«Яктылык» мәктәбе укытучысы Рәхимә Хәерова: «Татар теле һәм әдәбияты – мәҗбүри фәннәр»
Мәктәп линейкасында татар милли киемнәре кигән беренче сыйныф укучылары белән видео тиз арада Интернетта таралды һәм миллионлаган карау җыйды. Самараның «Яктылык» татар мәктәбе күпләр өчен ачыш булды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хәерова – атаклы роликның героинясы һәм «Миллиард.Татар»ның «Ел татарлары» рейтингында «2025 елның иң яхшы укытучысы». Ул балаларга татар телен өйрәтү нечкәлекләре, татар мәктәбенең өстенлекләре һәм укучыларына милли мәктәп формасы булдыру карары турында сөйләде.
«Әти-әниләр мәктәп формасының милли булачагын алдан ук аңлый»
2025 елның сентябрендә сезнең мәктәп линейкасында төшерелгән видео Интернетта миллионлаган карау җыйды. Сезнең беренче сыйныф укучыларының формасына бөтен кеше шаккатты. 1 сентябрьгә милли киемнәр кию идеясе ничек барлыкка килде?
Бу идея озак уйланды инде. Узган елда мин чыгарылыш сыйныфларны укыттым, без аларга чигелгән калфаклар, түбәтәйләр һәм галстуклар әзерләдек. Бизәкләрне мәктәп формасына туры китерү өчен, төгәл һәм урынлы булсын өчен озак сайладык. Шул вакытта киләсе елга форма турында алдан ук уйлана башладык, үземнең беренче сыйныф укучылары өчен дә ниндидер оригиналь әйбер ясыйсы килде. Әниләр белән бу мәсьәләне май аенда ук хәл иттек – мин бизәкле жилетлар ясарга тәкъдим иттем, ә әти-әниләр мине бердәм хуплады. Моның өчен аларга зур рәхмәт.
Бу үзенчәлекле идеяне тормышка ашыру авыр булдымы һәм моңа күпме вакыт китте?
Идеяләрне генә дә ике ай сайлаганбыздыр. Без хәтта Чаллы тегүчеләренә дә мөрәҗәгать иттек, вариантлар эзләдек. Бөгәрләнми, тәнне сулата торган тукымаларны әти-әниләр белән бергә сайладык. Сыйныф җитәкчесе буларак, башта үземә дә шундый жилет теләдем, тик соңрак беренче сыйныф укучыларының формасы белән туры килердәй изү һәм калфак тегәргә булдык.
Формаларны теккәндә бер укучының әбисе, шактый танылган тегүче Гөлнара Насыйрова да булышты, безгә бик теләп ярдәм итте. Кызларның итәкләренең озынлыгы тезгә кадәр булырга тиеш дидем, чөнки без гореф-гадәтләрне сакларга тиеш. Бу бик җентекле һәм зур хезмәт, формаларны якынча ике ай әзерләдек.
Иң мөһиме, бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыккан! Әти-әниләрдән каршылык булмадымы, үгетләргә туры килмәдеме?
Бөтенләй булмады. Әти-әниләр, балалары белән миңа килгәндә, милли бизәкле формалар сайлаячагыбызны алдан ук аңлап килә.
«Күпләр Самарада мондый мәктәп барлыгын белмәгән дә»
Бу видео ни өчен шулай популяр булды, дип уйлыйсыз?
Бу саннарны беренче мәртәбә күргәч, үзем дә шаккаттым. Ул шулай популяр булыр, шуның кадәр кайтаваз җыяр, дип көтмәгән идем. Татар төсмереннән тыш, сабыйлар да игътибарны җәлеп иткәндер, дип уйлыйм. Балаларга карау рәхәт бит – алар безнең киләчәк. Казанда яшәүче кешеләр дә бик күп комментарий язды, бу видеоның Татарстаннан булмавына аптырадылар. Күпләр Самарада мондый мәктәп барлыгын белмәгән дә.
Башта, миллионлаган карауны күреп, курыктым да. Мондый кайтаваз булыр дип уйламаган да идем, хәтта уңайсыз да булды, мин кеше күрсен дип эшләүчеләрдән түгел. Шундый танылу алгач бик тә күңелем булды.
Бу мәктәпнең тарихы турында сөйләгез әле. Аңлавымча, бу татар якшәмбе мәктәбе?
Әйе. 1989 елның язында Харида Габдуллаҗан кызы Дашкина татар телен өйрәтә торган мәктәп ачу үтенече белән Самара шәһәренең татар мәдәни үзәгенә мөрәҗәгать итә. Харидә Габдуллаҗановна директор булыр эшләгән 12нче мәктәп базасында татар якшәмбе мәктәбе оештыралар. Соңрак, 1994 елда, шунда ук 7-11 сыйныф укучылары өчен көндезге татар бүлеге ачыла.
Фото: © Рәхимә Хәерованың шәхси архивыннан
1997 елның апрелендә шәһәр башлыгы «Самара шәһәрендә татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбенең муниципаль гомуми белем бирү учреждениесен ачу турында» 611 номерлы карар имзалый. Элеккеге балалар бакчасы бинасын реконструкцияләгәннән соң, хәзерге «Яктылык» татар мәктәбе ачылган.
«Биология дәресләрендә кайбер терминнарны татар телендә дә аңлаталар»
Дәреслекләр белән проблемалар юкмы? Әдәбиятны Татарстаннан җибәрләрдер?
Әлбәттә, без Татарстаннан китаплар, дәреслекләр һәм җиһазлар алабыз. Бик көчле ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, күптән түгел, безнең мәктәп мөгаллимнәре Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Казанга барды, «Сәләт йорты»нда, музейларда булды.
Сезнең мәктәптә бөтен фәннәр дә татарча укытыламы яки аерым фәннәр генәме?
Бөтен уку-укыту русча алып барыла. Тик беренче сыйныфтан башлап, 11 сыйныфка кадәр «татар теле» һәм «татар әдәбияты» фәннәре керә. Без мәктәптә татарча бәйрәмнәр һәм чаралар уздырабыз, музыка дәресендә балалар бәйрәмнәргә татарча җырлар да өйрәнә. Хәзер бездә тагын бер яңалык бар: мәсәлән, биология дәресләрендә кайбер терминнарны татар телендә дә аңлаталар.
Фото: © Рәхимә Хәерованың шәхси архивыннан
Ни өчен әти-әниләр балаларын нәкъ менә милли мәктәпкә бирүне кулай күрә?
Беренче чиратта, бу – татар теле һәм әлбәттә, тәрбия. Шуңа күрә, әти-әниләр балаларын нәкъ менә безнең мәктәпкә алып килергә омтыла.
Укучылар арасында татарлар күбрәктер?
Минем сыйныфта барысы да татар. Әлбәттә, әтисе яки әнисе рус булган катнаш гаиләләр дә бар. Кайбер сыйныфларда үзбәкләр, кыргызлар да бар, әмма төп масса – татарлар.
«Татар теле һәм татар әдәбияты – мәҗбүри фәннәр»
Балалар татар теле һәм татар әдәбияты кебек фәннәре сайлыймы, әллә алар мәҗбүри фәннәрме?
Әйе, бу мәҗбүри фәннәр. Шулай ук татар телен дәрестән тыш та өйрәнәләр. Мәсәлән, мин татар театры түгәрәге алып барам, хореография дәресләре дә бар, анда балалар милли биюләр белән шөгыльләнә. Мәктәп лагерендә балалар белән хәтта Сабантуй да уздырдык, тик башкачарак форматта. Бу күбрәк татар мәдәнияте элементлары кергән лагерь сменасы булды: гади җөмләләр һәм җырлар белән кыска гына татар теле дәресләре; гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр (Сабантуй һәм башкалар) турында кыска хикәяләр белән танып белү-күңел ачу блоклары; милли бизәкләргә, традицион бию хәрәкәтләрен өйрәнүгә багышланган иҗади мастер-класслар; традицион күңел ачулар һәм уеннар.
Гадәттә, балалар мәктәпкә туган телләрен белеп киләме?
Алай ук түгел. Еш кына әти-әниләр үзләре татарча яхшы сөйләшә, тик кызганыч, балалар гадәттә телне белми. Балалар бакчасыннан соң, балалар мәктәпкә килә һәм монда без аларны уен формасында кабат өйрәтәбез. Ләкин, дүртенче сыйныфны тәмамлаганда күбесе телне белә, бу аларның үзләренә кызыклы.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Беренче сыйныф укучыларының татар телен белү дәрәҗәсе еллар узгач үзгәрәме, юкмы? Күзәтүләрегезне сөйли аласызмы?
Әлбәттә, баштарак сыйныфтагы укучыларның яртысы татар телен белеп килә иде. Хәзерге заман беренче сыйныф укучыларының өчтән бере генә татарча белә. Гадәттә, бу тел мохитенә бәйле. Әгәр бала татар телле мохиттә үссә, тел белүдә проблемалар булырга тиеш түгел.
«Һәр җомгада балалар белән бары тик татарча гына сөйләшәбез»
Тәнәфесләрдә балалар үзара нинди телдә аралаша?
Төрлечә. Яхшы белгәннәр, әлбәттә, татарча сөйләшә. Татарча аралашу авыррак бирелгәннәр белән бездә шундый килешү бар: һәм җомгада балалар белән бары тик татарча гына сөйләшәбез.
Үзегез турында сөйләгез әле. Сез Самара өлкәсеннәнме?
Мин Үзбәкстанда туып-үстем. Әтием тумышы белән Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан, ә әнием Татарстанның Кайбыч районы Кошман авылыннан. Мин шунда беренче сыйныфта укыдым, татар радиоларын еш тыңлый идем һәм татар телен яраттым.
Фото: © Рәхимә Хәерованың шәхси архивыннан
Укытучы булмасагыз, нинди өлкәдә эшләр идегез?
Мин өченче буын укытучы һәм икетуганнарым да, апа-абыйларым да укытучы булып эшли. Нәселдә мөгаллимнәр күп. Мин укытучы булачагымны балачактан ук белдем һәм моңа ышана идем. Ә бу мәктәптә эшли башлагач, шуны аңладым: минем миссия – татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклау, балаларга тарихыбызны һәм мәдәниятебезне оныттырмау.
Ничек уйлыйсыз, балаларда татар рухы тәрбияләп буламы? Мәктәптә эшләгән дәвердә ниләр аңладыгыз?
Әлбәттә, була. Әти-әниләр безгә балаларын алып килә икән, бу инде зур плюс. Ягъни, балалар үзләрен ни өчен нәкъ шушы мәктәпкә алып килүләрен аңлый. Мәсәлән, бер баланы алып киләләр икән, икенчесе дә, өченчесе дә килә. Мәктәп турында мәгълүмат «сарафан радиосы» аша тарала, бездә укып чыкканнарның балалары, хәтта оныклары килә.
Сезнеңчә татар мәдәни коды нидән гыйбарәт?
Мөгаен, бу бердәмлектер. Кая гына барсак та, кайда гына булсак та, безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы. Мәсәлән, безнең мәктәптә ата-аналар һәм укып чыккан балалар белән шулкадәр яхшы мөгамәлә, без туганлашып бетәбез.
Сезнең мәктәптә дини гаиләләрдән бик балалар укыйдыр, туклану белән ничек, ул хәләлме?
Әйе, тулысынча хәләл.
Чыганак: «Миллиард.Татар»