
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты буенча комитетының Шәригать бүлеге экспертлары «яктыртылган (осветленные) сокларны кулланырга ярыймы-юкмы» дигән сорауга җавап бирде. Бу хакта ТР Хәләл комитеты хәбәр итә.
Яктырту технологиясен үткән сокларны гидроколлоид матдәләр куллану предметына бәяләргә кирәк, аерым алганда:
- A тибындагы желатин – дуңгыз тиресен кислоталы эшкәртү барышында алына торган;
- B тибындагы желатин – мөгезле эре терлек сөякләрен кислота белән эшкәртү барышында алына торган.
Әгәр сокны яктыртканда әлеге желатинның теләсә кайсы төре кулланыла икән, хәләл таләпләргә туры килмәгәнлектән, продуктны кулланырга ярамый.
Шулай итеп, A яки B типлы желатин кулланып чистартылган соклар ярамый, дип санала һәм хәләл була алмый, диелә хәбәрдә.