Якут, чуваш, татар туган тел турында: «Проблема яшь буында гына түгел, өлкән буында да!»
Казанның 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төбәкләрдә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган семинар булды. «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» семинарлар циклын Казан мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе уздырды. «Интертат» хәбәрчесе төбәкләрдәге тәҗрибәне өйрәнде.
Гүзәл Сәгыйтова: «Телләрне саклау мәсьәләсенең моңарчы бу кадәр актуаль булганы юк иде»
Семинарның төп максаты – татар теле укытучыларын һәм мәктәп директорларын регионнарда туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыру. Чарага, башка төбәкләрнең тәҗрибәсен үзләштерер өчен, 600гә якын татар теле укытучысы килде.
Бу елның беренче семинары гыйнвар аенда узган иде. Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре һәм методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров сөйләде. Апрельдә узган чарада филолог, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясады.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бу очрашу-семинарларның инде дүртенче ел уздырылуын искәртте.
– Моңа кадәр физиклар, инглиз теле һ.б. фән укытучылары үзләренең методикаларын, дәрес үткәрү алымнары белән бүлешкән иде. Быел полиглот Дмитрий Петров, Алексей Арзамазов белән очраштык. Яңа уку елында үз төбәкләрендә танылган шәхесләрне кунакка чакырырга булдык. Бу – сезгә дә, сезгә дә кызыклы. Глобальләшү проблемасы белән безнең буын гына очрашадыр. Телләрне саклау мәсьәләсенең моңарчы бу кадәр актуаль булганы юк иде, вазгыять андый түгел иде. Бу семинарлар, беренче чиратта, тәҗрибәне баетыр өчен генә түгел, мотивацияне арттыру, рухны күтәрер өчен дә кирәк. Барыбыз өчен дә таяну ноктасы булыр дип уйлыйм. Килгәнегез өчен рәхмәт! Мондагы мизгел барыбыз өчен дә файдалы, илһамландыра торган булса иде, – дип сәламләде Гүзәл Сәгыйтова.
Семинарда спикер буларак Якутскидан Саха Республикасы лицей-интернаты директоры, физика һәм математика фәннәре докторы, Михаил Алексеев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Иван Шамаев, Ижевскидан филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова һәм Чабаксардан башлангыч мәктәп өчен чуваш теле дәреслеге авторларының берсе, «Хавал» чуваш инициатив төркеменең координаторы, Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов чыгыш ясады.
Якутиядән Иван Шамаев: «Өлкән сыйныф укучылары туган телне агитацияләүгә алынды»
Якутиядән килгән Иван Шамаев туган телләрне саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә Татарстанда тәҗрибә күп җыелганлыгын белдерде:
– Минтимер Шәймиевтан башлап, республика җитәкчелеге татар теленә, татар телендә белем бирү системасына, балаларны укыту һәм тәрбияләүгә һәрчак актив теләктәшлек белдереп тора. Бу традиция әле дә дәвам итә. Бездә гел алай булды дип әйтә алмыйм. Нигездә, Якутиядә бу эшчәнлек иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан алып барыла. Аңлашыла, 1990 еллар – ул башка вакыт иде. Якутиядә милли мәктәп үсеше концепциясе башланды: якут мәктәпләре ачылды. Концепциягә Якутиянең мәгариф һәм фән министры Игорь Петрович нигез салды. Аннан соң ул Дәүләт Думасына депутат булып сайланды һәм мәгариф өлкәсеннән читкә китте. 2000 еллар башыннан әлеге концепцияне тормышка ашыру кыенлашты. Безгә чиновниклар каршы торса да, үз дигәнебезгә ирешә алдык.
1996 елда якут телендә балаларны тәрбияләү-укыту җәмгыятен оештырдык. Шул ук елда «Анам теле» хәрәкәте башланды. Шушы ике оешма якут теленә теләктәшлек белдереп торды: галимнәр республика буенча балалар белән эшләде, йөрделәр, якут класслары ачылды.
2007 елда мәгариф турындагы законда төбәкләрдәге милли компонентлар төшенчәсе бетерелде. 2012 елда туган телне ихтыяри рәвештә уку башланды. Администрациядән, ягъни «өстән» басым булды. 2013 елда интернет бик тиз эшли башлады. 2016 еллардан балалар (хәтта шәһәрдән бик ерак авылларда туып үскән балалар да) рус телендә сөйләшә башладылар. Балаларның туган телләрен оныту куркынычы туды. 2018 елда туган тел укытучылары Якутск шәһәрендә «Якут теле укытучылары съезды»н оештырды. Җәмәгатьчелек нинди дә булса идеяләрне алга сөрергә кирәклеген аңлады, чөнки «өстән» бернинди карарлар кабул ителмәде.
2019 елда яшь аналар Якутскида балалар һәм ата-аналар өчен фестивальләр оештыра башлады. Шул ук елның ноябрендә туган тел мәсьәләләрен хәл итү өлкәсенә багышланган беренче тапкыр республика күләмендә конференция булды. 2021 елда туган тел патриотларын – журналистларны, педагогларны, язучыларны җыеп, туган телне саклау юнәлешендә хәрәкәт барлыкка килде. 2022 елда җирле хөкүмәт җитәкчеләренә «якут теле өчен кыен вакытлар килеп җитте, барчабыз да – әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар телне саклауның юлларны эзләргә кирәк» дигән мөрәҗәгать-хат яздык. Чөнки яшь буын вәкилләре арасында рус телендә сөйләшүчеләр артты, алар якут телен белсә дә, туган телләрендә үзара сөйләшә алмыйлар. Телефон, гаджет, интернетта – гел русча, шуңа да рус теленә ияләшкәннәр.
Мөрәҗәгать хаты югары даирәдәге вәкилләргә барып җиткән булса кирәк, узган ел якут теле укытучыларының икенче съезды булды. Әлеге съездда республика җитәкчелеге дә катнашты. Шуннан соң республикада «Туган тел елы» дип игълан ителде, туган телне саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча конференцияләр үткәрделәр – боз урыныннан кузгалды. Күпме генә сөйләшсәк, киңәшләшсәк тә, балалар барыбер рус телендә сөйләшүләрен дәвам итә.
Совет вакытында пионерлар, октябрятлар, комсомоллар хәрәкәте булган кебек, узган ел бездә балалар хәрәкәтенә старт бирелде. Өлкән сыйныф укучылары туган телне агитацияләүгә алынды. Туган телдә сөйләшүне әби-бабай, әти-әни таләп итми, балаларның үзләреннән берничә яшькә өлкәнрәкләр сорагач, ситуация кинәт үзгәрде: әкренләп, балалар туган телләренә күчә башлады, бу мәсьәләнең чишелешен таптык кебек тоелды.
Якутиядә рус телендә генә сөйләшүче интеллигенция бар. Хәзер алар: «Без туган телебезне өйрәнергә, туган телебездә сөйләшергә, балаларыбызны туган телдә тәрбияләргә тиеш», – дип, яңа хәрәкәт башладылар. Шулай итеп, иҗтимагый хәрәкәтләрдә кешеләр арта барган саен, җитәкчелек тә әлеге хәрәкәткә теләктәшлек белдерә. Ярый әле җәмәгать эшлеклеләре бар, дибез. Икенче яктан, Татарстанга киләбез дә, сездә бит бөтенләй башка күренеш. Сезгә мөрәҗәгать итәсем килә: без барыбыз да туган телне көчәйтү, саклау буенча игътибарны арттырырга тиешбез. Без – якутлар, бурятлар, алтайлар, хакаслар – барыбызның да уртак проблема. Бу өлкәдә безнең администрация гел-гел ярдәм итеп тормый. Әгәр дә Татарстанда туган телне саклау буенча Россиякүләм фәнни-гамәли конференция яки съезд оештырылса, уртак гамәлләребез белән нәтиҗәләргә ирешә алыр идек, бу – барлык Россия халкы өчен файдалы булыр иде дип уйлыйм, – диде Иван Шамаев.
Удмуртиядән Татьяна Волкова: «Милли үзаңны формалаштыруда мәктәптә дәрес уку гына җитми – укучылар удмурт мәдәниятен өйрәнеп, бу өлкәдә үсеш тә кичерә»
Ижевскидан Татьяна Волкова семинардагы барлык укытучыларны туган телне саклауда үз өлешен кертер өчен тырышуларын билгеләп үтте.
– Туган телне өйрәнү – белем бирү оешмасының бик мөһим юнәлеше. Икенче яктан, балаларның үзгәрүләрен кабул итәргә кирәк. Алар белән бергә без дә үзгәрергә тиеш. Балага туган телдә белем бирәсебез килсә, иң элек, аның теләкләренә, сорауларына һәм мохиткә игътибар итәргә кирәк. Балалар үз-үзен үстерсен, үзләре укысын (самообучение) өчен тудырылган шартлар – мөмкинлекләргә әйләнергә тиеш. Монда: аралашу, мөстәкыйль һәм актив булу, үз алдыңа сораулар куеп, шуларга җавап эзләү, теләк, хыяллар һәм планнар турында әйтү керә. Бу мохитнең компонентлары – белем бирү территориясе яки бина/бүлмә, белем бирү методы-эчтәлеге, социаль – белем бирү учреждениесендә субъектларның үзара мөнәсәбәте (укучы, укытучы һәм ата-ана).
Моннан чыгып, туган телне өйрәнгәндә шәхесне үстерә торган белем бирү мохитен тудыру мөһим. Туган телне шәһәрдә өйрәнгән бала еш кына туган телен белем бирү учреждениесендә, яхшы очракта – гаиләсендә ишетеп үсә.
Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе – Ижевск шәһәрендә урнашкан. Бу – Удмуртия Республикасында бердәнбер милли гимназия. Без республикада яшәгән барлык балаларны укытырга хокуклы. Гимназия структурасына ике балалар бакчасы һәм интернат керә. Уку-укыту мәктәпкә кадәрге яшьтән башлана.
Гимназиябездә укучыларның фикеренә игътибар бик көчле. Гимназистларның күпчелек проектлары тормышка ашырыла. Нинди үзгәрешләр кирәк булуын белер өчен, укучылар белән дизайн-сессияләр үткәрәбез. Уку-укыту җирендә җирле мәдәнияткә багышланган почмаклар була, аларны гадәттә педагоглар ясый. Бездә башка ситуация: мәктәп ул – балалар иле, аларга белем алуда уңайлы булсын өчен, алар этномәдәни проектлар тәкъдим итәләр. Мисал өчен, гимназия фасады инде икенче тапкыр үзгәртеп эшләнде. 2018 елда чыгарылыш укучыбыз проекты буенча фасадыбызны яңарттылар: алар бер команда белән удмурт бизәген өйрәнде һәм фасадны буядылар.
Әмма вакыт алга таба бара, балалар яңа әйбер уйлап тапты: республикабызда «Удмуртия герое» дигән проект тормышка ашырылды, укучыларыбыз удмурт педагогы, мәгърифәтчесе Кузебай Гердны герой исеменә лаек дип тапты һәм проектны хупладылар. Шулай итеп, рәссам Кузебай Гердның рәсемен фасадка ясады һәм удмурт, рус телләрендә аның шигырьләрен язды. Шигырьләрне балалар үзләре сайлап алды. Гимназия эчендәге диварларны да укучыларның киңәшен истә тотып, (мәсәлән, ашханәдәге удмурт милли ризыклары кергән эскизларны укучылар эшләп бирде) ясадык. Ягъни барысы да укучылар ярдәме белән эшләнә – бу аларга мотивация бирә.
Гимназиядә балалар удмурт мәдәниятен һәм телен укырга кергәнче үк өйрәнә башлый. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өстәмә белем бирү системасында укый. Мәктәптә удмурт теле предмет буларак өйрәтелә. Милли үзаңны формалаштыруда мәктәптә дәрес уку гына җитми, әлбәттә. Шуңа күрә дә гимназиядә берничә ел дәвамында белем бирү мохите булдырылды: укучылар удмурт мәдәниятен өйрәнеп кенә калмый, бу өлкәдә үсеш тә кичерә. Укучыларга «туган тел балага өстенлек бирә» дигән фикерне аңлатырга тырышабыз. Тел ярдәмендә ул уңышларга ирешә ала. Бала этномәдәни компонент, мәдәният, тел, традиция белемнәре аша ачыла алсын өчен шартлар тудырабыз. Укучы этномәдәни характердагы проектлары белән республика һәм төбәкара күләмгә чыга алсын өчен тырышабыз, – диде ул.
«Удмурт телен өйрәнүдә мотивация югалмасын өчен кыенлык кичерүче балалар белән индивидуаль эш алып барабыз»
– Һәр бала уникаль, – дип дәвам итте Татьяна Волкова. – Сыйныф җитәкчесе дә, предмет укытучысы да, оештыручы-педагог, педагог-психолог та баланың остазы була ала. Укучы остазын үзе сайлый. Аннан соң, безнең гимназиядә «Профессионаллар» проекты эшли, без үз эшенең остасы булган профессионалларны чакырабыз, алар туган телләрен белә яисә туган телләрен белгәнгә күрә, югары үрләргә ирешкән. Мондый очрашуларда балалар бик күп сорауга җавап таба ала. Бу, шулай ук, көчле мотивация булып тора.
Удмурт телен өйрәнүче балаларга индивидуаль ярдәм дә каралган. Гимназиядә удмурт гаиләләрендә туып үскән балалар гына түгел, рус, татар гаиләләрендә үсүче балалар һәм удмурт гаиләсеннән булган, ләкин туган телен белмәгән балалар да моңа керә. Удмурт телен өйрәнүдә мотивация югалмасын өчен, кыенлык кичерүче балалар белән индивидуаль эш алып барабыз. Моңа логопед, психолог ярдәме, өстәмә удмурт теле курслары да керә. Удмурт теле курсларына гаиләләре белән дә йөрүчеләр бар. Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгына рәхмәт, бу инициативага алар теләктәшлек белдереп тора. Бала класста телне өйрәнүдә артта калмасын өчен шартлар тудырабыз. Нәрсәдер килеп чыкмаганга күрә генә телгә карата нәфрәте уянмасын иде, дибез.
«Бинингва» проектын күп еллар үзем җитәкләдем. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һәр якшәмбе билингвизм буенча семинарлар үткәрәбез, ата-аналарга туган телнең – удмурт теленең ни өчен мөһимлеге, ни өчен аны гаиләдә сакларга кирәклеге турында сөйлибез, аңлатабыз. Балаларга исә удмурт телендә аерым дәресләр үткәрәбез, аларны иҗади яклап үстерергә тырышабыз һәм төрле конкурслар оештырабыз.
Талантлы балаларны барлауда да актив эшлибез: олимпиада хәрәкәтләре, фәнни-эзләнү эшчәнлеге, удмурт теле клубы, фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби иҗат берлекләре һ.б. Гимназиянең «ВКонтакте»дагы сәхифәсен удмурт һәм рус телләрендә алып барабыз. Иҗат берлекләрендә тәрҗемә эше белән шөгыльләнәләр, булачак шагыйрь һәм прозаиклар өчен иҗат әһелләре белән консультацияләр уздыралар, гимназиядәге чаралар өчен сценарийны ике телдә – удмурт һәм рус телләрендә язарга, ике телдә дебатлар уздырырга ярдәм итәләр.
Гимназия үзенә зур роль йөкли: балалар үзләрен уңышлы итеп хис итсен өчен бәйге-конкурсларны үзебез уйлап табабыз. Алар республика һәм төбәкара күләмдә уза. Төбәкара күләмдә – чөнки Татарстан һәм Башкортстан республикаларында да күмәкләп яшәүче удмуртлар бар.
Һәр бала туган телен кулланып, үзе үсеш кичерә торган юнәлешне тапсын өчен, өстәмә белем бирү киң колач җәйде. Мәсәлән: «Чебеляй» халык бию студиясе, «Крезь куара» фольклор ансамбле, «Выль крезьгур» эстрада җыры студиясе, «Такъя» этник мода студиясе, «Выжыкыл» театр студиясе, «Рос-Прос» медиаүзәге һ.б. Һәр иҗади берлек төрле проектларны тормышка ашыра.
Гимназиядә укучы һәр бала проект эшчәнлеген башкара. Аларның күпчелеге гимназиянең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Мәсәлән, укучыларыбыз «Удмурт телендә белешмә материал белән язу дәфтәре» проектын уйлап тапты. Дизайны эшләнде, хәзер бастырып чыгарасы гына калды. Өлкән сыйныфтагы укучылар кече сыйныфтагы укучылар өчен удмурт телен өйрәнергә кызыклы материаллар, уеннар, стикерлар уйлап таба. Укучыларыбыз удмурт телен өйрәнү буенча грант отып, 10 аудиоподкаст, 10 видеодәрес, 10 мультфильм, шул 10 тема буенча компьютер уеннарын эшләде. Аннан соң, бер укучыбыз удмурт телен өйрәнүдә кыенлыклар белән очрашты да, Телеграмда удмурт телен өйрәнү буенча «бот» ясады: удмурт-рус сүзлеген булдырды.
Дәресләр кызыклы үтсен өчен балалар безгә үзләре булыша, дип әйтәсем килә. Әлеге материалларны кулланып, спектакльләр куярга була. Мәктәптә мәдәни тормыш, мәдәни чаралар да укучыларның фикерләрен исәпкә алып төзелә. Чараларның күбесе удмурт һәм рус телләрендә уздырыла. Гимназиядә лагерь сменалары оештырыла. Балаларыбызга анда удмурт телендә аралашу, иҗади яктан үсәр өчен мохит тудырыла. Лагерь казаныш тапты – юлламалар чыгуга инде 20 минут эчендә таралып бетә, – диде Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры.
«Проблема яшь буында гына түгел, өлкән буында да!»
– Безнең мәктәптә укучыларның 60 проценты – удмурт, шуларның 30 проценты гына удмурт телен белә. Калган 30 проценты удмурт телен белми. Иң кызыгы – ата-аналары удмурт булсалар да, балалары туган телен белми, русча сөйләшәләр. Чаралар ярдәмендә гаиләгә удмурт телен кайтарырга омтылабыз. Гаиләдә туган телдә сөйләшергә кирәк, дип аңлатабыз. Мәктәп кенә бу мәсьәләне хәл итә алмый. Мәктәптә укучыларның 40 проценты – башка милләтләр.
Үземнең гаиләне мисал итеп китерә алам: мин дә, ирем дә – удмуртлар. Кызыбызның теле удмуртча ачылды, аның белән барлык әбиләр удмурт телендә сөйләшә иде. 15 елдан соң улыбыз туды, әбиләр аның белән русча сөйләшә. Без гаиләдә ирем белән удмуртча сөйләшәбез, ә әбиләр – русча! Моны ничек аңлатып була? Мондый моментларны өйрәнергә кирәк. Проблема яшь буында гына түгел, өлкән буында да!
Мондый күренеш тә бар: укучылар гимназиядә укыганда туган телләрен өйрәнсә дә, сөйләшми. Гимназияне тәмамлап, берничә ел үткәннән соң, укучыларымның туган телләрендә сөйләшкәннәрен ишетеп, исем-акылым китте. «Син удмуртча сөйләшәсеңмени?» – дигәч: «Әйе, Татьяна Геннадьевна, мин бит удмурт телен гимназиядә өйрәнгән идем», – дип җавап кайтаралар. Бу күренешне ничек аңларга, ни өчен шулай? Шулай ук, бу мәсьәлә фәнни яктан аерым өйрәнүне сорый», – диде Татьяна Волкова.
Чувашиядән Александр Блинов: «Тел матур итеп, яшьләрчә, заманча тәкъдим ителә икән, ул җәлеп итеп тора»
Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов соңгы 2-3 елда яшьләр арасында туган телгә кызыксыну арта баруын сөйләде:
– Тел мәдәният мохитен формалаштыра. Телне белмәсәк, мәдәниятебезне дә югалтабыз. Туган телләребездә чараларның күбрәк уздырылуын теләр идем. Тел яшәсен өчен, без телне өйрәнү мөмкинлеген булдырырга тиеш. Телне туганнар, дуслар белән генә аралашканда кулланырга түгел, ә тормыш-көнкүрештә дә практикалаштыру зарур. Аеруча яшьләр арасында телнең престижын формалаштыру мөһим. Тел матур итеп, яшьләрчә, заманча тәкъдим ителә икән, ул җәлеп итеп тора. Минемчә, соңгы 2-3 елда яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә кызыксыну арта бара. Моңа сөенергә кирәктер.
Тел ул – мәдәни мирас байлыгы. Теге яки бу җирлектә, төбәктә яшәгән вакытта без шул җирлектәге телне белергә тиеш. Әгәр җирле кешегә аның туган телендә 1-2 сүз әйтсәк, безнең алда күбрәк мөмкинлекләр ачылыр, үзара аңлашу булыр. 15 ел мин чуваш телен укыттым. Белемем буенча – чит телләр мөгаллиме һәм хәзер дә шуның белән шөгыльләнәм. Төрле илләрдә булдым, төрле телләрдә сөйләшәм һәм туган телемне бик үк яхшы белмәвемне аңладым. Туган телемне тагын да тирәнтен өйрәнә башладым. Берүзем берни дә хәл итә алмагач, фикердәшләр табып, нәрсәне дә булса үзгәртеп булыр иде, дигән фикергә килдем.
Без түбәндәге принципларны исәпкә алып эшкә керештек: башка халыкларның мәдәниятен, динен, телен, фикерен хөрмәт итү, борынгы мирасны саклау һәм аның киләчәктә үсеше (мәсәлән, без урамга түбәтәй һәм милли костюм киеп чыга алабыз – бу яхшы, матур күренә. Ләкин ул милли киемнәр күбрәк сәхнә өчен яисә бәйрәм вакытында кию өчен генә бара. Шуңа күрә без милли элементларны кулланып, заман белән бергә тәңгәл китерергә тиеш). Милли телләр республикаларда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яши, һәм аларның үзенчәлекләре бар.
Башкаларга үрнәк булу да мөһим. Татарстан Республикасы үрнәгендә без теге яки бу эшне булдырып чыга алуыбызга ышанабыз. Проект эшчәнлеге дигәндә, без үткәргән иң мөһим чара ул – Чуваш теленең җәйге университеты (2010 елдан башлап). Быел 120 катнашучы булды. Чуваш теле курсларын үткәрәбез, кызыклы кунакларны, шәхесләрне чакырабыз. Анда барлык яшьтәге кешеләр дә килә, хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Уртача яшь – 25-30 яшь. Мотлак рәвештә башка төбәкләрдән кунакларны чакырабыз (Марий Эл, Татарстан, Осетия, Мәскәү өлкәсе һ.б). Бер казанда гына кайнамасак иде, еш кына шулай була бит: милли активистлар туган тел өлкәсендәге мәсьәләләре белән генә йомылып кала. Без үзебезнең тәкъдимнәрне дә, төбәкләрдәге кешеләрнең идеяләрен дә тыңларга, исәпкә алырга тиешбез.
Быел без Җәйге университетның эшчәнлеген киңәйттек: төшкә кадәр чуваш телен өйрәнсәләр, төштән соң телне укыту, IT-технологияләр, социолингвистика фәннәрен укыдылар. Яхшы, заманча төркемнәрне чакырып, концертлар, түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Боларны оештыруда кем дә булса акча түлиме, дисәгез, беркем дә түләми. Катнашучылар үз хисапларына килә, без боларны үзебезнең хисапка оештырабыз.
2020 елдан чуваш телен өйрәнү буенча түләүсез онлайн курслар эшләтеп җибәрдек. Мәсәлән, язын 400дән артык кеше язылган иде. Алар хәзер дә дәвам итә, хәзерге вакытта 180ләп кеше укый. 8 укытучы чуваш телен өйрәтә. Без моны үзебезнең инициатива буенча бушлай эшлибез.
Узган елдан мәктәп укучылары өчен чуваш телендә фәнни-гамәли конференция үткәрә башладык. Укучылар чуваш телендә докладлар әзерли һәм чыгыш ясый. 7 секция, 40лап укучы катнашкан иде. Ул быел да дәвам итәчәк.
Чуваш яшьләре форумын да без башлап җибәрдек. Анда фәкать яшьләр үзләре турында, нәрсә эшләргә кирәклеге турында чыгыш ясый. Без яшь чуваш бизнесменнарын, чуваш студентларын чакырабыз. «Без чувашча сөйләшәбез» акциясен узган атналарда гына уздырдык, Чувашиядә 40лап заправкага барып, кешеләр белән чуваш телендә сөйләштек. «Ә сез чувашча сөйләшәсезме?» – дип кенә сорадык. Кеше чуваш телендә сөйләшә икән, без аңа кружка бүләк итә бардык. Бөтен Чувашия буйлап йөрдек, барлык заправкада да булдык, дип әйтә алмыйм, әмма бу – кызыклы тәҗрибә иде. Кешеләргә туган телләрендә мөрәҗәгать иткәч, аларның йөзләрендә елмаю барлыкка килде, шатландылар, рәхмәт әйттеләр. «Әлбәттә, чуваш теле – безнең өчен бик мөһим тел», – дип ачылдылар. Алга таба кафе, даруханәләргә дә барырбыз, дип уйлыйм.
1996 елдан Телләр фестивален үткәрә башладык. Аның кысаларында төрле телләр турында сөйлибез. Үзбәк, монгол һәм башка телләр турында сөйләргә теләүчеләр булса, без аларны күрсәтергә тырышабыз. Аны кызыклы, мавыктыргыч итеп тәкъдим итәләр икән, кешеләрнең телләргә кызыксынуы уяна, – диде Александр Блинов.
«Чувашиядә чуваш телендә белем бирә торган балалар бакчасы да, гимназия дә, мәктәп тә юк»
– Чувашиядә яшь активистлар артты, һәм без бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, – дип дәвам итте ул. – Кемдер музыка, сәнгать белән шөгыльләнә, кемдер – тел белән. Сөйләмебезгә яңа сүзләр кертергә тырышабыз, иҗтимагый җәмгыятьләргә теләктәшлек белдереп торабыз. Безнең «Хавал» оешмасы да шул рәткә керә. Ул дәүләтнеке түгел, коммерцияле дә түгел.
Мине чуваш теле дәреслекләре авторы буларак беләләр. Тел аша без белем тупларга тиеш дип саныйм. Тел нинди дә булса яңа әйбер белергә ярдәм итәргә тиеш – без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Дәреслек төзүдән тыш, сайт та ачып җибәрдек. Сайтка кереп, дәреслекне йөкләп, кулланып була. Милли китапханәдә балалар студиясе эшли. Анда чуваш телен өйрәнергә теләгән балалар йөри. Аңлатма биреп үтим: Чувашиядә чуваш телендә белем бирә торган балалар бакчасы да, гимназия дә, мәктәп тә юк. Мәктәпләр буйлап төрле күчмә интенсивлар оештырабыз.
Чуваш телен өйрәткәндә, тел турында сөйләгәндә, күп нәрсәгә башкача карый башлыйсың. Укучыларга «чуваш телендә уен коралларында уйнамыйлар, уен кораллары белән сөйләшәләр» дип аңлатам. Алар гаҗәпкә кала. Һәр тел – уникаль. Ул халыкның мәдәниятен, җанын тасвирлый. Бүгенге көндә туган тел – буыннар арасындагы бәйләнеш. Урамда оныгын ияртеп барган әби-бабайларны күргәнегез бардыр. Онык русча сөйләшә, ә әби-бабай русча авырлык белән генә җавап бирә. Бу – бик моңсу күренеш. Алар оныкларына туган телләрендә җавап бирсәләр, туган телнең байлыгын аңлатсалар яхшы булыр иде.
Оныклар рус телен болай да мәктәптә, урамда, радио-телевидение аша өйрәнә, бу – хәзер проблема түгел. Балагызның рус телен өйрәнүен теләмәсәгез дә, ул аны барыбер өйрәнәчәк. Бу – нормаль хәл. Бу – бүгенге көннең зарурлыгы. Шуңа күрә гаиләдә туган телне буыннан буынга тапшыру бик мөһим. Мәсәлән, улыма 6 яшь тулганчы, аның белән эсперанто телендә сөйләштем. 6 яшьтән соң чуваш телендә сөйләшә башладым. Аңа хәзер 21 яшь, ул Мәскәүдә университетта укый. Чувашча да, русча да бик яхшы белә. Әле мәктәптә Чабаксарда укыганда ук 10нчы сыйныфта рус теленнән олимпиадада 1нче урын алган иде. Билингвизм зур роль уйный, дип әйтәсем килә.
Кеше үзенең халкы, туган теленнән, акцентыннан ояла икән (ә акцент – безнең үзенчәлек), ул үз-үзенә бикләнә. Мондый кеше башка өлкәләрдә дә проблемаларга юлыга. Чуваш булуың белән ничек оялырга була икән? Бу – синең кыз яки малай булуыңнан оялу кебек. Дискомфорт тудырганчы, үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнү яхшырак, – дип йомгаклады ул.
Семинарны Айсылу Лерон алып барды. Семинар Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.