова, Илдар Ягъфәров, Илшат Рәхимбай, Алексей Барыкин киләләр, без дә аларга бардык. «Татаркино» безнең белән күптән хезмәттәшлек итә, һәм без ел саен анда якут киносы программасы эшли идек. 2016 елдан Россия кинематографлары берлеге бездә форум уздырды, якут киносы үсеше тәҗрибәсен күрсәтү өчен, Россия төбәкләрен чакырды. Без бөтен Россиягә таратырга теләгән экспериментлар мәйданчыгы булып торабыз.

– Якут кинофестивале турында сөйләгез әле.

– Якут халыкара кинофестивален 5 тапкыр уздырдык. (Соңгы V Якут халыкара кинофестивале 2017 елда узды, 2020 елда фестиваль пандемия аркасында үткәрелми калды. 2023 ел кинофестивале анонслана). Узган елдан башлап, үзебезнең «Сахафильм» кыска метражлы кино фестивален оештырдык. Ул «Республика кино» дип атала, аның бурыч һәм максатлары – дәвамлылыкны саклау, яңа исемнәр табу һәм ачу.

Кино белән кызыксынучыларның бик күп икәнлеген күргән саен, без гел гаҗәпләнәбез. Хәтта авыл җирлекләреннән дә фестивальгә гариза җибәрәләр. Барысының да мөмкинлекләре юк, ләкин кызыклы эшләр бар. Узган ел фестивальдә бүләкне хәтта төньяктан, Арктикадан ук махсус килгән егетләр алды.

«Кино башка тармаклар үсешенә этәргеч бирде»

– «Тыгын Дархан» фильмы ничек төшерелде?

– Ул дәүләт заказы белән төшерелде. Мөгаен, кем дә булса, ул бик кыйммәткә төште, чыгымнары капланмады, дип тә әйтер. Бу тарих ничек башландымы? Безнең дәүләтне төзегән бөек кеше турында тарих калдыру өчен, халыкның берләшеп, зур проект төзергә биниһая теләге бар иде. Безнең инде тәҗрибә бар – «Орто Дойду» («Серединный мир») беренче киносын төшердек.

Бу проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркем моны риясыз эшләде. Авыллар буйлап реквизит җыйдылар, массовкада төшүчеләр бушлай эшләде, чөнки барысы да якут киносы экранында шундый фильм күрергә тели иде. «Тыгын Дархан» белән дә шундый ук эффект булды. Әмма фильмның бюджеты бар иде инде, шуңа күрә монда күпмедер профессиональләрчә эшләделәр. Ул 17 гасыр турында булганга, киноны төшерүчеләр безнең ата-бабаларыбызның руслар килгәнче ничек яшәгәнен визуальләштерде. Бу визуализация хәзер дә сәнгатьтә чагылыш таба. Без еш кына фильм эшләрендә дә, заманча сәнгатьтә дә нәкъ менә шул мәдәният элементларын күрәбез, ә бу барысы да – кино аркасында.

Любовь Борисова:

– Нәкъ менә «Тыгын Дархан» проекты өстендә эшләгәндә, костюм буенча рәссамнар археологлар белән эшләде, нәкъ менә алар киң массаларга таныш булмаган әйберләрне популярлаштырды. Моңарчы без ата-бабаларыбызның руслар килгәнче нинди кыяфәттә булуларын белми идек. Без бит текстиль киемнәрне генә беләбез. Текстильгә кадәр исә күн, мех кием булган, бу – безнең өчен ачыш булды. Хәзер инде барлык рәссамнар, виггерлар, осталар үз эшләре белән моны популярлаштыра башладылар.

– Ягъни, фильм башка тармаклар үсешенә дә этәргеч бирде?

– Санап-үлчәп бетереп булмаслык эффект. Бу фильмның мәдәни эффекты аңа сарыф ителгән акчадан зуррак. «Тыгын Дархан» халыкка аның тарихын бүләк итте. Ә «Орто Дойду» Саха халкының үзаңын бүләк итте. Советлар Союзыннан соң без үз мәдәниятебезне югалттык диярлек, ә бу фильм сәнгатькә көчле яңарыш бирде. Болар барысы да – кино ярдәмендә. Кино нинди көчкә ия!

Алексей Романов:

– Бу фильмнан соң, кешеләр милли стильдә туйлар үткәрә, традицияләрне саклый башладылар...

– Ягъни, якут фильмнары телне саклап калырга ярдәм итә?

Сардана Саввина:

– Әлбәттә, кино телне саклап калуга нык тәэсир итә. Бигрәк тә, хәзер, бөтен балалар интернетка кереп чумган һәм «Ютуб» караган вакытта. Мәсәлән, төрле көлке хәлләргә эләгүче «пешмәгән» егет турында «Кэскил» дигән фильм төшердек. Бу геройны шулкадәр үстерделәр ки, бөтен яшьләр хәзер аның сүзләре, цитаталары белән сөйләшә. Кино заманча телгә дә тәэсир итә.

Кабатлый алырбызмы?

– Якут киносы уңышын кабатлау өчен нәрсә кирәк? Сез нинди киңәш бирер идегез?

Любовь Борисова:

– Үз тамашачыңны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк, нәкъ менә аның өчен төшерергә кирәк, шул вакытта ул синең фильмнарны яратачак.

Эдуард Новиков:

– Әгәр бу татар киносына кагыла икән, үз тамашачыңның өметләрен, теләген белергә, алар ни теләвен белергә кирәк. Монда бит идентификация бара. Алар экранда үз кичерешләрен, тормыштагы проблемаларны хәл итү юлларын күрергә телиләр. Әгәр дә моны сизә алсалар, татар тамашачысының күңеленә кагылырдай кылны тапсалар, шул вакытта яхшы кино төшерәчәкләр.

Алексей Романов:

– Безнең режиссерлар Голливудны да, башка берәүне дә кабатламады. Алар бар нәрсәне үз халкының тарихына, мәдәниятенә, Якутиядәге үз шәхси тәҗрибәсенә нигезләнеп эшли. Бу һәр тамашачыда кызыксыну уята. Шуның белән бергә, алар гомумкешелек кыйммәтләрен күтәрә, шуңа күрә Россия тамашачысында гына түгел, чит илләрдә дә кызыксыну уяттылар.

Якутия үзе дә ерак төньяк шартларында, экстремаль шартларда яшәве белән кызыксыну уята... Халкыбызның бик күп легендалары, хикәяләре бар, алар нигезендә яхшы фильм төшереп, бөтен дөньяга күрсәтеп була. Темалар күп. Ул – тарих хәзинәсе. Голливуд киносын караганда, кешеләргә бар да бик аңлаешлы. Ни өчен безнең тарих башка ил тамашачыларына аңлашылмаска тиеш?

Сардана Саввина:

– Кино төшергәндә мөмкин кадәр ихлас булырга кирәк. Тамашачы ялганны шунда ук сизә. Намуслы, эчкерсез булырга һәм тамашачыны мөмкин кадәр ныграк тоярга кирәк. Үзләре өчен төшерүче авторлар бар, тамашачы өчен төшерергә кирәк. Әгәр бу милли кино икән, үз тамашачыңны табарга кирәк. Туган телеңдә, үз мәдәниятең нигезендә төшерергә. Россиядә барлык төбәкләр дә бер-берсен яхшы белми. Интернет барлыкка килгәч, соңгы 10 елда бер-беребезне актив өйрәнәбез, моңа кадәр, мөгаен, бездә нинди халыклар яшәгәнен дә белмәгәннәрдер. Кино аша, мәдәният аша үз халкыбыз турында сөйлибез, бу – бик мөһим. Берләшү, бердәмлек рухы. Без әле пәрдәне ачып, татар халкын да, бик бай мәдәниятле якут халкын да таный гына башладык. Алда, минемчә, бик күп проектлар булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100