news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Якубович музее ясарга кирәк» - Фирдүс Тямаевка күп итеп мунчала бүләк иткәннәр

Бу көннәрдә җырчы Арчада берничә көн рәттән концерт куя.

news_top
«Якубович музее ясарга кирәк» - Фирдүс Тямаевка күп итеп мунчала бүләк иткәннәр
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевка Арча тамашачысы берничә мунчала бүләк иткән. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә язып куйды.

«Икенче көн Арча. Тагын 8 көн сезнең белән гөрлибез», — дип яза ул.

Җырчы кулына берничә мунчала элеп, видео төшергән.

«Фирдүс, сиңа Якубович кебек музей ясарга кирəк. Тамашачыдан килгəн кызыклы əйберлəрең күптер əле», «Туза торган нәрсә түгел, озакка җитә. Туймазыга килгәч, мин сиңа шкуродерка бүләк итәм», - ди инстачылар.

Концертны караучылар бик ошаткан, «сагындык», дип язалар.

Моңа кадәр җырчы тортлар, бәлешләр бүләк иткәнен дә язган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар